16+

“Моңлы кешеләр сәхнәгә менә алмый кала”: Гөлсирин Абдуллина татар эстрадасын тәнкыйтьләде

Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина – тормышта да, сәхнәдә дә бер үк дәрәҗәдә табигый җылылык бөркелеп торган матур пар.

“Моңлы кешеләр сәхнәгә менә алмый кала”: Гөлсирин Абдуллина татар эстрадасын тәнкыйтьләде

Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина – тормышта да, сәхнәдә дә бер үк дәрәҗәдә табигый җылылык бөркелеп торган матур пар.

Ваһапов фондының алтын составында булып, аннан иҗат юлларын мөстәкыйль дәвам иткән әлеге ике шәхес үзләренең ихласлыгы белән шунда ук игътибарны җәлеп итә. Сорауларга җавап биргәндә берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, шул ук вакытта бер-берсенең фикерен тулыландырып, куәтләп, гаҗәеп гармониядә яшәүләрен күрсәттеләр. Бу дуэтка гашыйк булмау мөмкин түгел төсле! 

– Сез үзегезне хәтерләгәннән бирле сәхнәдәме? 
– Г: Мин инде 9 айда ук нәрсәдер сызгыргалап, көйләп ятканмын. Болай миңа 4 яшь, сеңлемә 3 яшь чакта гаиләбез белән бер бәйгедә “Әннәги-геннәги”не җырлаганны хәтерлим. Менә мин шулай 4 яшьтән бәйгеләрдә катнашкан инде. Әти-әнигә бик рәхмәтле мин. Чөнки бәйгеләрдә күп катнаша идек без, ләкин аларның беркайчан да “Син җиңәргә, беренче урын алырга тиеш!” дип куркытканнары булмады. Алар һәрвакыт “Кызым, без катнашырга гына барабыз. Иң мөһиме, тавышыңны, җырлавыңны күрсәт. Борчылма. Монысында җиңмәсәң зыян юк, бәйгеләр бетмәгән” дип көч биреп тордылар. Бер вакыйга искә төште. “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесендә гел катнаша идем мин, ләкин финалга узганым булмады. Шулай чираттагысына килеп җырлап чыктым да, “барыбер үтмәдем инде” дип район үзәгенә базарга менеп киттек. Берзаман безгә шалтыратып “Мәдәният йортына төшегез әле” диләр. Мине яңадан костюмнарымны кидереп чыгардылар. Калганнарны бүләклиләр, ә миңа берни юк. “Башкаларны бүләкләүне карарга чакырдылармы икән ни?” дип уйлап кына бетердем, берзаман мине сәхнәгә чакырмасыннармы?! Гран-при яулаганмын икән. Менә шул елдан соң бәйгеләрдә җиңә башладым. Шуннан соң “Татар Моңы”, Ваһапов фестивалендә катнашып җиңү яуладым. Татар эстрадасында үсәсең килә икән, бәйгеләрдә катнашу бик мөһим. Әле гел җиңү генә дә түгел, ә нәкъ менә катнашу. 

А: 5-6 яшь булдымы икән, Сабантуйда җырладым мин. Хәзергедәй истә: әти тракторның арбасына куелган аппаратураны кабыза һәм мин Оскар Усмановның “Саллар ага” җырын җырлыйм. Шул вакытта кат-кат сорап ике-өч тапкыр җырлаттылар. Бу җырны әни абыйга җырлата иде, мин шунда тыңлап торып өйрәндем. 

– 2019 нчы елда гаилә кордыгыз. Азат, син Гөлсирингә тәкъдимне сәхнәдә ясадың. Халык арасында шоу оештыру, шау-шу куптару исәбе белән дә эшләнмәдеме ул? Фонд белдеме ул турыда? 
– А: Фонд белде, әлбәттә. Алар әле каршы булды, чөнки минем өчен мәхәббәт турында җырлаучы романтик, ялгыз егет образы тудырылган иде. Өйләнешсәк, ул образ юкка чыгачак дигән сүз иде бит инде. Нәтиҗәдә, алар белән сүзгә керә-керә, үз фикеремдә нык торып, үземчә эшләдем. 
Г: Мин ул вакытта рәсми рәвештә фондта эшли идем. Берзаман “Азат монда җенләнеп йөри” дип секретарь шалтырата. Ә мин бит сәбәбен белмим. Ул көнне эшкә дә “Нәрсә булды икән?” дип борчыла-борчыла килдем инде. Серне ачмадылар (көлә). 
А: Ул очрак һәм гомумән, һәрвакыт безнең фикер белән исәпләшкәне өчен  Рифат Әхмәтовичка  (Рифат Фәттахов, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе – авт.) бик рәхмәтле мин.  Чөнки без яхшы мәгънәдә сүзгә килә-килә уртак фикергә чыга идек. 

– Бер-берегез белән Ваһапов фонды оештырган бәйгедә таныштыгызмы? Аңа кадәр бәйгеләрдә бер дә кисешкәнегез булмадымы икән? 
– Г: Азат мине “Урмай моңы” бәйгесендә күргән булган, ул аны аннан соң гына исенә төшереп сөйләде. Ә мәктәп елларында миңа егетләр бер дә кызык түгел иде. Бөтен уем гел җыр, бәйгеләр турында гына . Кайсы катнашучы нинди техника кулланып җырлый, ничек хәрәкәтләнә – мин шуны күзәтә идем (көлә) 

– Бәйгеләр турында төрле кешедән төрле фикер ишетергә туры килә. Кемнәрдер “Бәйгеләрдә катнашып җиңмәгән балаларның психикасына зыян килә, баланы сындыралар” дип тә әйтә. 
– А: Әгәр өйдә генә утырса, баланың сәләте, рухы ничек үсәргә, камилләшергә, холкы ничек ныгырга тиеш икән соң? Бәлки кайчакта бераз шулай “сындырып алу” да кирәктер. Көндәшлек булырга тиеш, бөтен кеше шуның аша үтсә яхшы. Көндәшлек булмаса бернәрсә дә алга бармый, бу тормыш кануны. 

– Сезнең дә “сынган” чаклар булдымы? 
– А: Мин алай авыр кабул иткән андый мизгелләрне хәтерләмим. 
Г: Ник әйтмисең? (көлә) Азат “Сандугач/Соловей” бәйгесендә катнашкан һәм беренче турдан да үтмәгән. Шуннан соң өйгә кайткач “Мин үземне күрсәтәм әле!” дип айлар буе җырлаган да җырлаган, шөгыльләнгән. Шулай итеп Ваһапов фестивалендә җиңеп тә чыккан. Үҗәтлек белән җиңгән. 

– Сез бит икегез дә үҗәт, бераз кире дә бугай? Бер интервьюда шулай дип укыган идем. 
– Г: Икебез дә бер елда туган, туган көннәребездә дә бер генә көн аерма. Холыкларыбыз да бик охшаш безнең. Ләкин Азат сабыр гына уйлап эшкә керешә, ә мин башта бераз хисләргә юл бирәм. 
Сезнең шундый ут кебек кызу темпераментны Ваһапов фонды гына бераз тезгендә, билгеле бер “тәти” рамкаларда тотып торгандыр кебек?
А: Бер яктан, аның да тәрбиясе бар, әйе. Чынлыкта, без андый рамкалар булуын теләмәдек, ләкин читтән караганда шундый тәти образ туганны бик яхшы аңлыйбыз. Аранжировка ясарга барабыз да, төрле заманча үрнәкләрдә эшлик дип, кызыклы мисаллар күрсәтә башлыйбыз. Аранжировщик “Мин сезне андый киңкырлы дип белми идем” дип шакката. Мине гомумән Гөлсирин генә тотып тора, әллә нинди жанрларда, әллә нинди җырлар яздырыр идем әле. 
Г: Ә мин ни өчен тыям соң? Чөнки безнең татар эстрадасында андый җырларны тыңламыйлар, хәтта аңламыйлар... Тыңлаучыларны әкренләп ияләндерергә кирәк. Шул ук вакытта халык җырлары да беркая китми. Чөнки халыкка моң, тальян, баян тавышы җитми. 

– Бүгенге көндә “моң” төшенчәсенең мәгънәсе югала кебек. Ник дигәндә, берәү акчасы булганга күрә генә җыр яздыра, клип төшерә дә, ул җырны халык “Бигрәк моңлы җыр, сез дә тыңлагыз әле” дия-дия мессенджерларда тарата. Ә бит чынлыкта ул “җырның” сүзләре дә, көе дә, җырлаучысының тавышы да искитәрлек булмый... 
– Г: Менә бу әйбер минем кәефемне төшерә. Кемнәрдер махсус белем ала, ә кемнәрдер акчасы аркасында гына сәхнәгә менә. Аңлап, тиешле дәрәҗәдә дөрес итеп җырлау культурасы юкка чыга шикелле... Моңлы кешеләр сәхнәгә менә алмый кала кебек. Халыкны дөрес юлга кертәсе килә, ләкин һәр кешенең үз фикере, үз кыйбласы шул. Шуңа да репертуар сайлау бик авыр. Элегрәк сорый, эзли идек. Хәзер инде үзебезгә әзер җырлар җибәрәләр. Әле күптән түгел генә бер җыр җибәрделәр, Азатка шунда ук “Алабыз!” дидем. Ул җыр аның тавышына искиткеч дәрәҗәдә туры килә. Бәясе кыйммәт булса да алдык. “Булды инде” дип атала торган җыр, Азат якын арада чыгара алыр дип өметләнәбез. 

– Ә хәзер җыр сатып алу гомумән бик кыйммәткә төшәме? 
– А: Җыр үзе кыйммәт түгел, аны яздыру, аранжировкасын ясату, халыкка җиткерү кыйммәткә чыга. 
Алданрак башлаган сүз һаман башымнан китми әле. Хәзерге көндә, чыннан да, бернинди белеме булмаганнар сәхнәгә менеп җырлау сәнгатенең зәвыгын бетерә кебек. Сүз дә юк, үзешчәннәр арасында да интуитив рәвештә дөрес, матур итеп чыгыш ясаучылар бар... 
Г: Әйе, әмма алар сәхнәгә менеп чыгыш ясый башлагач, гади халык “Әһә, менә ул белем алмаган килеш тә шәп җырлый. Ә бу укыган килеш тә шулай гына җырлый” дип уйлый, чагыштыра башлый. Әгәр профессиональ белем алган кеше сәхнәгә чыга икән, аңа инде башта ук сынап, бәяләп карыйлар... Сәхнә костюмына килгәндә дә сораулар күп. Кайберәүләр бит кибеттә күз төшкән беренче киемнән сәхнәгә менә. Сәхнә булгач ниндидер образ, үрнәк, эталон матурлык булырга тиеш. Без яшьтән үк шундый тәрбия алдык, шуңа сәхнә культурасына да җитди карыйбыз. Мин Ваһапов фондына калфактан килдем. Мине ул чакта сәхнәгә дә “Калфаклы сандугач” дип чыгардылар. Балачактан, үземне хәтерләгәннән бирле гел калфактан чыгыш ясый идем. Районыбыз җитәкчеләре, бәйгеләрдә күп катнашып үземне күрсәткәч, миңа ике төрле костюм тектерделәр: берсе ямь-яшел төстә, икенчесе – алсу. Икесе дә калфаклы иде.

– Моның өчен сәнгать дөньясында кайнаган әти-әнигә рәхмәт инде, әйеме? Гомумән, ул яктан да бик охшаш бит сез: икегезнең дә гаиләләр сәнгатьтә.
– Г: Әйе. Ике гаиләдә дә баянда уйныйлар. Минекеләр белән Азатныкылар бергә җыелса, бездә көн дә концерт (көлә). 

– Сезнең өчен үрнәк артистлар бармы? Кемнән үрнәк ала идегез? 
– Г: Мин һәр артистка, хәтта әле яңа гына сәхнәгә чыккан җырчыга да кызыксынып карыйм, чөнки ул кешедә миндә булмаган әйбер бар. Аларга карап үземне яхшырта алам.  Җырлау осталыгына төрле остазларда укыдым мин. Иң беренче укытучыларым әтием-әнием булды. Аннан Миңгол Галиевта шомардым. Аннары Алабуга мәдәният көллиятендә белем алдым, анда да ике укытучы белән укырга туры килде. Бөтен укытучыларым да “Тормышыңда төрле укытучылар булыр. Шулардан үзең өчен иң кирәкле, мөһим булган дәресләрне генә үзләштер” дип әйтә килде. Чыннан да, кайсыдыр җырлау техникасы синең тавышка туры килмәскә дә мөмкин бит, игътибарлы булырга кирәк иде. Казан мәдәният һәм сәнгать институтында Винера апа Ганеева да шулай өйрәтте. 

А: Без үзебезгә үрнәк, өстәмә тәҗрибә алыр өчен башка артистларның концертларына йөрергә тырышабыз. Минем өчен рус эстрадасы кайчакта кызыклырак та әле. Үрнәк җырчылар дип инде озак еллар сәхнә тотучы артистларны атый алам. Винера Әхәтовна, Салават Зәкиевич, Вадим Захаров ошый миңа. 

– Репертуарыгызга күз салсак, җырларның күбесе мәхәббәт темасына. Махсус шулай эшләнәме ул? 
– А: Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез (көлә). Җырны алу, яздыру, чыгаруга мин гомумән бик озак киләм. Әле шул озаклап әзерләгән җырларның кайберләре килеп тә чыкмый, шулай бер киштәдә яталар. Хәзер халык яратып тыңлаган “Аккошлы күл” белән шулай булды. Мин аны үземә алган идем. Бар нәрсәсе дә әзер иде инде, хәтта концертларда да җырлап йөреп карадым, ләкин һаман нидер барып чыкмый иде. Ә нәтиҗәдә, Гөлсирин белән дуэт итеп җырлый башлагач кына, менә шулай уңыш казанды. 
Г: Мин дә “Әнкәй, мин еламыйм” җырын бер елдан артык эшләдем. Гастрольләрдә җырлап йөрдем башта. Аннары кайтам да, студиядә яздырам, кайтам да, төзәтәм – һаман нәрсәседер ошамый гына бит. Шулай йөри-йөри әкренләп шомаргач кына яздырдым. Ул вакытта Сылу тумаган иде әле, бәлки шуңа да бәйле булгандыр. Хәзер ул җырны җырлый алмыйм әле, ул Ваһапов фондында калды. 

– Аңлавымча, сез хәзер Ваһапов фондыннан киттегез, шулаймы? 
– Г: Әйе, контракт вакыты төгәлләнгәч мөстәкыйль иҗат итәргә булдык. 

– Аннан киткәч җиңелрәкме? 
– А: Бермә-бер авыррак. Бөтен нәрсәне үзебезгә хәл итәргә туры килә. Җырлау гына түгел бит, оештыру эшләре дә бар. Баштарак авылларда да концертлар куеп йөреп карадык, ләкин авылда хәзер халык концертка йөрми. Ә бит безнең генә түгел, музыкантларыбызның да ашказаны бар... Хәзер инде авылларга “Халык тәгаен җыела” дип гарантия биргән очракта гына барабыз. Командага акча түләргә кирәк бит, алар да бушка эшли алмый. Менә авылларга йөри башлагач та Рифат Әхмәтовичны бик яхшы аңлый башладык. 

– Авыл халкында бик үк матур булмаган тенденция бит хәзер. Алар авылда карый алган концерт бәясен икеләтә-өчләтә түләп шәһәргә баралар. Шунда “Фәлән артистның концертында булдым” дип фото-видеоотчет куеп танышлары арасында мактаналар... 
А: Заманында Рәшит Ваһапов “Җырчыны халык тәрбияләргә тиеш, җырчы халыкны тәрбияләргә тиеш” дигән. Без, шушы сүзләрне истә тотып, үзебезчә тырышабыз инде. 

– Халык сезне хәзер күбрәк дуэт буларак кабул итә. Дуэт белән артык мавыгып китеп, сезнең аерым-аерым да чыгыш ясаучы артистлар булуыгызны онытырлар дип курыкмыйсызмы? 
– Г: Курыктык инде, менә хәзер шуңа һәрберебезгә аерым җырлар ала башладык (көлә). 

– Ә берегезгә бер җыр ошап, икенчегезнең дә шул ук җырны аерым гына җырлыйсы килгән чаклар юкмы соң? Бер-берегездән җырлар “сорап” торасызмы? 
– Г: Ул икенче төрлерәк эшләнә. Теге яки бу җырның көе дә, сүзләре дә, аранжировкасы да миңа шулкадәр ошый инде, ләкин минем тавышка туры килми. Ә Азатка ул шаккаткыч дәрәҗәдә туры килә торган җыр булып чыга. 

– Концерт куйганда артык зур өметләр баглап, аннары шуларның акланмый калганы бармы? 
– А: Мин башта ук үзем өчен әллә ниләр көтмәскә дип шарт куям, шуңа нидер килеп чыкмаган очракта үземне ашамыйм. 
Г: Ул яктан мин эмоцияләргә күбрәк биреләм...

– Гөлсирин гел музыка өлкәсендә белем алса, син бит баштарак икенче юнәлеш буенча белем алгансың, Азат. Ничек шулай килеп чыкты? 
– А: Әти-әни киңәше белән булды ул. “Башта төпле белем ал, аннары теләгәнеңне эшләрсең” дигәннәре истә. КФУга кермәкче идем, балларым җитмәде. Шуннан соң КНИТУга “Социальная работа” юнәлеше буенча укырга кердем. Әлегәчә анда укыганнарымның кирәге чыкканы юк әле (көлә). 

– Үзегезгә тәҗрибә җыярга, азмы-күпме ял итәр өчен дә концертлар караудан кала тагын кайларга йөрисез? 
Г: Мин театрга йөрергә үлеп яратам! Күптән түгел “Ситса туй”ны караган идем. Әле Азат белән дә барасы бар, алла боерса. Кызыксынуларым да күп. Интернетта кыска-кыска вебинарлар үтәргә яратам. Шуңа өстәп, визажистлыкка да укыдым. Кул эшләре дә күңелемә якын. Концерт өчен костюмнарымның калфакларын үзем бизим. 
А: Соңгы арада алып бару эше белән кызыксына башладым. Үзебезнең концертларны да мин алып барам. Шул ук вакытта җыр өлкәсендә дә экспериментлар ясау белән кызыксынам. Аерым бер юнәлешләрдә, тере тавышка, төрле музыка уен коралларын кулланып шәп-шәп җырлар чыгарасы килә. Алла боерса, әле барысы да алда. 

Таңсылу Мостафина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading