16+

Татарстанда көтелмәгән хәл: АИ-95 бензины елына беренче тапкыр арзанайды

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда соңгы атнада АИ-95 маркалы бензин бәясе төшкән.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда соңгы атнада АИ-95 маркалы бензин бәясе төшкән.

Бу — ел башыннан бирле беренче очрак.

Бер атна эчендә АИ-95 бензины 10 тиенгә арзанайган һәм хәзер аның уртача бәясе литры өчен 66,26 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта башка популяр маркаларның бәяләре үзгәрешсез калган:

  • АИ-92 — 62,46 сум;

  • АИ-98 — 89,86 сум.

Ә менә дизель ягулыгы, киресенчә, кыйммәтләнүен дәвам итә. Соңгы атнада ул 14 тиенгә арткан һәм литры өчен 73,32 сумга җиткән.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, соңгы атналарда республикада ягулык базары чагыштырмача тотрыклы булып кала. Әмма еллык күрсәткечләр һаман да сизелерлек үсешне күрсәтә.

Бер ел эчендә:

  • АИ-92 бензины — 16,8% ка;

  • АИ-95 — 15% ка кыйммәтләнгән.

Искә төшерик, Татарстанда ягулык бәяләренең иң кискен үсеше гыйнвар уртасында күзәтелде. Ул вакытта премиум-класс бензин бәясе 2025 ел декабре белән чагыштырганда ике сумга диярлек арткан иде.

Аннан соң бәяләр тотрыклылана башлады, әмма февраль уртасында премиум-маркалы бензин кабат кыйммәтләнде. Хәзер исә базарда чагыштырмача тынычлык күзәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading