Аның һәр чыгышы кечкенә бер спектакль төсле. Бер генә җыр җырларга чыкканда да ул сәхнәне тутыра, җырда бирелгән мәгънәне тамашачылар йөрәгенә җиткерә, күңел кылларын ничек тибрәтергә икәнне белә!
Чаллы кызы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илүсә Хуҗина белән Казан Кирмәненә карап, матурлыкка соклана-соклана сөйләштек. Чагыштырмача күптән түгел Казан шәһәр филармониясендә эшләвеннән башланып китте әңгәмәбез.
- Кеше эшкә урнашырга мөмкин, эштән китәргә мөмкин. Шуңа да хәзер шәһәр филармониясендә булуымны алай зур вакыйга димәс идем. Әмма анда эшләү минем өчен зур дәрәҗә. Казан шәһәр филармониясенең үз этикеты, үз статусы, йөзе, матур коллективы бар һәм шул дус коллективка мине чакырулары, билгеле, күңелемә хуш килде. Мине анда күптән чакыралар иде инде.
- Синең Филармониядә эшли башлавыңны ишеткәч тә, башымнан нишләп Опера театры түгел, дигән уй узды. БКЗда да эшләп киттең дип беләм.
- БКЗ симфоник оркестр яки оркестр һәм инструменталь солистлар өчен күбрәк каралган зал һәм аерым җырчылар өчен концерт эшчәнлеге юк. Дөресен әйткәндә, Татарстанның мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы пандемия вакытында артистлар бөтенләй икмәксез калмасын, дип кенә җырчыларга шунда урнашырга тәкъдим итте. Шуңа күрә мин Ирада Хафизҗан кызына да, БКЗга авыр вакытта битараф калмаулары өчен бик рәхмәтле.
Теге яки бу эш урынында эшләүгә җиңел карыйм. Элек бит инде гомер буе бер заводта, бер урында эшләү зур дәрәҗә саналган. Андый заманалар узды дип саныйм. Бер урында гына эшләү ул бик авыр. Бигрәк тә иҗат кешесе өчен. Ул торгынлыкка китерә. Яңа сулыш алу мөмкинлеге булырга тиеш дип исәплим мин. Яңа хезмәттәшләр, яңа сәнгать җитәкчесе, яңа дирижёр белән эшләп карау шундый илһамландыра бит! “Никогда не говори “никогда” диләр. Шуңа мин дә хәзер шәһәр филармониясендә генә эшләрмен яки 2-3 елдан моннан китәм һәм башка җиргә урнашам дип әйтмим. Киләчәкне белеп булмый. Бүген болай итеп фараз кылабыз, икенче көнне барысы да үзгәреп куярга мөмкин. “Бүгенге киңәш иртәгә ярамый” дип юкка әйтмиләрдер. Игезәклегем дә бар бит. Миңа һәрвакыт саф һава кирәк, урын алыштырып тору мөһим.
- Әлегә син хәзерге эш урыныңнан канәгать, дип әйтергә буламы?
- Әйе, филармониядә эш гөрләп башланып китте. Инде февраль аенда “Киношлягеры” концертын куйдык. Ә мин бит классик әсәрләр җырлап ияләнгән җырчы. 2025 нче елның көзендә Камал театрының зур залында узган концертымның беренче өлеше классик әсәрләрдән торды. Икенче бүлегендә үз репертуарымда булган җырларны башкардым. Менә хәзер мин опера сәнгатеннән башка бер юнәлешкә күчәм. Балачакта ук туган тагын бер кечкенә генә хыялым чынга аша дигән сүз инде бу. Аннан соң киләсе проект “Песни нашего времени”, анда 70-80 еллардагы популяр әсәрләр башкарылачак. Апрель аенда инде татар җырларыннан гына торган концерт күздә тотыла.
- Филармониядәге эш нидән гыйбарәт соң? Анда иртән тугызга килеп, кичке алтыда кайтып китә торган түгелдер инде? Андый эш сине канәгатьләндермәс иде, мөгаен.
- Әйе, безнең өчен аерым бер расписание төзелә. Ул расписаниегә җыелып уртага салып сөйләшүләр, оркестр яки концертмейстер Айгөл Зәйнуллина белән аерым репетицияләр керә. Артистлар белән бергә репертуар барлыйбыз, яңа фикерләрне сәнгать җитәкчесе Чулпан Ринат кызына тәкъдим итәбез. Филармониянең базасы “Чулпан” мәдәният үзәгендә урнашкан. Анда төрле концертлар, музыкаль спектакльләр күрсәтелә. “Казан” бию ансамбле белән берлектә оештырылган бик матур тамашалар куела. Мин менә шул спектакльләрдә катнашырга теләвемне дә белдереп килдем шәһәр филармониясенә.
- Андый спектакльләр вакытында еш кына плюска җырлауны күзәтәм. Алдан яздырылган тавышка җырлауга синең мөнәсәбәтең нинди?
- Сәхнәгә чыгып үз тавышы белән җырлау – артистның төп эше, ул шуның өчен акча ала. Ләкин әгәр авырып китсәң, тавышсыз калсаң тулы бер коллективны уңайсыз хәлгә куеп, спектакльне уйнамый калырга ярамый. Мондый очракта плюска җырлау бердәнбер чара булып кала инде. Нинди генә очракта да мин тамашачыга яхшы башкару бүләк итәргә тырышам. Гомумән, теләсә кайсы җырчының чыгышы бик күп факторлардан тора: тавыш режиссёры, ут, сәхнә бизәлеше, подтанцовка, күлмәк, чәч...
- Ләкин синнән генә тормаган төрле хәлләр дә булырга мөмкин. Теләсә кайсы очракта да менә дигән чыгыш ясар өчен тавышың һәрчак тәртиптә булырга тиеш инде, шулаймы? Ничек гел әзер булып торырга?
- Дисциплина! Бары шул гына ярдәм итә. Мин көн дә вокал белән шөгыльләнәм. Ул күп булмаска да мөмкин – 45 минут яки 1 сәгать. Аның көн саен булуы мөһим. Көн дә шөгыльләнеп торгач, тавыш ярылары һәрчак тонуста тора дигән сүз. Нинди генә хис-тойгыларым булуга карамастан, мин сәхнәгә чыгып эшемне эшләргә тиеш. Тамашачы синең борчуыңны уртаклашырга килми. Ул ләззәт алырга, матурлык күрергә, матур музыка тыңларга килә. Минем беренчел максатым – аны шушы матур дөньяга алып кереп китү. Аннан, нинди генә халәттә булсаң да, тамашачы янына чыккач барнәрсә дә онытыла, чөнки энергия алмашы бара. “Кара Пулат" (либретто авторы – Ренат Харис, композиторы – Эльмир Низамов, авт.) спектаклен чыгарганда аны 5 көн рәттән уйнадык. Һәр көнне спектакль төрлечә уйнала иде. Чөнки күп әйбер тамашачыдан тора. Тамашачы нинди энергия, нинди хисләр белән килсә, спектакль дә шундый ук рухта үтәчәк. Бездән торганы – җырларны җиренә җиткереп башкару, дөрес итеп уйнау.
- Җырчы өчен яхшы җырлау рецепты бармы соң?
- Тавыш аппаратыңны белү, үзеңне һарвакыт тәртиптә тоту – яхшы чыгыш ясауның төп рецепты шулдыр инде. Нинди генә халәттә булсам да җырлый алачакмын, дигән үз-үзеңә карата ышаныч дисциплинадан килә. Без спортчылар шикелле. Бер генә көн шөгыльләнмәсәк тә ул ишетелә. Шул ук вакытта, артык каты тырышып ташлау да файдага түгел. Әле күптән түгел генә көне буе җырларга туры килде: башта үзем вокал белән шөгыльләнеп алдым, аннан дәрес бирдем, аннары студиядә җырладым, ә кичен ирем белән караокега барырга булдык. Икенче көнне тавышымны бераз ял иттердем инде (көлә). Артист тормышында төрле очракларда чыгыш ясау да күздә тотыла. Берничә ел элек Татарстан делегациясе белән Владивостокка бардык, ә анда вакыт бездәге белән чагыштырганда 7 сәгать алдарак. Казан вакыты буенча репетиция иртәнге бишкә туры килде, ә чыгыш 11:00 тирәсендә иде бугай. Менә шуннан күз алдыңа китер инде: без мондагы вакыт буенча караганда әле уяна гына башлаган тавыш белән анда югары дәрәҗәдәге, шәп тавышлы концерт бирергә тиеш! Тавышыңны мәҗбүриләп “уятырга” туры килә инде. Син чип-чиста, челтерәп аккан чишмәдәй яңгырарга тиешсең. Бу очракта синең вокал мәктәбең үзенекен итә. Яхшы вокал мәктәбе булу, үз укытучыңны, остазыңны табу бик мөһим. Минем алыштыргысыз остазларым – Клара Хәйретдинова, Венера Гәрәева. Венера апа инде гүр иясе... Ә Клара Әкрам кызы белән без инде 22 ел укучы-укытучы ролендә. Билгеле, аңа әле хәзер дә рәхәтләнеп вокалга йөрер идем. Ләкин мин инде хәзер аның халәте турында уйлыйм. Ул бит бөтен гомерен музыкага, укучыларга багышлаган кеше. Иртән консерваториягә чыгып китсә, кичен музыка көллиятендә эшен бетереп кайта. Әле тагын минем кебек укуны тәмамлаган һәр студенты аерым-аерым вокалга йөри башласа... Шуңа мин аңа бик мөһим, җитди караш таләп ителгән очракларда гына мөрәҗәгать итәм. Ә болай тормышта без аның белән һәрвакыт элемтәдә.
- Ә синең тавышың балачактан шундый нечкәме, әллә инде яшүсмер чакта үзгәрдеме?
- Һәрвакыт шундый тавышлы булдым мин. Әнием дә шундый ук тавыш белән җырлый. Билгеле, мин түбәндә дә, башка тембр белән дә җырлый алам. Ләкин ул миңа хас булмаган тавыш, табигый чыкмаячак.
- Алманиядә укып кайттың. Шунда ук эшләп калырга тәкъдим булгандыр? Бәлки хәтта дөньякүләм танылу мөмкинлеге дә булыр иде?
- Мин анда бик рәхәтләнеп эшләдем. Мине әле хәзер дә анда төрле проектларга чакыралар. Пандемия вакытында ул юллар, кызганыч, ябылды. Аннан соң СВО башланды... Шулай да, кистереп кенә “хәзер инде анда бармам” дип әйтмим. Бүген мин монда, бәлки иртәгә башка җирдә булырмын. Кем белә...
- Алман теленең монда кирәге чыкканы бармы соң?
- Гел сөйләшеп тормагач онытыла инде ул. Кирәге чыкканы юк. Тик алманча концерт бирәсем килә. Күренекле алман авторларының романсларыннан торган концерт булдырырга телим. Ләкин бу сорауның башка ягы да бар. Ул концертка кем килер икән? Безнең тамашачы күбрәк татар концертларына килергә тели. Бу табигый һәм нормаль күренеш. Ләкин минем күңелгә менә шундый чит ил көйләре дә бик якын. Алманиядәге укытучым Фрау Кунц “Зинһар, алманча җырлавыңны ташлама” дип әйтеп җибәрде. “Ярар” дип кайтып китсәм дә, әлегә андый мөмкинлек чыкканы юк. Тик шулай да көз көне куйган зур концертымда алманча бер әсәр башкардым.
- Музыка театры турында сораулар һаман саен кузгатылып тора, нәтиҗәсе генә күренми. Бу сорау сине дә борчый дип беләм.
- Безнең бик матур, затлы Опера театры бар, драма театрлары бар һәм минемчә бүген тамашачылар ике лагерьгә бүленгән: берәүләр Опера театрына гына йөри, икенчеләр драма театрына. Ләкин аларны берләштереп торучы музыкаль театр да булырга тиеш. Минемчә, әлегә шушы ике юнәлеш арасында тирән бер упкын. Моның өчен Казан консерваториясендә опера студиясе бар. “Музыкаль театр актёры” дигән факультет та ачылган. Актёрлык осталыгы, вокал дәресләре югары дәрәҗәдә бирелә анда.
- Алайса нишләп һаман ачылмый икән соң ул музыка театры?
- Син аңла: мин дә шушы дөньяның эчендә кайнаучы кеше. Ситуациягә читтән карый алмыйм. Кайчакта миннән “Кара Пулат” кайчан була, дип сорыйлар. Ә мин бит белмим. Мин шулай ук соңгы мизгелдә генә, спектакль чыгу көне билгеле булгач, билетлар сатыла башлагач кына белергә мөмкин. Мин бары башкаручы гына, оештыручы түгел.
- Балачактан катнашкан бәйгеләрдә җиңгәч алган дипломнар, Татарстанның атказанган артисты исеме алу, Җәлил премиясе лауреаты булу – болар барысы да синең эшеңә зур бәя. Ә менә шулар арасында күңелеңә иң якын, кадерле бүләк яки дәрәҗә бармы?
- Болай аерып кына әйтә алмыйм төсле. Чөнки аларның барысы артында да шулкадәр күп көч түгү, дисциплина тора. Укытучыларыма бик рәхмәтле мин. Үз тормышын музыка белән бәйләргә теләгән һәр яшүсмергә шуны әйтер идем: үзегезнең укытучыгызны эзләгез. Чөнки укытучылар миңа шушы авыр һөнәрдә үз урынымны табарга, шәхес буларак формалашырга ярдәм итте. Сүз дә юк, бәйгеләрдә катнашу бик мөһим. Ләкин синең янәшәңдә остазларың булмаса, ул бәйгеләргә барып та җитә алмыйсың, аларның нәтиҗәсе дә булмаска мөмкин. Шуңа яшьләргә кабатлап әйтәм: уку йортын түгел, ә укытучыны сайлагыз. Нәкъ менә синең укытучың, сиңа туры килә торган остаз консерваториядә түгел, ә педуниверситетта укытырга мөмкин. Билгеле, аның өчен күп йөрергә, тыңларга, эзләргә кирәк. Кеше буларак та, профессионал буларак та туры киләме ул сиңа? Эзләнү булырга тиеш. Шул ук вакытта, укытучыга гына салынып яшәргә дә кирәк түгел. Үзеңә дә бик күп тыңларга, өйрәнергә кирәк. Ләкин хәзер балалар музыка тыңламый. Дөресрәге, алар яхшы музыканы тыңламый. “Кемне беләсең?” дип сорагач, алар күп дигәндә бер фамилияне атарга мөмкин. Ә бит Татарстан яки Россиякүләм генә түгел, дөньякүләм билгеле күпме исемнәр бар! Аларны табып тыңларга гына кирәк. Менә шуннан соң музыкаль анализлау барлыкка килә башлый. Ишетә, аера башлыйсың. Балаларга шул турыда гел әйтәм.
- Балалар турында еш искә аласың. Димәк, син хәзер үзең дә мөгаллим?
- Әйе, ләкин махсус берәр уку йортына берегеп укытмыйм. Мине үзләре табалар, үзләре киләләр. Бу да минем өчен үзгә бер җан рәхәте. Укучылар белән шөгыльләнү, аларга белем бирә алу миңа ошый.
- Сине бер тапкыр булса да күргән, тыңлаган тамашачы “затлы тавыш” дип бәя бирә. Үземнең күзәтүләрдән дә чыгып әйтәм. Бу бер яктан бик рәхәт хис, икенче яктан үзенә күрә басым да ясый торгандыр? Гел билгеле бер образ: затлы, матур, тыйнак, алтын чәчле, сандугачныкыдай тавышлы татар кызы булу ардырмыймы?
- Беренчедән, мин үземне шундый дип санамыйм. Минем билгеле бер тәрбиям бар, әти-әнием миңа күп көч сарыф иткәннәр, тәрбия биргәннәр. Шуңа мин бу образга махсус килдем, кемгәдер ошар өчен шулай эшлим дип әйтә алмыйм. Ничектер үзеннән-үзе килеп чыккан әйбер инде ул. Аннан, мин тормышта уйный белмим. Әйе, сәхнәдә “кылана” алам. Ләкин ул бит сәхнә! Ә тормышта минем бөтен уйларым, хисләрем дә маңгаема язылган. Мине менә шушы сыйфатым “сата”. Мин ничек бар, шундый инде. Үземне супер-пупер затлы итеп хис итмим. Миңа шушындый чәч төсе ошый, шуңа мин чәчләремне шундый төскә буйыйм. Сәхнә күлмәге эзләгәндә дә кайчакта ниндидер экстравагант киемнәр киеп карыйм. Көзгегә карагач “бу бит мин түгел” дим. Мин ул күлмәкне алсам да, тамашачы миңа ышанмаячак. Чөнки сәхнәдә ихласлык кирәк. Тамашачыны алдап булмый! Ә мин үземне тыңлаучым белән бик ихлас дип саныйм, чөнки үзем дә ясалмалыкны яратмыйм. Ясалма әйбер ул бик тиз ачыла, аны тиз күреп алалар. Андый образ кемгә кирәк?..
- Шулай да тормышта хулиганланасы килгән чаклар булмыймы?
- Юк, мин “оторва” түгел. Ләкин 4 ел элек туган көнемдә квартирник сыман концерт оештырдым. Шул вакытта үземә озын, зәңгәр төстәге өстәмә чәч куйган идем. Шулай итеп, ул көнне зәңгәр чәчтән, джинсы чалбардан, пиджактан булдым. Әлбәттә, ниндидер хулиганлык бар миндә, ләкин ул чама белән генә.
- Зур күләмле булмаган концертлар да оештырасың. Алар синең өчен күбрәк җан азыгыдыр?
- Шундый кечерәк концертларым да булгалый. Ләкин алар күп түгел. Чөнки теләсә кайсы концерт күп чыгымнар таләп итә. Дөресен әйткәндә, концертлар чыгымнарны капламый. Бигрәк тә классик җырчыларның концертлары... Шуңа да мин зур стадион җыючы, ун көн концерт бирүче танышларыма шаккатып һәм сокланып карыйм. Халыкны китерә аласыз, аларны җәлеп итә аласыз икән, афәрин!
- Концерт үткәч, теге яки бу зур чарадан соң бушлык барлыкка килә. Бөтенләй бушап калып, кризис халәтенә җиткәнең бармы?
- Үзеңне ул халәткә җиткерергә кирәк түгел. Гел бушап калуымны аңлы рәвештә сизәм икән, мин ял итәм.
- Ә синең өчен ял - ул нәрсә?
- Мөмкинлегем бар икән, билгеле, мин берәр кая сәяхәт кылам. Чит ил булуы төп фактор түгел. Авылга кайтсам да, ул минем өчен ял.
- Сиңа мохитне үзгәртергә кирәк инде алайса?
- Әйе. Инде кая да булса да бару мөмкинлеге юк икән, беркая да чыкмыйча өйдә генә утыру. Рәхәтләнеп җырлый-җырлый идән юып, тузан сөртеп, тәмле ризыклар пешеренү минем өчен үзенә күрә шундый терапия. Үз-үзем белән генә булу миңа бик мөһим. Шулай ук, мин табигатьтән илһамланам. Дусларым белән тауларга менәргә яратам.
- Ә дусларың күпме? Артистлар еш кына “минем иң якын дусларым – әти-әнием, туганнарым” дияргә ярата. Синеке дә шулаймы?
- Әлбәттә, әти белән әни минем сердәшләрем дә, төп тәнкыйтьчеләрем дә. Алар минем концертларны калдырмаска тырышалар, һәрвакыт теләктәшлек күрсәтәләр. Дусларга килгәндә, алар бар, әмма күп түгел. Сәнгать өлкәсеннән түгелләр, әмма алар иҗатны, мине яхшы аңлыйлар. Бер дус кызым минем чыгышларны карарга, концертларга Мәскәүдән махсус кайта. Мин дусларымнан илһамланам, алардан һаман саен нәрсәгәдер өйрәнәм. Без минем концертларда гына күрешмибез. Алар мине төрле күргәзмәләргә алып чыгалар, шулай кызыклы чараларга бергә йөрибез.
- Ә сәхнәдәш дусларың бармы?
- Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Марина Карпова, Илгиз Мөхетдинов белән бик якын аралашам. Безгә хезмәттәшләрем белән бергә вакыт уздыру җитмидер сыман. Әйе, сәхнәдә күрешәбез. Ләкин аннары һәркем үз эшенә чаба. Кышын Эльмирның туган көне узды. Ул шунда безне җыйды да, без рәхәтләнеп җырлап, сөйләшеп, аралашып утырдык. Безнең өчен хезмәттәшләр белән шундый мохиттә аралашу, күрешү бик тансык бит. Менә шулай иҗатта, җыр дәрьясында кайнап эшләү – ул минеке инде!
Фото – Илүсә Хуҗинаның шәхси архивыннан
Таңсылу Мостафина
Комментарийлар