Тоттык бит! Әбри Хәбри җәйләрен кая югалып тора икән дисәгез, эш өстендә тоттык.
Туган авылы – Мүлмәдә (Биектау районы) ике катлы йорт салып ята икән. Алпавытныкы кадәр!
– Күптәннән йорт салу хыялы белән яши идем. Туган йортым бик иске, кышларын салкын, нигезләре дә беткән иде – 1964 елда ук салынган бит, кыегаеп, тезләнеп, җиргә сеңеп барса да, үзем дә әле аякка басмаган килеш йортка тотына алмадым. Гаилә коргач, беләсез, бер-бер артлы балалар алып кайттык. Аллаһка шөкер, балалар үсеп, үзебез әйбәт кенә акчалар эшли башлагач, мая тупладык та тәвәккәлләдек. Дөрес, йортны зурайтасы килеп, янкормалар да ясаган идек, нигезләрен дә ныгыттык дигәндәй, сүткәч килеп чыкты – өч төрле нигез ташларында утырган. Шуларны берләштереп, өсләренә бетон плитә коеп, яңа йорт диварларын өйдек, – ди Әбри Хәбри үзе.
– Йортыгызның проекты да үзгә, әмма бик матур! Үзегезнең фантазияме, әллә белгечләр киңәш иттеме.
– Әлбәттә махсус бригада ялладым. Мин яңа йортны менә шулайрак күз алдына китерәм дип рәвешен кәгазьгә үзем сызып күрсәттем генә, алар исә проектын, дизайнын эшләделәр. Кысылып йөрмәдем, үзләре дә булдыклы егетләр, ашыкмыйча гына ике атна буе диварларын өйделәр. Күрәсез һәр кирпече бик пөхтә куелган, тип-тигез.
– Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы дигән борынгылар. Йортның түбәсе, тәрәзә-ишекләре куелган, җәй ахырына өлгертеп керерсез дә кебек.
– Сез алай ашыкмагыз әле. Диварларын ике атна эчендә өеп киттеләр дигәч тә, кызу темплар белән салынган йорт түгел бу. Өченче ел сүттек, узган ел диварларын өеп, түбәсен яптырдык, ишек, тәрәзәләр куйдырдык. Быел менә эчке эшләренә керештек. Максат беренче катны җиренә җиткереп эшләп чыгу, ә икенче катның идәннәрен генә җәйдек әле. Акчаны эшли торабыз, шушы йортка сала барабыз.
– Йортта ничә бүлмә булачак?
–Өч бүлмә, зал һәм аш бүлмәсе. Гомуми мәйданы эчке яктан 120 квадрат метр.
– Күрәм, мунча йорттан аерым эшләнгән.
– Әйе, гараж да, мунча да аерым. Мунча янындагы бассейнны абый белән икәү керамзит блоклардан күптән эшләп куйган идек. Буе – 5, киңлеге – 4, ә тирәнлеге 2 метр!
– Йорт төзелешенә ничә сум акча кереп китте?
–Анысы сер булып калсын, күп инде, күп.
– Йортны сүтәргә керешкәч, әниегез – Гөлсинә апаны үзегез янга, Казанга алып киткәнсез. Авылны әле дә сагынамы?
– Алып киткән елны бик өзгәләнде. Ике сүзнең берсендә авыл диде. Хәзер күнегеп китте, шәһәрдә бигрәк рәхәт икән яшәргә, ди. Авылга кайтасы килә дигән сүзен дә ишетмибез. Олы кызыбыз Камилә җәен эшкә керде, аңа 17 яшь. Бүгенге яшьләрдә тормышка берегү дигән әйбер бик көчле, буш вакытларында акча эшләргә тырышалар, әйбәт күренеш дип саныйм мин моны. Дамир улыма 13 яшь, без эштә чакта әбисенә ярдәмче – Хәлимәне караша. Төпчеге ике яшь ярымлык кына әле.
– Авыл ягына йөгерүегезгә хатыныгыз каршы түгелме соң? Бетмәде инде бу авыл юлы димиме?
– Гөлчәчәк үзе дә авыл кызы, ничек сүз әйтсен инде? Авылдан чыгып киткән көннән бирле бер хәл – буш вакытым булуга туп-туры авылга таям мин. Авылдан беркайчан да аерылмадым, авылдашларым да белә, күреп торалар. Олыгайгач, Гөлчәчәк белән шушында кайтып төпләнәчәкбез дә.
– Бәрәңгеләр дә, яшелчәләр дә утырткансыз.
– Бакчада бер чабата сыярлык та буш урын юк анысы, Гөлчәчәкнең биле тураймый инде, кайткан саен ул бакчада, мин өй эчендә кайнашам.
– Әтиегез Галимулла абый кайтып күрсә монда матурлыкны...
– Кызганыч, әти иртәрәк китеп барды шул. 18 ел элек 65 яшендә йөрәктән өзелде. Исән чагында йорт саласы иде дигән сүзен ишетмәдем. Ир кешенең 3 бурычы бар – агач утыртырга, өй салырга тиеш һәм аның тагын ир баласы туу да шарт, диләрме әле? Әти белән 7 нче сыйныфтан агач утырта башлаган идем. Урман хуҗалыгында эшләүче егетләр дә агач үсентеләре бик күп бирде, өй тирәли дә, авыл буена да шактый утырттым. Улым да бар! Инде менә өйне дә салып бетерсәм, бурычымны тулысынча үтәгән булам.
– Бу йортны салып бетерер өчен тагын ничә ел вакыт кирәк дип уйлыйсың?
– Яңа җиһазлар алып кую, идәнгә яңа йомшак келәмнәр алып җәюләрне дә күздә тотсаң, тагын 5 ел вакыт кирәк булыр әле. Быелга менә ут белән газ кертергә исәп, вакыт калса түшәмнәрне, диварларны матурлап бетерәсе... Эш күп, иң мөһиме, исән-сау булыйк!
–Уңышлар, өй туйларында бергәләп бәйрәм итәргә, ә аның өчен һәммәбезгә дә исән-имин булырга язсын!
–Амин!

Комментарийлар