16+

Тинчурин театры балконында “Шигърият сулышы” проектына старт бирелде!

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры җәй көне тамашачыларны үзгә программа белән сөендерә.

Тинчурин театры балконында “Шигърият сулышы” проектына старт бирелде!

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры җәй көне тамашачыларны үзгә программа белән сөендерә.

Театрда “Шигърият сулышы” проекты башланды. 3 көн эчендә 3 шагыйрь иҗаты дөньясына чумдык. Ул көннәрдә тамашачы шигырь дәрьясында йөзде. 18, 19, 21 июнь театр тамашачылары Роберт Миңнуллин, Зөлфәт (Дөлфәт), Әнгам Атнабаев шигырьләре, шул шигырьләргә язган җырларны тыңлап ләззәтләнде.

Айдар Җаббаровның шигъри яңа проект тәкъдим итүен белеп алгач та, ул 2017 нче елда Камал театрының Кече залында куйган “Агыла да болыт, агыла” спектакле искә төште. Фаҗигале язмышлы шагыйрь Хәсән Туфанга багышланган спектакльдә режиссёр аның шигырьләрен дә, гомер юлын да күрсәтә алды. Ул спектакльдән битараф чыккан тамашачыны күргәнем булмады. Шул вакыттан бирле Айдарның шигърияткә бәйле масштаблы проектлары күренмәде төсле.

Бәлки, мин генә игътибар бирми калганмындыр. Инде Тинчурин театрының баш режиссёры вазыйфасына күчеп, быел җәй көне тарихи бинаның серле Кабан күле ягына чыккан балконында шигъри проектка старт бирелү турында хәбәрне ишеткәч, билгеле бер дулкынлану хисе белән шушы вакыйганы көтә башладым. Кайсы шагыйрьләргә тукталуын белгәч бигрәк тә: Роберт Миңнуллин, Зөлфәт, Әнгам Атнабаев. Бу шагыйрьләрнең әсәрләре укучыларның иң нечкә кылларын тибрәтә, ә шул шигырьләргә язылган җырлар күңелне кузгата. Режиссёр моны нечкә тоемлаган, чөнки һәр шигъри кичтә шушы шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Профессиональ җырчының җырны югары төгәллек, ноталарына тач туры китереп башкара алуы табигый. Әмма мондый кичәләрдә ул җырларны нәкъ менә драма артистлары башкару дөресрәктер. Театр артисты җырның драматургиясен нечкәрәк тоемлый төсле. Тинчуринлылар Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр солистлары уйнауга кушылып җырлады. 
Беренче шигъри кичне режиссёр Айдар Җаббаров тамашачыларга үзе тәкъдим итте.

Айдар Җаббаров:
“Безнең яңа проектыбызының беренче тамашачылары булганы өчен зур рәхмәт сезгә! Шигърият бик җиңел, массакүләм жанр түгел. Шуңа да карамастан, кечкенә генә зал булса да, зал тулы. Без алга таба да “Шигърият сулышы” проектын дәвам итәрбез. Яңадан-яңа авторларны ачарбыз яки искә төшерербез. Шигърият кичәсе нинди формада булырга тиеш дип төрле формалар эзләдек. Бүген сюжет көтмәгез, чөнки һәрбер шигырь ул үзенә күрә миниспектакль. Һәрбер шигырьдә аерым драматургия бар. Бүген без Роберт абый Миңнуллинның шигырьләренә, аның мәгънәсенә, аның сүз төзелешенә басым ясадык”.

Татарстанның халык шагыйре, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинга багышланган «Шигърият сулышы»нда Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, артистлар Гүзәл Галиуллина һәм Рәшид Вәлиуллин катнашты. Бу кичәләрдә шигырь галиҗанәпләре беренче урында булса да, Роберт ага шигырьләренә язылган җырларны аеруча матур, нечкә бер тоемлау белән башкарган Рәшид Вәлиуллинга аерым рәхмәт! Труппага шәп тавышлы, моңлы җырлаучы тагын бер артист өстәлде! 

Аннан соң булган ике кичтә Айдарның “Шигърият – кешенең кырык кылык тибрәтә ала торган нечкә һәм тирән сәнгать төре. Анда туган җиргә, якыннарга, сөйгән ярга мәхәббәт тә, тормыш фәлсәфәсе дә, яшәү кануннары да бар. Без сезне әнә шул мәгънәләр дөньясына чакырабыз”, - дип алдан яздырылган мөрәҗәгате тамашачыларны шушы сихри галәмгә алып кереп китә торган бер лозунг кебек яңгырады.

Икенче кичтә тамашачылар Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Зөлфәт шигъриятенә тукталды. Бу кичәдә Татарстанның атказанган артисттлары Гүзәл Гайнуллина, Рөстәм Гайзуллин, Илнур Байназаров, Гөлназ Нәүмәтова, артистка Лилия Камалиева чыгыш ясады. Зөлфәтнең туган як, мәхәббәт, дуслык турында фәлсәфи шигырьләрен укыганда артистларның мөлдерәмә тулы күзләре аеруча нык тәэсир итте. Шагыйрьнең тирәнлеген аңлатучы иң мөһим күрсәткечләрнең берсе шулдыр…

Өченче кич Татарстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган иде. Атнабаев шигъриятен халыкка театрның матур парлары – Татарстанның халык артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, шулай ук яшь артистлар Альбина Гашыйгуллина һәм Илмас Насретдинов җиткерде. Артистлар шигырь укып, җырлап кына калмады, шушы матур кичәгә килгән тамашачыларны салмак биюгә дә чакырды. Бу – «Шигърият сулышы»ның тагын бер үзенчәлеге.

Айдарның сүзләре хак булды – бу кичләр чыннан да якты һәм мәгънәле үтте. Безнең халык шигырь тыңларга ярата, шуңа «Шигърият сулышы»нда да аншлаг иде. Сайланган шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырларны ишеттергән иҗат төркеме, афәрин сезгә! Киң катлам тыңлаучы инде яттан белгән җырлар белән беррәттән, бик үк популяр булмаган, әмма күңелнең әллә кайсы кылларын тибрәтеп, йөрәк йозагына ачкыч яратырлык җырларны да ишеттек.

Шигырь һәм җыр дөньясын иңләргә мөмкинлек бирүләре, халыкны шигърияткә тартуның тагын бер ысулын булдырулары өчен проектның авторы, режиссёры, артистлар, музыкантларга бары рәхмәт сүзләре генә җиткерәм!
Киләсе «Шигърият сулышы» 9 июль булыр дип көтелә. Билетлар театрның кассасында һәм сайтында. 

Таңсылу Мостафина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading