16+

Ык буеннан мәңгелеккә: Илдус Гыйләҗевне искә алу кичәләре узды

8 ел элек арабыздан киткән шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең тууына 2026 елның гыйнвар уртасында 80 ел тулды.

Ык буеннан мәңгелеккә: Илдус Гыйләҗевне искә алу кичәләре узды

8 ел элек арабыздан киткән шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең тууына 2026 елның гыйнвар уртасында 80 ел тулды.

Юбилей уңаеннан якташлары Чалпы, Урманай, Урсай авылларында искә алу кичәләре үткәрде. Азнакай үзәк китапханәсендә үткән чарада районда яшәүче язучылар Гөлчәчәк Садретдинова һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Гариповлар катнашты.

«Кешегә сыймас серләрем, шигырьгә сыйды» дип исемләнгән әдәби кичә шагыйрьнең туган авылы Урсайда үзенә бер җылылык белән узды. Экранда шагыйрьнең тормыш мизгелләрен чагылдырган фотолар бер-берсен алыштырып торды. Оештырылган чарага ямь өстәп торган күренешләрнең берсе – китапханәнең иркен залында юбилярның барлык китапларын куйган күргәзмә булды. Алар арасында 2025 елда Әлмәт шәһәренең «Татнефть» оешмасы Хәйрия фонды тарафыннан 2 мең данәдә чыгарылган «Шигырьләрдә калам» китабы аеруча игътибарны җәлеп итте. Анда китапның төзүчесе һәм мөхәррире Рүзәл Мөхәммәтшин шагыйрьгә төгәл бәяләмә бирә: “Татар халкының «гадилектә – галилек» гыйбарәсе Илдус Гыйләҗевнең иҗатына тулаем килешеп тора. Көнкүреш вакыйгалар, күренешләр, хәбәрләр үткер күзле һәм үткен зиһенле әдипне фәлсәфи фикерләүләргә, шигъри образлар аша көтелмәгән нәтиҗәләр ясарга этәрә”.
 30 елдан артык Урсай авылы китапханәчесе булып эшләүче Флүзә Мөнихова кичәне ачып җибәрү белән безне Илдус Гыйләҗев дөньясына алып кереп китте.

Минем хисләр гамегезгә
Сүзләр аша керә.
Шигырь язам, сез дусларны
Яратканга күрә.
Көннәремне сезнең белән
Һәрчак бергә күрәм.
Сызлыйм, әрним, янам, көям – 
Яратканга күрә.
Уфтанган юк, соңгы мизгел
Һәркемгә дә килә:
Җырлап яшим, бу дөньяны
Яратканга күрә.

Менә шундый матур шигырьләре белән мәңгелеккә истә кала безнең яраткан авылдашыбыз, шагыйребез, хөрмәтле шәхес Илдус ага Гыйләҗев. Бүген без сезнең белән шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр, орден-медальләр иясе, Язучылар берлеге әгъзасе, Азнакайның Мактаулы гражданы Илдус Сабир улы Гыйләҗевны искә алырга аның исемен олыларга, аның иҗатын тагын бер тапкыр күңелләребездән уздырырга җыелдык. Илдус абый 13 шигъри җыентык авторы, районыбыз тарихын барлап китаплар чыгаруда зур өлешен керткән, халкына, туган җиренә тугры кеше иде.

Еш кына шагыйрь шигырьләрендә Ык елгасы белән сөйләшә, серләшә. Ык елгасы аның балачагы белән бәйләнгән. Ык буеның талларын да нәзакәтле таллар дип атый. Ык буе кызларын йолдызларга тиңли.

Әйләнәм дә кайтам Ык буена,
Малайларга карыйм кызыгып.
Әй йөрергә иде шулар белән
Балык тотып, комда кызынып.

Икмәк! Ару-талуны белмичә җан тирен агызып эшләү нәтиҗәсендә туган хезмәт җимеше ул. Икмәккә игенченең җан җылысы салынган. Җиргә иң якын торган шагыйрь буларак Илдус Гыйләҗев бик күп шигырьләрендә игенче хезмәтен зурлады, ипекәйгә мәдхия җырлады. Иген игүдәге уңышлары өчен Илдус Гыйләҗев үз вакытында ВДНХның көмеш медале, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. СССР Министрлар Советы премиясенә лаек булды. Ул Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. 1985-1990 елларда Татарстан Югары Советының унберенче чакырылыш халык депутаты. Аннан соң да сайлыйсы булган, тик «татарның акылы арттан» шул...

Кичәдә шагыйрьнең бик күп шигырьләре яңграды. Аларны мәдәният йорты директоры Ленар Ихсанов, сәнгать җитәкчесе Илмира Батыргәрәева, мәдәният йортын 20 елдан артык җитәкләп, лаеклы ялга киткән, «Азнакай районына 90 ел» (2022) медале белән бүләкләнгән Земфира Газизова, пенсиядәге укытучылар Гөлчирә Ганиева һәм хезмәт ветераны Розалия Сәхауовалар укыды.

Шагыйрь тормышы белән бәйле истәлекләр кызыклы да, гыйбрәтле дә иде. Алар белән уртаклашучылар кат-кат өстәмәләр кертеп, кичәне җанландырып җибәрде. Авыл ветераннар советы рәисе, элекке авыл советы рәисе, пенсионер укытучы Рузилә Зарипова, шагыйрьнең сыйныфташы Рәфәт Миргалиев, бертуган сеңлесе Розалия Әһлиуллина, кызы, үзешчән композитор Резеда Гыйләҗева һ.б.ларны кичәдә катнашучылар бик бирелеп тыңлады.

Урсай авылыннан чыккан танылган шәхесләр – шагыйрь Илдус Гыйләҗев һәм Татарстанның халык артисты, композитор Әнвәр Шәрәфиевләрнең исемен мәңгеләштерү буенча чаралар күрү турында тәкъдимнәр дә булды. Авыл җирлеге башлыгы Зилара Рәхимҗанова үз чыгышында мәдәният йортының 2нче катында урнашкан китапханә эчендә музей оештыру фикерен хуплады. Күп еллар авылда ФАП мөдире, соңгы 5 елдан артык чорда авыл җирлеге белән идарә итүче җитәкче проблемалар белән уртаклашты. Аларның берсе – авыл халкы кызу темплар белән кими бара. Соңгы 5 елдан артык вакыт эчендә авыл халкы 1 меңнән алты йөзгә калган. Бу хәл өстәге җитәкчеләрне дә борчый булса кирәк. Тик, соңга калу куркынычы бар.

Колхозлар бетү – авыл бетүгә китерде. Авылдагы балалар бакчасына 5 бала йөри, урта мәктәптә 40 бала укый. Шуларның башлангыч сыйныфларда укучы 9-ы авылдаш шагыйрьне искә алу кичәсенә килгән. Калганнары – дәрестә. Болар авылның соңгы балалары булырга мөмкин. Әле 8 чакрым ераклыкта гына урнашкан, райондагы иң зур авыл, элекке район үзәге булган Тымытык урта мәктәбенең 5-11 сыйныф укучыларын, үзләрендә ел башында ремонт башлану сәбәпле, Урсай мәктәбе үзенә сыендырган. Алар 104 бала.

Моннан 20 ел элек Илдус Гыйләҗевнең 60 яшен үзе укып чыккан Урсай мәктәбендә зур бәйрәм итеп үткәргәннәр иде. Ул вакыттагы тантаналы чараны алып барган, РФ Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы һәм Татарстанның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән, 30 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып бүгенгәчә эшләүче Фәйрүзә Гарифуллина үз истәлекләрен сөйләде. Ул вакытта төшкән төсле фотода күренгәнчә, язучылар Зиннур Мансуров, Рафис Корбанов, Рәшит Ягъфәров, шагыйрьнең университеттагы укытучысы, профессор Флера Сафиуллина, Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, шагыйрьнең мәктәптәге укытучысы, күренекле авыл хәбәрчесе Тәкыя Шәрипова һ.б.лар Илдус Гыйләҗевне котларга килгәннәр. Авыл өчен нинди горурлык! 

Әнә шундый тирән уйларга сала торган кичәләр оештыручы авыл мәдәният хезмәткәрләренә, китапханәче Флүзә Мөниховага аерым рәхмәтләр әйтеп, чәй өстәле артында гапләшеп тә алгач, өйләребезгә таралыштык. Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова тарафыннан имзаланган Мактау грамотасын авылдашыбыз Флүзәгә тикмәгә генә бирмәгәннәр икән!

Һәр мизгелен олы бәхет саныйм
Җир өстендә узган елларымның.
Оҗмах бакчасында йөргәндә дә,
Туган якка карап елмаермын…
(Илдус Гыйләҗев)

 

Хәким Гыйләҗев 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading