Узган ел күренекле татар мәгърифәтчесе, галим-энциклопедист, мөгаллим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан зур масштаблы чаралар күзгә күренмәде, дисәм ялгышмам.
Ни кызганыч, югарыда йомшак кәнәфиләрдә утыручы күпләр бу датаны күрми-белми калды сыман. Шөкер, бөекләребезне искә алучы, аларның истәлеген мәңгеләштерергә тырышучыларыбыз да бар. 12 февраль Буа дәүләт драма театрында “Каюм беренче” документаль-спектакле премьерасы узды. Спектакль 1 сәгать 10 минут бара, яшь чикләве 12+.
Журналист, музыкант, драматург Рәдиф Кашапов бөек татар мәгърифәтчесе, тел белгече, мөгаллим, картограф Каюм Насыйри шәхесенең төрле якларын, рухи дөньясының кыйпылчыкларын берәмтекләп җыя, тормыш йомгагын акрын гына сүтә-сүтә, аның биографиясенең пәрдәсен сак кына ача. Режиссёр Әминә Миндиярова авторга буйсынып, шул ук вакытта үз өслүбенә тугры калып, урыны-урыны белән шартлылыкка корылган гамәлләр белән галимне күрсәтә.
Әлеге спектакль – укытучылар өчен бик шәп бер ярдәмлек төсле. Хәзерге вакытта укучылар китап укысын өчен билгеле бер көч таләп ителә. Ни кызганыч, бүгенге вәзгыять шундый. Бу очракта татарның бөек улы яки кызы белән таныштыру өчен спектакль куюдан да отышлырак, бәлки хәтта уңайлырак, уңышлырак ысул юктыр. Күз алдына гына китерегез: теге яки бу шәхеснең тормышына 1 сәгатьлек экскурс! Шул вакыт аралыгында син аның гыйльми, иҗади яклары белән дә, өстәмә шөгыльләре белән дә, хәтта шәхси тормышы белән дә танышасың!
Насыйриның “Әбүгалисина” әсәрендәге төп герой исеме белән тәңгәл Гали исемле егетнең китапханәдә кисәк кенә Каюм Насыйрига юлыгуыннан башланып киткән спектакль, ахыр чиктә, бөек татар галиме белән зур бер сәяхәткә әйләнә. 25 яшьлек Каюм-шәкерт, 50 яшьлек Каюм-директор, 70 яшьлек Каюм-галим булган чорлар аерып күрсәтелә.
Спектакльнең буеннан-буена арткы пландагы экранның җәлеп ителгән булуы да яшь тамашачыларның игътибарын читкә юнәлтмәскә бер сәбәп булып тора. Сәхнәдәге артистлар белән экрандагы кадрлар тулаем диярлек тәңгәл килеп бара. Менә Насыйри билгеле бер саннарны кушу-алу нәтиҗәсендә башта бирелгән санны исәпләп чыгару системасын сөйли. Шул ук вакытта диярлек экранда да шушы саннар кушыла, алына. Менә шәкерт пылавы турында сүз чыга. Ә экранда инде “чимал” әзер. Бер-бер артлы теге яки бу яшелчә, дөге казанга “чума” тора һәм, ниһаять, ахырда пешеп чыккан пылау күрсәтелә. Каюм аганың теге яки бу елдагы тормышын күрсәткәндә дә экран ярдәмгә килә.
Башта заманга туры килгән йорт бизәлеше күрсәтелә. Аннары ул йортның өлешләре график рәвештә аклы-каралы сызыклар белән генә билгеләнеп кала. Күрәсең, шул рәвешле режиссёр һәм рәссам спектакльдә барган барлык вакыйгалар да шартлылык ягъни бүгенге көндә яшәүче Галинең күзаллавы нәтиҗәсе икәнне аңлаткандыр. Билгеле, декорация игътибарны җәлеп итә. Сәхнәнең төрле өлешләренә күчереп йөртә торган конструкциягә калын һәм юка китаплар урнаштырылган, төрле югарылыкта “очып” торган халәттә ачык гәҗит битләре күренә. Каюм Насыйриның гел мәгълүмати яссылыкта, китаплар, белем дөньясында яшәвен күрсәтү.
Зур итеп ясалган сандык эченнән төрледән-төрле кызык әйберләр чыга тора. Мәсәлән, бер мизгелдә Каюм ага сандыкны тамашачыга таба ачып куя, ә анда төрле савытларда төрле сыеклыклар, чимал салынган. Ул шулардан кара ясый. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз”! Шул ук вакытта ул геройлар утырып чәй эчә торган сәкегә әйләнә дә куя. Музыка да спектакльнең буеннан-буена яңгырый һәм шушы спектакль структурасының аерылыгысыз бер өлеше булып тора. Алай гына да түгел, вакыт-вакыт әкрен генә озын көй көйләгәннәре дә ишетелә. Авторлар бай мирасыбызга мөрәҗәгать итә.
