Әсгать Сәфәров Татарстан Матбугат көне уңаеннан Татмедиа агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм тармак хезмәткәрләренә котлау юллады.
Скопировать ссылку
Әсгать Сәфәров Татарстан Матбугат көне уңаеннан Татмедиа агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм тармак хезмәткәрләренә котлау юллады.
Котлау текстында ул татар журналистикасының бай тарихын һәм җәмгыять өчен әһәмиятен ассызыклады. — Татар профессиональ журналистикасының тирән тарихи тамырлары, бай традицияләре һәм үз геройлары бар, — диелә мөрәҗәгатьтә. Әсгать Сәфәров аерым рәвештә мәгърифәтче, дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов исемен телгә алды.
Комментарийлар