16+

ВИЧ-инфекция: яшьләр саклана, ә өлкәнрәк буын «Йоктырмам» дип ышана

Саклану чаралары турында күбрәк 35 яшьтән өйлкәнрәкләр оныта, ди СПИД-үзәге белгечләре.

Саклану чаралары турында күбрәк 35 яшьтән өйлкәнрәкләр оныта, ди СПИД-үзәге белгечләре.

Яшьләр җенси юл белән күчә торган авырулар турында күбрәк хәбәрдар һәм саклану мәсьәләләренә карашы да җитдирәк. Ә менә өлкәнрәк буын әле дә «Бу миңа кагылмаячак», – дип, җиңел фикер йөртә. ВИЧ-инфекциясен йоктыручыларның күпчелеге 35 яшьтән узган кешеләр булуы шул хакта сөйли.

Татарстанда ВИЧ инфекциясе буенча вазгыять тотрыклы кала. Сөенечкә, республика чир таралышы буенча имин төбәкләрнең берсе булып кала. Бу – еллар дәвамында алып барылган профилактика, оператив тестлаштыру һәм авыру кешеләргә ярдәм итү системасының нәтиҗәсе.

Статистикага күз салсак, республикабызда ВИЧ-инфекция белән яшәүчеләр саны 100 мең кешегә 394,7 очрак тәшкил итә. Россия буенча исә бу сан – 634,2. Димәк, республикада ВИЧ таралуы илкүләм күрсәткечтән ике тапкыр диярлек кимрәк. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белгече Булат Сафиуллин сүзләренчә, барлыгы республикада ВИЧ-инфекция белән диспансер исәптә 15 832 кеше тора. 2025 елда бездә ВИЧ-инфекциянең 619 яңа очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, чир йоктыручылар 12,5 процентка азрак ачыкланган. (2024 елда – 706).  

Татарстанның бер генә районы да бу чирдән азат түгел. Әгерҗе, Әлмәт, Биектау, Бөгелмә, Лениногорск, Яңа Чишмә, Сарман, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә вазгыять киеренке кала. Әгерҗе һәм Питрәч районнарында быел авыручылар санының 1,5 тапкырга артуы күзәтелгән. Актаныш, Апас, Саба, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Мөслим районнарында яңа ВИЧ-инфекция очраклары табылмаган.

Шул ук вакытта ВИЧка тикшерүләрне ел саен киңрәк җәелдерәләр. Узган елда барлык республика халкының 35 проценты инфекциягә тикшерелгән. Быелның 11 аенда халыкның 32,5 проценты колачланган.

Күзәтүләрдән күренгәнчә, бүген авыру күп очракта җенси юл белән күчә. Ә чирне йоктыручылар, нигездә, 35-49 яшьлек кешеләр, 60 проценты – ир-атлар.

-    Яшьләр җенси юл белән күчә торган авырулар турында барысын да белә һәм саклану чараларына җитди карый. Ә менә өлкәнрәк буын әле дә «Бу миңа кагылмаячак», дип фикерли,  – ди Республика СПИД-үзәгенең медицина юнәлеше буенча баш табиб урынбасары Айрат Бешимов.

Аның сүзләренчә, элек ВИЧ-инфекция наркоманнар, фахишәләр авыруы булып саналса, хәзерге вазгыять инде бөтенләй үзгә.  89,5 процент очракта инфекция җенси юл белән күчә, авыруны өлкәнрәк буын кешеләре йоктыра, күпчелегенең даими эш урыны бар. Шуңа күрә берәүгә дә саклану чараларына  бармак аша карарга ярамый. Елына бер тапкыр ВИЧка тест узу гадәткә кертелергә тиеш, ди табиблар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading