16+

Табиблардан могҗиза: хатын-кыз да, сабые да исән калган

Йөкле Алинә Романованы Республика клиник хастаханәсе табиблары осталыгы гына коткарып калган.

Табиблардан могҗиза: хатын-кыз да, сабые да исән калган

Йөкле Алинә Романованы Республика клиник хастаханәсе табиблары осталыгы гына коткарып калган.

Урологлар, хирург-онкологлар, акушер-гинекологлар, балалар реаниматологлары, рентген-хирурглар һәм диагностлар бер команда булып эшләп, хатын-кыз һәм аның нарасые гомере өчен көрәшергә мәҗбүр була. 

Көннәрнең берендә 38 яшьлек корсаклы хатын бил тирәсендәге авыртуга түзә алмыйча, аңын югалта. Ире Алинәгә нашатырь иснәтеп, аңына китерергә тырышып карый. Әмма ул берничә минутка гына күзләрен ача да, янә һуштан яза. Тиз генә кирәк-яракларын җыеп, Алинәне Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенә илтәләр. Бу вакытта йөклелек срогы әле нибары 33 атна була.

Моңа кадәр өч көн алдан Алинә сеңлесенең туенда була. Туганнары: «Туйда гына бала таба күрмә, 2-3 көн сабыр ит, аннары теләсәң нишлә», - дип шаярталар. Туйның икенче көнендә Алинә баскычта таеп китә һәм аркасы белән аннан шуышып төшә диярлек. Хатын-кыз бик нык куркуга кала, әмма бернинди тискәре нәтиҗәләрне сизми. 

Район үзәк хастаханәсендә Алинәне тикшерә башлыйлар, параллель рәвештә табиблар Республика клиник хастаханәсе белән киңәшләшәләр. Хатын-кызны шунда ук РКБның перинаталь үзәгенә күчерергә карар кылалар. Казан табиблары эшкә тотына. Берничә УЗИ ясала – Алинәне Татарстанның иң эксперт узистларның берсе – Лилиана Терегулова карый. Берничә тапкыр консилиумнар җыела. Алинәне КТга җибәрергә туры килә. Шул чакта гына табиблар ни булганын төгәл билгели ала.

Баксаң, аневризма шартлап, гематома барлыкка килгән булган. Ул гына түгел, бөердәге зур шеш эчендә тагын бер аневризма ачыкланган. Бу ялган һәм чын аневризма дигән фикергә киләләр. Бәхеткә, чын булганы өзелмәгән. Ә ялганы Алинә егылганнан соң, кан тамырлары имгәнү нәтиҗәсендә формалашкан. Ягъни бәрелү урынында кан тамыры шартлаган, кан саву булган, ул тупланып, гематома формалашкан. Теләсә кайсы вакытта бу гематома шартлавы, шул вакытта корсак куышлыгына кан савуы ихтималы зур була. 

Алинә беренче кызын 18 ел элек тапкан, беркайчан да бөерләре авыртуына зарланмаган, шуңа күрә йөклелек вакытында аңа УЗИ билгеләмәгәннәр. Йөклелекне ул актив үткәрә – сәяхәтләргә бара, спорт белән мавыга, «Рубин» футбол клубы җанатары була. Районнан ул фанатлар тулы автобуслар җыеп, матчлар карарга барган. Кыскасы, актив тормыш рәвеше белән яшәгән. Йөклелек вакытында бердәнбер борчыган әйбер – гестацион диабет. Алинә инсулинга бәйле һәм бала табарга нәкъ менә РКБга юлланылган. 

Урологлар, хирург-онкологлар, акушер-гинекологлар, балалар реаниматологлары, рентген-хирурглар һәм диагностлар киңәшләшеп, бөер артериясен эмболизацияләү, аннары кесарев кисеме операциясен һәм шуннан соң бөергә операция ясарга карар кыла.

Йөклелек срогы әле кечкенә булуга карамастан, сабыйның авырлыгы кесарев кисеме ясарга мөмкинлек бирә. Табиблар артерияне эмболизацияли, бу икенче аневризма өзелүне булдырмаска ярдәм итә, аннары кесарев кисеме нәтиҗәсендә нәни кыз (авырлыгы 2 кило) дөньяга аваз сала, шуннан махсус методика буенча Алинәнең бөерләрен саклап калып, шешне алалар. Операция уңышлы уза, гистология шешнең яман булмавын раслый.

Бәхетле әни газизен беренче тапкыр яңа туган сабыйлар реанимациясендә генә күрү бәхетенә ирешә. Хастаханәдә вакытыннан иртәрәк туган кызчыкның тиешле дәрәҗәдә үсеш алуын тәэмин итәләр. Шушы көннәрдә, ниһаять, Алинә кызы белән өйләренә чыгарылган. 

18+

Гүзәл Камалова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading