16+

Сукыр калдыручы чир күбрәк ачыклана башлаган

06 марта 2025, 14:31
757
0
0
Уку өчен 3 минут

Дөньяда – 100 миллион, Россиядә – 1,3 миллион, Татарстанда 36 мең кешегә глаукома диагнозы куелган.

Сукыр калдыручы чир күбрәк ачыклана башлаган

Дөньяда – 100 миллион, Россиядә – 1,3 миллион, Татарстанда 36 мең кешегә глаукома диагнозы куелган.

Үзләрендә мондый күз авыруы барлыгын белмәүчеләр тагын шул ук кадәр дип бәяләнә. Менә монысы бик тә борчулы – авыру 15 ел дәваланмаган очракта, бу кешеләр сукырлар рәтен тулыландырырга мөмкин.  

Теләсәң дә, теләмәсәң дә, 40 яшьтән соң организмның картаюы башлана. Моның белән бәйле рәвештә, күп кенә чирләр дә “баш күтәрә” башлый. Димәк, үз сәламәтлегеңә игътибарны көчәйтергә кирәк, ди табиблар. Дүрт дистә яшеңне тутырганнан соң киңәш ителгән профилактик тикшерүләр исемлеге ишәюе дә шуның белән бәйле. Әйтик, диспансеризация кысаларында күздәге кан басымын тикшерү өстәлә. Чөнки аның югары яки түбән булуы глаукома үсеш алуы турында сөйләргә мөмкин.

Уен эш түгел – глаукома вакытында күзәтүгә алынып, дәвалау чаралары күрелмәгән очракта, әйткәнебезчә, сукыр калу ихтималы бик зур. Күз эчендәге сыекча йөреше бозылу нәтиҗәсендә, күздәге кан басымы күтәрелә, сетчатка һәм күз нервының күзәнәкләре кысыла һәм үлә башлый. Бу процессны кирегә чигереп булмый, шуңа күрә вакытында чаң сугу бик мөһим.

Күбебез табибка нәрсәдер борчый башлагач, түзәр чама калмагач кына мөрәҗәгать итә. Республика офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинеты мөдире Ольга Зверева моның зур ялгышлык булуын ассызыклый. Аның сүзләренчә, бер генә җитди авыруның – шикәр чиренең дә, гипертония, атеросклерозның да “кычкырып торган” билгеләре юк. Глаукоманыкы да шулай. Ниндидер шикаятьләр барлыкка килде исә, дәваларга инде соң, авыру иң катлаулы стадиясенә күчкән була.

- Узган ел мәгълүматлары буенча, Татарстанда «глаукома» диагнозы куелган 36 мең кеше исәпләнә. Беренче тапкыр глаукома 2,3 мең кешедә ачыкланган, - диде Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш белгеч-офтальмологы Елена Жиденко. 

Ачыкланган беренчел очраклар саны икеләтә диярлек артуын билгели табиб. Элегрәк глаукома белән авыручылар исемлеге елына 1-1,5 мең кешегә тулыланган. Гомер озынлыгы арта, шуңа күрә глаукома диагнозы да ешрак куела, ди Елена Жиденко.

Бик күп чирләр кебек үк, глаукома өлкән буын кешеләренә яный. Ешрак ул 60 яшьләр тирәсендә куела. Әмма бик күпләрнең табиб кулына инде катлаулы стадиядә эләгүен исәпкә алсаң, чирнең үсеш ала башлавы 50 яшьләргә туры килә. Әмма яшьрәкләргә дә тикшеренеп торырга кирәк, авыру олыгайгач кына барлыкка килергә мөмкин дигән сүз түгел. Ул хәтта балаларда һәм яшүсмерләрдә дә үсеш алырга мөмкин.

Төп куркыныч факторлары булып нәселдәнлек, йөрәк-кан авырулары, шикәр, холестерин дәрәҗәсенең югары булуы, тән авырлыгының артуы, физик активлыкның кимүе, йокысызлык, мигреньнәр тора. Бу факторлар күзәтелгән кешеләргә даими рәвештә офтальмологта тикшеренү узарга кирәк. Хәтта гади поликлиникада эшләгән табиб та глаукоманы ачыкларга мөмкин, мондый шик туганда, ул пациентны махсуслашкан үзәккә юнәлтә ала.

Глаукоманы кисәтү ысуллары исә бик гади: сәламәт яшәү рәвеше, физик йөкләнеш, тиешле кадәр йоклау, кирәкле кадәр су эчү, тулы кыйммәтле туклану, антиоксидантлар эчү, позитив карашлы булу. Менә мондый киңәшләрне үтәгән кешеләрне глаукома авыруы читләтеп үтәчәк.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading