16+

Училищеда укыганда ук мине героиня итеп тәрбияләделәр

Зөлфия ут инде! Аның кебек җирән чәчле, чибәр, сәләтле актрисалар татар театры сәхнәсендә күп түгел.

Училищеда укыганда ук мине героиня итеп тәрбияләделәр

Зөлфия ут инде! Аның кебек җирән чәчле, чибәр, сәләтле актрисалар татар театры сәхнәсендә күп түгел.

Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры артисткасы Зөлфия Галиуллина белән ул Казанга килгәч күрештек. Билгеле, театр турында да сөйләштек, башкасына да кагылып үттек. 

Зөлфия – театрда
- Чаллы театрында ничәнче елдан эшлисең, Зөлфия? 

- 2016 нчы елдан. Казан театр училищесын тәмамладым да, туп-туры Чаллыга киттем.

- Сине махсус чакырдылармы? 
- Әйе. Фаил абый Ибраһимов ул вакытта безнең баш режиссёр иде. Диплом спектакльләрен карагач безнең курстан 4 кешене Чаллы театрына чакырды. Хәзер инде төркемнән Руслан Әюпов белән икәү генә театрда калдык.

- Казанда каласы килгәндер инде? 
- (Көлә) Килде, билгеле! Без бит Тинчурин театрында практика уздык, 4 ел буе шунда спектакльләрдә уйнадык. Остазларыбыз Зөлфәт Закиров белән Резедә Гарипова иде, курсны Рәшит Заһидуллин җитәкләде. Ләкин ул ниндидер сәбәпләр аркасында безгә үпкәләде дә, беребезне дә Тинчуринга алмады. Гәрчә Тинчурин театрына алыну максаты белән җыелган курс булсак та... 

- Бәлки ялгышамдыр, ләкин Казан театр училищесының татар төркемендә укыган һәр студент Камал театрына эләгергә тели. Синдә дә андый теләк булгандыр? 
- Укырга кергәндә бөтенебез дә Камал театры дип хыялландык. Аннан, инде Тинчурин театрында практика үтә башлагач, Камал онытылды. Әле студент чакта ук мин анда 6 спектакльдә уйнадым. Бик зур рольләр булмаса да, мин инде аның рухын, тәмен тоя башлаган идем.

- 2019 елда биргән интервьюңны укыган идем. Ул вакытта “Чаллыга күченгәч төшенкелеккә бирелдем, бер дә Казаннан китәсе килмәгән иде” дигәнсең. Хәзер фикерең үзгәргән төсле, Чаллыны да яратасың бугай. Гәрчә үзең тумышың белән Чаллыдан булсаң да, нишләп анда кайту баштарак синең өчен авыр булды?
- Чөнки мин 6 нчы сыйныфка кадәр генә Чаллыда укыдым да, аннары Казанга күчендек. 2 ел Казан мәктәбендә укыганнан соң, 1 елымны Арча мәктәбендә үткәрдем. Аннан кабат Казанга килдем. Шуңа да Чаллы ул минем балачактагы бер чор итеп кенә истә калган. Үсмер чагым Казанда үтте, шуңа ул миңа бик якын иде. Һаман да якын әле... Мин балачактан актив булдым. Берьюлы берничә түгәрәккә йөри идем. Музыка мәктәбенә дә йөрдем, баскетбол да, шашка да уйнадым, театр түгәрәгендә дә булдым. Менә шул бөтен шөгыльләрем бүгенге көнгә китереп җиткергәндер инде. 

- Син хәзер Чаллыда төпләндең инде? 
- Әйе. Хәзер бит инде миңа 20 яшь түгел, 30 га барабыз (көлә). Яшь барган саен төплерәк уйлый башлыйсың. Казанда яшәү дә кыйммәт... Мин үз театрымны бик яратам! Монда үз урыным бар, сүзем үтә, үз иткән кешеләрем күп, шөкер. Менә шулай төрле чараларга килеп, проектларда катнашып, Казанга карата булган яратуымны шуның белән дә канәгатьләндерәм. Шулай килеп хыялланам да, үз өемне сагынып, кире Чаллыга кайтып китәм.

- Чаллы халкы залларны гел тутырып йөриме соң? 
- Безнең заллар һәрвакыт 70-80% тулы. Мин үзем комедийная актриса булгач, залның тулы булмаган чагын белмим дә. Чөнки комедияләрдә зал гел шыгрым тулы була. 

- Үзеңне комедийная актриса дип исәплисеңме? Узган ел сезонында “Без 41нче ел балалары”нда бик җитди роль иде синең.
- Дөресен генә әйткәндә, училищеда укыганда мине героиня итеп “тәрбияләделәр”. Аннары Фаил абый да (Фаил Ибраһимов, 2002-2020 елларда Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрының баш режиссёры) героиняларны бирә иде миңа. Элегрәк “Син характерлы актриса буласың” дисәләр, гомердә дә ышанмас идем. Мин шулай озын буйлы, матур гына йөреп торган бер героиня булып ияләнгән идем инде. Шуннан соң театрга Олег килде (Олег Кинҗәгулов, 2020 нче елдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе), ә ул артистларга башка күзлек аша карый, аның үз фикере бар. Менә ул килгәч мин инде 5 нче ел рәттән комедийный рольләрдә. 

- Һәм бу сиңа ошыймы? 
- Соңгы арада “Ә мин хәзер драма уйный аламмы соң?” дип тә уйлый башладым хәтта. Аннары менә мондый ягы да бар бит әле. Чаллы театры кече театрлар исемлегенә дә керми, зур театрлар арасында да юк без. Финанслау буенча да шулай урта бер тирәдә торабыз. Кече шәһәрләр театрларына зур күләмдә акчалар бирелә, шуңа аларның Айдар Җаббаров кебек кыйммәтле режиссёрларны чакырырга мөмкинлекләре бар, репертуарны да шулай җайлаштыралар. Ә без үзебез акча эшлибез, үзебез шуңа спектакль куябыз. 

- Элегрәк биргән бер интервьюда “Репертуарда искергән спектакльләр күп, аларны алыштырсак яхшырак булыр иде” дигән фикереңне укыдым. Хәзер репертуар үзгәрдеме инде? 
- Чаллы театрының бүгенге репертуары белән мин канәгать. Чөнки ул чыннан да яңартылды. Олег елына җидешәр премьера чыгарды. Иске бинадан күчү бер хәл (Чаллы театры 2020 нче елдан яңа бинада иҗат итә – авт.), репертуарның да төрле булуы кирәк. Шөкер, бүген бездә нинди генә спектакль юк! Хәтта неодрама да бар. 

- Неодраманың ни икәнен укучыларыбызга да аңлатыйк инде. 
- Равил Сабырның Олег Кинҗәгулов белән берлектә эшләгән “Ак үрдәк” әсәрендә мин ясалма фәһемне уйныйм. Ул спектакльнең 6 төрле финалы бар. Актерлар билгеле бер урынга кадәр уйныйлар да, мин чыгам һәм тамашачыларга спектакльне 3 төрле юнәлештә дәвам итү мөмкинлеге турында әйтәм. Алар куар-код аша үтәләр һәм 3 сюжетның берсен сайлыйлар. Күбрәк тавыш җыйган юнәлеш буенча актерлар уенны дәвам итә. Аннары ул сюжетның тагын ике варианты бар – монда инде тамашачылар финалны сайлый. Менә шулай итеп ул көнне безнең артистлар бер спектакль эчендә әллә ничә спектакль уйнап чыга! 

- Ә син үзең ничә спектакльдә уйныйсың? 
- Бер унлап тәгаен бар. 

- Күңелеңә иң якыны кайсы? 
- Бүгенге көндә безнең репертуардагы минем иң яраткан спектаклем – ул “Без 41 нче ел балалары” (Мөхәммәд Мәһдиев әсәре буенча, режиссёр – Олег Кинҗәгулов – авт.). 

- Сәнгатьтә кемнәндер үрнәк алу, ниндидер биеклеккә омтылу табигый һәм кирәк әйбер. Синең өчен үрнәк булган шәхес бармы?
- Миңа Римас Туминас бик ошый. Ул инде бакыйлыкка күчте. Вахтангов театрының баш режиссёры иде ул. Менә аның белән эшләп карар идем мин... Чаллы бит кечкенә шәһәр, шуңа гел ниндидер яңалык эзлисең. Гел Казанга яки Мәскәүгә дә йөреп булмый – атна буе диярлек спектакль уйнау, әле шуңа өстәп хәзер студентлар да бар. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә куелган спектакльләрне дә йотлыгып карыйм инде мин. Ә Римас Туминас куелышында мин караган беренче спектакль – “Евгений Онегин”. Рус әдәбиятында минем иң яраткан әсәрем! Татьяна Ларинаны уйнар идем, дип хыялланганым булды. Менә шушы спектакльне күргәч мин шаккаткан идем. Ул куелыш, ул музыка... 2022 нче елда “Нәүрүз” театр фестиваленең форумы вакытында Л. Толстойның “Сугыш һәм солых”ын алып килгәннәр иде. 5 сәгать барган спектакльне мин тын да алмыйча карадым. Шуннан бирле мин ул шәхескә гашыйк. Мин үземне режиссура өлкәсендә дә сыныйм һәм менә минем өчен Туминас – ул иң югары бер нокта. Әгәр спектакль куям икән, еш кына “Туминас бу урында берәр нинди кызыклы алым кыстырган булыр иде” дип уйлап, тырышыбрак эшлим. Үзем аның белән таныш булмасам да, ул минем өчен укытучы. 

- “Евгений Онегин”ны Чаллы театрында куеп булыр иде дип уйлыйсыңмы? 
- Булыр иде. Ул бик актуаль әсәр. 

- Халык йөрер идеме икән соң аңа? Казан театрларында да рус классикасын куеп карадылар, татар тамашачысы киң колач җәеп каршы алды, яратып кабул итте дип әйтә алмыйм. Андый спектакльләр репертуардан бик тиз төшеп кала. 
- Классика – ул шуңа классика инде. Анда мәңгелек сораулар кузгатыла. Режиссурага артык бирелмичә, күбрәк менә шул темаларга басым ясалса, ул халыкка да кызык булыр иде дип уйлыйм. Кайвакыт режиссёр “моны 90 кеше куйды инде, мин хәзер яңача куям!” дип мөгез чыгара. Миңа калса, гади тамашачыга мәгънә һәм сюжет кирәк. Һәм бераз елата яки көлдерә торган тема. Икесе бергә булса бигрәк тә әйбәт (көлә). 

- Ә тамашачыга яраклашам дип кенә, уртакул спектакль куеп, аннары театрның дәрәҗәсе төшмиме соң? 
- Әгәр дә театрда югары сыйфатлы, яхшы спектакльләр куелып, аннан кинәт, никтер шырдый-бырдый спектакль барлыкка килә икән, димәк театрның ашыйсы килә, тамагы ачкан! Әгәр театрда гомумән шуның ише түбән сортлы гына спектакльләр күп икән, монда инде театр җитәкчеләренә һәм режиссёрга карата сораулар туачак... Әлбәттә, гадирәк теманы авыл халкы ярата. Аларны да читтә калдырып булмый, алар да спектакль карарга тели. 

- Берничә ел элек бер спектакльдә син хәйран ук ачык киемнән, бик текә кызны уйный идең. Аңлавымча, ул хәзер репертуарда юк. Әгәр бүген шундый роль бирсәләр нишләр идең? 
- Бездә бит тәкъдим дигән нәрсә юк. Нәрсә кушсалар, шуны эшлибез. Хәзер андый рольдә уңайсызланыр идем дип уйлыйм. Яшьлек-юләрлек белән андый әйберләргә башкачарак карыйсың. Ә хәзер яшь тә бара бит... (көлә). Ләкин кушсалар эшлисең инде. Әгәр урынлы булса, сәхнәдә ню – ул начар түгел. Соңгы фикерем шул. 

- Төрле яшьтә булуга карамастан, читтән караганда, коллективта үзара мөнәсәбәтләр бик җылы булып тоела. Ул сезнең аралашуыгызда да сизелә. 
- Әйе! Бу Чаллы театрының феномены дип әйтә алам. Билгеле, дустанә мөнәсәбәтләр башка театрларда да бар, ләкин ул күбрәк өстән генә шулай күренә шикелле. Ә безне театрга алганда ук колач җәеп каршы алдылар. “Балалар, менә сезгә ашау, менә сезгә урын, менә тегесе дә, монысы да” дип яратып кабул иттеләр. Без башта хәтта “Монда ниндидер хәйлә бардыр. Болай гына барысы да шулай яхшы була алмый” дип ышанмыйча, шикләнебрәк тә тордык. Хәзер ияләштек инде. Без бер-беребезнең туган көннәренә йөрешәбез, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. 

- Син күп спектакльләрдә уйныйсың. Артист өчен бәхет инде бу. Күбрәк яшьтәшләр белән уйнарга туры киләме, әллә инде олырак артистлар беләнме? 
- Төрлесе белән дә була, шөкер. Шул ук вакытта, кызык бер факт: 10 ел эчендә бер тапкыр да эшләп карамаган артистлар да һаман бар әле. 

- Башкалар белән дә эшләп карыйсы киләдер бит? 
- Юк, мин моңа кадәр булган сәхнә партнерларымнан да канәгать (көлә). Ничектер шулай килеп чыга инде, мин зарланмыйм. Олегның шундый бик уңай ягы бар: ул бер артистны да эшсез калдырмый, һәр артистка роль бирә. Роль сораулар, сәхнә өчен сүзгә килешүләр дә элек булгандыр инде ул. Ләкин хәзер андый нәрсә юк, чөнки Олег бик гадел. Әлегәчә иң зур сөенечем – “Их, менә мондый роль бирсәләр иде; менә мин моны уйнар идем” дигән уйларның башка кергәне дә юк, чөнки барысы да җитеш. Шул ук вакытта, яңа спектакль чыгарганда исемемне исемлектә күрмәсәм, минем баш шунда ук “О, хәзер менә моннан, тегеннән яңа проектлар алам, шулар белән шөгыльләнәм!” дигән план туа башлый. Эшсез утыра белмим инде. Шундый нияттә булуымны Аллаһы Тәгалә дә күреп торадыр, проект турында уйлыйм гына, шундук тәкъдим килеп төшә. 

- Проект дигәндә, конкрет нәрсәләрне күздә тотасың син?
- Алар театр белән дә бәйле, башка юнәлешләрдә дә була. Мәсәлән, безнең театрда язучыларның юбилейлары үткәрелә, шуларга Олег үзе мине режиссёр буларак тәкъдим итә. Яисә шәһәркүләм чараларга режиссёр итеп тә чакыралар. Кыскасы, “сарафан радиосы” әйбәт эшли. 

- Чараларга чакырылу, шуларны кую, оештыруны күп искә алдык. Димәк, син актриса гына түгел, профессиональ режиссёр да? 
- Мин театр училищесыннан соң Мәдәният һәм сәнгать институтында читтән торып режиссёр белеме алдым. Бүген Чаллы театры репертуарында минем куелышта 3 спектакль бара. Шуларның берсе Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектакле. 

- Нишләп нәкъ менә шушы әсәргә алынырга булдың? Тамакка төер утырырлык спектакльне Камал театрында Радик Бариев куелышында караганым хәтердә. Син дә аларныкын караганнан соң туган теләк булмагандыр бит? 
- Мин Камал театрында куелганны карамадым. Дөресен әйткәндә, башта чит ил авторының әсәрен алырга теләдем. Ләкин дөньядагы вәзгыять аркасында, Олег миңа башка әсәргә алынырга тәкъдим итте. 2024 нче елның көзе. Премьера ноябрьдә чыгарга тиеш, ә безнең сөйләшү сентябрьдә булды. Вакыт коточкыч дәрәҗәдә аз! Шуннан соң театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева янына кердем. “Сөясеңме, сөймисеңме?”не укып кара әле” диде. Укый башладым. Үзем көләм, үзем елыйм – әсәрнең эченә кереп чумдым! Актёрлар билгеләнде, эшли башладык. Әсәрдә олы яшьтәге әби-бабай бит, ә монда безнең актёрлар бераз яшьрәк Вәсилә белән Гомәрне уйнады. Әсәр бит картлык турында түгел, ул мөнәсәбәтләр, ярату турында. Миңа калса, әйбәт килеп чыкты. Тамашачы яратып йөри. “Без бу спектакльгә инде әллә ничәнче тапкыр киләбез” дип әйтүчеләрне ишеткәч рәхәт булып китә инде. “Һөнәр” яшь режиссура фестивалендә дә күрсәттек без аны. 
Аннан кала, репертуарда мин куйган тагын ике спектакль бар. Нигезендә Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләре булган “Мин кем әле?” моноспектакле һәм театрдагы “Хәл бу ки” проекты кысаларында Фатих Кәрим турында спектакль куйдым. 

- Син җырлый белүче актрисамы? 
- Юк. Кушсалар, нотага эләгәм инде. Ләкин минем аңлавымча, җырлый белү – ул вокал белән профессиональ рәвештә шөгыльләнү. Драма театры артистының максаты башкарак. Шуңа да мин үземне җырлый торган актриса дип әйтмәс идем. Аннары шәп җырлауның икенче ягы да бар бит: тора-бара гел җырлы спектакльләргә генә дә куярга мөмкиннәр (көлә). 
Артистлар барысы да бала-чага. Ничә яшьтә булсак та, без барыбыз да бала төсле, нидер көтеп, яңа роль теләп утырабыз. Шул ук вакытта, мин тик кенә утыру яклы да түгел. Сине күрсеннәр, яңа рольләр бирсеннәр өчен эш күрсәтә белергә дә кирәк. Ролең юк икән, үзеңне башка җирдә сынап кара. Нинди генә яхшы булса да, режиссёр бөтен артистны да берьюлы рольле-бәхетле итә алмый. 

- Эксперименталь спектакльләргә нинди мөнәсәбәттә? 
- Миңа калса, театр ул төрле булырга тиеш. Ләкин мин үзем классик театр яклы. Минем идеаль театр – ул тирән мәгънәле, сәнгати яктан югары дәрәҗәдәге спектакльләр уйнала торган театр.  

Зөлфия – тормышта
- Тормышта нинди син, Зөлфия? 

- Төрлечә. Үземне бәяли алмыйм. Мин бик тыныч кеше дә түгел, шул ук вакытта атылып чыгып, чәчрәп тә тормыйм. 

- Карап торышка, тышкы кыяфәтең буенча да син шундый ут төсле! 
- Кешеләргә шундый булып күренәм икән шул, миңа бу турыда әйткәннәре бар. Хәзер студентлар белән эшлим бит инде. Мин аларга бер начар сүз әйтмәсәм дә, “мин бит усал түгел” дисәм дә, алар “Сезгә шулай тоела гына ул” дип көлдерәләр. 

- Ә нәрсә сине чыгырыңнан чыгара ала? 
- Мин эш кешесе һәм эшемне җиренә җиткереп эшләргә яратам. Янымдагы кеше шулай ук эшләми икән, менә шул мине чыгырымнан чыгара ала. Мин бик таләпчән. Үземә карата да, башкаларга да. “Әгәр мин шулай эшли алам икән, нишләп син дә шулай ук эшли алмыйсың?” – минем девизым шул. Гаделсезлек белән килешә алмыйм. Үземә кагылышлы гына булса, мин әле аны хәл итә алам. Әмма кемдер үзеннән көчсезрәк кешене рәнҗетеп, үзен өстенрәк куя икән, шуңа ачуым килә һәм көчсезрәкне ничек тә булса якларга тырышам. Үземне гадел кеше дип исәплим. 

- Театрдагы хезмәт хакына гына яшәп булмау көн кебек ачык. “Шабашкалар” булмый тормыйдыр? 
- Кастингларга йөреп торам инде. Бу театр сезонында без Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте белән берлектә үзебезнең театр өчен махсус курс җыйдык. Мин анда актёрлык осталыгы дәресләре алып барам. Театрдан тыш, TMTV телеканалында клиплар режиссёры булып та эшлим. Мин ипотека түлим, шуңа күрә миңа театрдагы хезмәт хакы гына җитми (көлә). 

- Театр артистына, башкаладан читтә булганына бигрәк тә, киң катлам халыкка танылу кыен. Мондый очракларда телевизор ярдәмгә килә инде. Сүзем “Җиде юл чатында” төшүең турында.
- 2023 нче елда сериалда төштем, 2024 нче елда йолдыз булдым мин! (көлә). Гастроль белән авылларга барсак та, зур шәһәрләрдә булсак та, сериал аша таныйлар шул хәзер. Күргәч тә “о, заправка!” диләр. Кино-сериалларга кастинг үтеп тә, аларда берничә секундка гына күренеп ала идем. Ә монда баш роль! 

- Ул сериалда Татарстанның төрле театрларыннан артистлар уйнады. Моңа кадәр алар белән аралашкан бар идеме? Башка театр артистлары белән эшләү ничек булды?
- Билгеле, мин аларның барысын да күреп белә идем, әмма аралашкан юк иде. Сьёмкаларның башындарак бераз уңайсызлану булды инде. Беренче көннәрдә “Ник килдем икән?” дип тә уйладым. Режиссёрлар, операторлар, Казан артистлары инде әллә ничә проектта бергә эшләгән, үзара аралашалар, ә мин бит әле яңа кеше. Аннан әкренләп ияләштек инде. 3 ай эчендә туганлашып беттек. Камал театрыннан Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариевлар олы абыйларча якын итеп, киңәш биреп бик ярдәм иттеләр. Әлмәт театрыннан Раушан Мөхәммәтҗанов белән дә таныш түгел идек, ә сериалда без гашыйк парны уйнадык. Хәзер дә кастингларга йөрим, чөнки кино дөньясы да минем өчен бик кызык, мавыктыргыч. 

- Театр, кино сәнгатеннән кала тагын ниләр белән мавыгасың? Хыялларың бармы? 
- Хыяллар дип... Максатлар бар. Мин эш кешесе. Шуңа хыялларга әллә ни бирелмим. Шул бераз хыялланып күккә менеп алам да, тиз генә җиргә төшеп эшләвемне дәвам итәм (көлә). Мин бит балык (Балык йолдызлыгында туган – авт.). Шуңа балык төсле йөзәм дә, йөзәм. Бик зур хыялларым бар, билгеле. Ләкин алар турында әлегә әйтми торам. Әлбәттә, хатын-кыз бәхете, әни булу бәхетен тату турында да хыялланам. Анысы үземнән тора, чынга ашмас әйбер түгел. Вакыты җиткәч, Алла боерса, алары да булыр. 

Таңсылу Мостафина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading