Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Дуслык” Ордены иясе, щепкинчы Равил ага Шәрәфиев белән фәләсәфәгә дә кагылдык.
Иҗат юлын да барладык, балачагы, үсмер чагын да искә төшердек, бүгенге театр турында да фикерләштек. – “88 яшькә җитеп 75 яшьлек карчык белән яшәрмен дип уйламаган идем”, - дип шаярттыгыз. Әңгәмәне хәл-әһвәл сорашудан башлыйм әле, Равил абый.
– Элеккечә түгел инде. Болай мин Ходай тарафыннан шактый сәламәт яратылган. Авыр тормышта яшәсәм дә, балачакта ризык булмаса да, мин бик көчле идем. Яшьтән физик эшләрне эшләргә өйрәндем. 13 яшьтә 3 япьле сәнәк белән зур эскертләргә ыргыта идем, шуңа шаккаталар иде инде. Олылар белән беррәттән бит ул. Аннан соң заготзернога ашлык ташый башладык. Анда 85 килолык капчыклар да, борчак булса 100 килолылары да була иде, шуларны күтәреп ташыдык. Физик эш эшләп үстек. Соңгы арада сәламәтлеккә шактый зыян килде. Раушания апаң белән әкрен генә яшәп ятабыз.
– Балаларыгыз Вил абый да, Равия апа да сәнгать юлыннан китмәгән. Аларны бу юнәлештә күрү теләге булмадымы? – Минем зур бер үкенечем бу. Мин бит Вилне балет юлыннан җибәрәсе идем. Уфага илттем, шул чакта Ленинградка алып барасым калган. Менә Уфада укый башлады гына, күп тә үтмәде, аягын җәрәхәтләде. Шуннан балетны ташларга туры килде. Вил бик зур фаҗига кичерде, чөнки балетны ярата иде. Ул минем йөрәк ярам. Бик авыр кичердек...
– “Бәхетлеме сез?” дигәндә... – Менә мин сиңа тормышымда булган бәхетсезлекләрне, язмышымны сөйлим әле. Беренче бәхетсезлек – ул әтисез калу. Әти сугышта үлде. Бөтен бәхетсезлегем шул әтине югалтудан башланды, берсе артыннан берсе китте. Мәсәлән, миңа инглиз теле ошый иде. Ләкин без 8 нче сыйныфта укыган елны Сталин үлде. Шунда инглиз теле укытучыбыз акылдан язды, өйрәнә алмый калдым. Тагын ике ел укысам, инглизчәне белеп чыга идем. Аннан Мәскәүдә укыганда музыка укытучысы бармакларымны күреп, пианинода уйнарга кирәк, диде. Ул чакта белемем һәм инструментым юк.
Училищеда пианино бар иде анысы, вакыт табып йөреп карадым, хәтта биттән карап кына да уйный башладым. Ләкин бөтен училищега бер пианино бит ул, бервакытта да буш тормый. Булмады, нишләтәсең... Шуннан соң студент чакта фехтование белән мавыктым, шәп кенә фехтовальщик булып киттем. Берзаман мине ярышка чакырдылар. Бер егетне җиңдем. Бу егет “Ничә ел шөгыльләнәсең?”, - ди. Мин әйтәм, 3 ай. Ышанмады! 3 айда гына шулай остару гаҗәп булып тоелгандыр инде. Шунда да фехтование белән шөгыльләнә алмадым, чөнки аңа бит көч кирәк, көч булсын өчен ашарга кирәк. Ә безнең ашарга юк. Ташладым инде, аңа җиткерерлек акчам юк иде. Менә тагын бер бәхетсезлек. Театрда да булган талантымны бик әз генә кулландым дип уйлыйм. Үзем теләгән рольләрне күбрәк сорыйсы калган икән дип. Әйе, ул чакта роль күп бирелде. Күп биргәч алынасың да, үзең теләгәннәре уйналмый кала шул...
– Актер булудан кала, сездә алдан күрү сәләте дә бар бит. Бер интервьюда булачак хәвефне төшләрдә күрүегез турында укыган идем. – Әйе, минем төшләремә күп әйберләр керде, гомеремдә күп әйберне Ходай миңа төштә күрсәтте. Авылда торганда, бәләкәй чакта Сталинның кем икәнен белмисең бит инде. Бездә китап та, гәҗит тә, телевизор да юк. Ә шуны төштә күрүемне беләм. Кыш көне ак кительдән Сталин безнең тыкрыктан төште дә, инеш аркылы чыгып китте. Шуннан берничә көннән безнең мөгезсез, ак алкасы булган зур кәҗәбез ачык капкадан чыгып китте. Әни фермада эшли, апа белән абый мәктәптә, өйдә кеше юк. Шуңа мин тәрәзәдән карап торам. Кәҗә чыкты гына, моны бүре эләктереп алды да, сөйрәп алып китте.
Бүре кәҗәне тауда ташлап калдырды. Ичмасам шуны ашый да алмадык. Шуннан тагын берничә очрак булды. 2000 нче еллар башында коточкыч цунами килде бит. Менә мин шуны алдан төштә күрдем. Зур суда мәетләр ага иде. Шул төштән соң күп тә үтмәде, цунами булды. 2011 елда “Болгар” теплоходы һаләкәте буласын да алдан күрдем. Шул хәлләрне сөйләгәч Таҗи (РСФСРның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, щепкинчы Ринат Таҗетдинов – авт.) “Әллә син чыннан да изге кешеме?”, - диде. 2013 нче елда самолет төште, аны да алдан күрдем. Төштә, имеш, зиратка барганмын. Каберләр бик күп, бер кабергә дә берничә кешене салалар. Мин шуны читтән карап торам икән. Шунда берсе “Кит моннан!”, - диде. Әллә, мин әйтәм, болар монда да талашып, берәр нәрсә булды микән? Ләкин ул төш шул самолет һаләкәтенә булган икән. Шундый биектән төшеп, анда кайсы кем сөяге икәнне белерлек түгел бит...
– Равил абый, сезне чараларга чакырып кына торалар. Ардыра, талҗыта торган әйбер. Шул ук вакытта халык арасына чыгу үзенә күрә тонуста да тотадыр? – Мине иң туйдырганы фотога төшү. Элек Сабантуйга концерт белән йөри идек, акча эшләргә. Шунда кешеләр белән фотога төшеп, өйгә кайткач аяксыз калып егыла идем. Шуңа, акча китерә торган булса да, ул эшне ташладым. Кеше аны уйламый да, ә минем җанымны, рухымны алалар, чөнки мин җиңел бирәм. Шул фотога төшүләр дә сәламәтлеккә зыян китерә.
– Бер интервьюда “нәфес” һәм “нәҗес” сүзен уртадагы бер хәреф кенә аера дигәнсез. Менә бу дөньяны шул нәҗестән, пычрактан арындырып буламы, Равил абый? – Ай-хай... Менә нәфес сүзен әйттең. Хәзер дөньяга нәфес патша... Сугышлар нидән килеп чыга? Нәфестән. Мин аны аңлый алмыйм: шулхәтле җимереп, кеше кырып, кемгәдер акча керә дип кенә... Белмим, аның нинди файдасы бардыр? Нәфес – ул шайтан. Менә шул шайтан бөтен дөньяны баса, ә дөньяның исе дә китми...
– Халыкның зәвыгын да шул бетерәме, Равил абый? – Юк-бар әйберләрне тыңлау бетерә ул зәвыкны. Менә без элек классика уйнаганны рәхәтләнеп карап утыралар иде. Чөнки халык бозылмаган иде әле. Алар бездарный әсәрләрне, җыен чушьны күргән кешеләр түгел иде. Чын сәнгатьне аңлый алалар иде. Ә хәзер... Менә хәзер халыкны тәрбияләргә кирәк диләр. Ләкин аны бозалар бит, без бозабыз.
– Кайберәүләргә “легенда” дияләр. Сезгә дә “эләгә” ул сүз. Ачуыгызны чыгарадыр? – Әйе! Мактау сүзе дип уйлап, әллә нинди сүзләр әйтәләр кайчак. Кирәкми ул. Ул сүзгә ачу килә башлады, чөнки хәзер бөтенесе имеш легенда. “Мин дә шулай чүп микән ни инде?”, - дип уйлап кәефем төшә... Хәзер бөтенесе “шәхес”кә әйләнде.
– Сез “неуправляемый” артист. Менә шундый булуыгыз, туры сүзлегегез аркасында күпме кыен ашадыгыз? Шул килеш тә ничек үзегезгә тугры калдыгыз? – Андый холык миңа әтидән күчкән. Әнинең холкы бик йомшак иде, ул бөтен кешегә ярый белде. Бер кеше белән дә ачуланышып йөрмәде. Әгәр дә миндә әнинең холкы булса, мин бәхетле була идем (көлә). Ләкин ул очракта мин үзем булмас идем. Принципиаль рәвештә үзгәрәсем килмәде. Гомер буе шундый булдым. Без яшьрәк чакта стукачлар бар иде бит. Мәскәүдән кайтып, ничә ел эшләдем икән, мине дә шунда чакырдылар. Эш кушарга теләделәр. Мин әйтәм, стукач дигән кешеләрне беләм мин. Болар миңа Әфганстаннан килгән бер егетне тикшерергә кушмакчылар. Советка каршы берәр нәрсә эшләмиме, бездән нәрсә тели? Фәлән-фәсмәтән...
Бу чит ил кешесе булгач, сынап карыйм дидем. Шуннан таныштык без моның белән, сөйләшә башладык. Урысча өйрәнгән, Ленинградта укый. Шулай бераз аралашкач, миннән моның турында сораштылар. “Фәлән-төгән белән кызыксынмый. Эчүне, хатын-кызларны ярата, Советны сүгә һәм гел минем сүз белән сүгә”, - дидем мин боларга. Бетте! Мине бүтән чакырмадылар. Шуннан кешеләр звание дә ала башладылар, миңа юк. “Шактый күп, әйбәт рольләр уйнаган килеш тә нишләп сиңа звание бирмиләр? Әнә исем алганнар начаррак уйный, сиңа һаман юк”, - диләр. “Стукачлыкка алынмаган өчен” дим боларга. Чыннан да, бик озак бирми тордылар. Аннан соң булды-җитте дигәннәрдер инде, берсе артыннан берсен бирә башладылар. Күпмедер вакыт үткәч кенә белдем: КГБдагы шул кеше “Шәрәфигә тимәгез!”, - дип әйткән. Менә бит, шундый җирдә эшләп тә кешелеклелеген җуймаган. Миңа тимәделәр. Ә тия алалар иде...
– Равил абый, холкыгыз шундый булу күпләргә, яшьләргә үрнәк. Ә хәзер театр яшьләрендә өмет бармы? Эчтәлек ягы сайрак түгелме? – Яшьләр гаепле түгел бит анда. Эчтәлек сай диләр, ә үзләре классиканы алмыйлар. Классик әсәрләрне уйнамыйча, театр – театр булмый! Без бөтен төр классиканы да уйнадык. Ул уйналырга тиеш! Менә безнең театр Галиәсгар Камал исеме белән атала, ә репертуарда бер әсәре дә юк. Һичьюгында, аның бер әсәре һәрвакыт уйналып торырга, классикага басым ясалырга тиеш. Менә шул классик әсәрләрдә үзем теләгән рольләрне сорыйсы калган... Мин шулай бер спектакльдә генә рольне үзем сорап алдым. Марсель “Бөек Җиңүнең 40 еллыгына нәрсә куярга икән?”, - дип сорады. “Леонид Леоновның “Ябырылу”ыннан да әйбәтрәк туры килгән әсәрне белмим”, - дидем.
Икенче җыелганда рольләрне билгеләгән иде: Таҗига төп герой Фёдорны бирергә җыена, миңа тискәре рольне. Әшәкене теләсә кайчан уйный алам, мине Фёдор роленә 2 нче состав итеп яз, дидем. Ахыр чиктә ул рольне мин уйнадым. Анда чын язмыш иде. Герой төрмәгә эләгә, нәрсә өчен икәне билгесез. Һәрхәлдә гаепсезгә эләккән инде ул. Сугыш башлангач монда немецлар кергәнен белми дә бит бу, төрмәдән кайтып керә. Әти-әнисе, әбисенең дә котлары алына. Үзен гаепсезгә азаплаганнары өчен немецларга илне сатар дип куркалар. Ә ул ил өчен үлә. Чөнки илгә зур хәсрәт килгәндә син илдән үч алырга тиеш түгел...
– Камал театрында күп еллар Туфан Миңнуллин белән Марсель Сәлимҗанов чоры булды. Бүген Туфан абый әсәрләре актуальме? – Актуальлеген белмим, ләкин аны уйныйлар һәм уйнаячаклар.
– Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклендәге ролегезне бик ярата идем, Равил абый. – Мин аны үзем дә бик яраттым. Чөнки андагы карт мулла гел изге генә булып кыланмый иде, салырга да ярата иде. Шуңа, бәләкәй генә булса да, ул рольне бик яраттым. Анда Эмиль Талипов та әйбәт иде. Мин Эмильне артист буларак та, кеше буларак та яратам. Ул дини, әһлаклы.
– Сезгә Тукай премиясен 1992 нче елда Хуҗа Насретдин, Кочкорбаев, Робинзон, Доктор Ламбарди, Ислам рольләре өчен биргәннәр. – Дөресен әйткәндә, ул рольләрем искитәрлек түгел иде. Менә Җәлил премиясен алганда сайланган рольләр әйбәт, чөнки анда классик әсәрләрдәге геройлар иде. Тукай премиясен алу бик зур дәрәҗә, әмма безгә аның акчасы булмады. Ник дигәндә, акчаның бәясе беткән чакка туры килдек. Мин, Мөдәррис Әгъләмов, Әлфия Авзалова 3 мескен булдык. Күз алдына китерәсеңме, Мөдәррис шул премия акчасына базардан сыер башы алган, Әлфия ул акчаны нишләткәндер, белмим. Ул акча миңа сыңар аяк киеме алырга җитәр иде, әле ярый ике аягым да бар (көлә).
– Артистка тыйнак булу кирәкме, Равил абый? – Тыйнаклык һәркемгә килешә. Тыйнаклык – сафлык ул, аның бәясе һәр заманда кыйммәт. Әгәр дә шуны саклый аласың икән, үзең дә кыйммәтле буласың!
Таңсылу Мостафина
Комментарийлар