Көтмәгәндә залның арткы рәтләре янындагы ишектән, өстән ак костюм кигән, ә костюмының арткы ягында ялтыравыклы пыялалардан тәре аппликациясе ябыштырылган Василий Радлов исемле тюрколог, этнограф төшә. Залның урта бер тирәсендә Радлов һәм Насыйри кул биреп күрешә. Монда ике дин, ике милләтнең аңлашып, үзара хөрмәт хисе белән яшәвен яки яшәргә тырышуын күрәбез. “Урыс Каюм”ның рус-татар мәктәбендә эшләвен күрсәтә торган мизгел бу. Шул ук вакытта, тарихта күз салып, уку-укыту системасына карата фикерләрнең һәм карашларның төрле булуы сәбәпле, бу хезмәттәшлекнең берничә елдан туктатылуын да онытмаска кирәк...
Спектакльдә персонажлар күп түгел. Вакыйгалар алышынганда иңөстенә Казан җөе белән чигелгән читек аскан героиня берничә кат чыга. Монысын да очраклылык итеп кабул итмисең. Режиссёр Казан җөен үзләштереп, үзлегеннән шулай чигә башлаган Насыйрины күрсәтә, галимнең тынгысыз җан булуына ишарәли.
Сорау тудырган мизгелләр дә булды. Мәсәлән, бер мизгелдә яшь Гаяз Исхакый (тарихта Насыйри белән Исхакыйның күрешүе билгеле) Каюм Насыйри янына килеп сүзлек сорый, сүзлек китабы кулына эләккәч, әле бая гына геройлар сәке итеп утырып чәй эчкән сандык өстенә менеп баса. Спектакльдән соң махсус оештырылган түгәрәк өстәл форматындагы уртага салып сөйләшүдә режиссёр Әминә Миндиярова (Мәскәүдә булса да, аны турыдан-туры элемтәгә чыгару җаен табулары өчен театрга өстәмә бер плюс!) моны китапның көчен, бөеклеген күрсәтү дип аңлатты. Ягъни Гаяз китапны тагын да өскә, биеккә күтәрә. Самавырның идәндә торуы да бераз гаҗәп тоелды. Монысы турында хезмәттәшләрем “спектакльдә барысы да диярлек шартлылыкка корылган бит, самавырның идәндә торуын да шул шартлылыкка бәйләргә була.
Монда декорация, реквизитлар төрле өслекләрдә урнашкан” дигәч, алар белән килешергә булдым. Гәрчә укучылар төртеп күрсәткәнне дөреслек итеп кабул итеп, самавырның да шулай кадерсез идәндә торуын норма итеп кабул итәргә мөмкин булса да...
Төп рольне уйнаучы актерның кат-кат “кара бетте” диюе очраклы гына түгел. “Инде хәзер каләм сезнең кулда, сез языгыз, сез иҗат итегез” дип Каюм Насыйри киләчәк буынга мөрәҗәгать итә төсле. Ахырда Гали дә кабат китапханәдә ялгызы утырып кала. Димәк, Насыйри юлын дәвам итүче бар?!.
Бер сөйләшүдә Казанның яшьләр театры артисты “театрга 20-25 яше тулмаган кеше йөрергә тиеш түгел” дип үзенең субъектив фикерен белдергәне хәтердә. Мондый сүзне нәкъ менә яшьләр театрында хезмәт куючы артисттан ишетү берникадәр гаҗәпләндерде дә, уйга да калдырды. Ә шул 20-25 яшенә җитеп, кисәк кенә театр дөньясына кереп "чумган" тамашачыга нишләргә соң аннары? Спектакль карау, театрга йөрү культурасы бөтенләй формалашмаган ул берәү “ТЕАТР” дип аталган зур, җитди дөньяга килеп эләккәч нишләргә тиеш була? Юк, җәмәгать, театр ишекләре һәр яшь катламы өчен дә ачык булырга тиеш!
Февраль – Каюм Насыйри туган ай, спектакльнең дә шушы айда куелуы бик дөрес адым! Авторларга, иҗат төркеменә рәхмәт кенә әйтәсе килә. Озын гомерле спектакль булсын!
Спектакльнең иҗат төркеме:
Автор – Рәдиф Кашапов.
Режиссёр – Әминә Миндиярова.
Композитор – Йосыф Бикчәнтәев.
Рәссам – Сәлимә Әскәрова.
Рольләрдә: Каюм – Илфир Солтанов, Гали – Тимур Шиһапов, Вәли, Фатих, Гаяз – Ирек Гайнетдинов, Радлов – Вилнур Шәйхетдинов, Зөһрә – Руфинә Хәмәтдинова, Әминә – Айгөл Хөснетдинова.



Таңсылу Мостафина
Комментарийлар