16+

Айдар Фәйзрахманов: “Автобуста сөйләшергә ярамый”

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановны күпләр Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе буларак та белә.

Айдар Фәйзрахманов: “Автобуста сөйләшергә ярамый”

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановны күпләр Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе буларак та белә.

Бу ансамбльдә чыгыш ясап эстрадада үз урынын тапкан җырчылар да бихисап. Әңгәмәләребездә һәрберсе Айдар абыйның ансамблендә үзенчәлекле кагыйдәләр барлыгын ишарәләп үтте. Без ансамбльдәге тәртипләр турында Айдар Фәйзрахмановның үзеннән сорарга булдык. 

– Мин бик төгәл, тәртипне яратучы кеше. Бу гаиләгә дә, тормышка да, эшкә дә кагыла. Ансамбльдә булган кагыйдәләрнең нигезе минем гаиләдә алган тәрбиямә һәм, әлбәттә, эш урыннарында алган тәҗрибәмә бәйле. Опера һәм балет театрында эшлисең килсә, чын җырчы буласың килсә, катгый кагыйдәләргә, кысаларга кермичә генә үсеш алып булмый. Репетициягә соңга калу турында сүз кузгатып та тормыйм. Тавышка хилафлык китерү, икенче көнне спектакль булуын белә торып ниндидер ярамаган эшләр эшләү дә мөмкин түгел. Чит илләрдә зур, дөньякүләм танылган театр артистлары белән дә таныштык. Алар автобуска кереп утыргач та, сүзсез, абсолют тынлыкта баралар иде, чөнки артист бөтен уй-фикере белән сәхнә, киләсе чыгышы турында уйлый. Безнең автобуста да шулай, сөйләшергә ярамый. Автобус – ул ял итү урыны. Без концерт куярга барабыз икән, димәк, бөтенебез дә бер үк халәттә, югары дәрәҗәдә тамаша күрсәтү турында уйларга тиеш. Бер-беребез белән сөйләшеп, тынычлыкны бозып комачауламыйбыз. Концерттан соң да шулай. Чөнки, балаларым (Айдар абый ансамбль артистларын шулай дип атый) арган булалар. Алар шулкадәр бу тәртипкә күнегеп бетәләр ки, хәтта башка коллективлар белән бергә йөрү бераз кыенрак та тоела башлый. Автобуста сөйләшмәү кебек таләпләрем читтән караганда сәеррәк тоелса да, аның нигезендә бары тик матурлык ята. 

– “Кагыйдәләрегез бигрәк мәзәк”, – дип әйтүчеләр бармы?
– Шәхсән миңа андый фикер әйтүчеләр юк. Гомумән, ансамбльдә эшләп, аннан эстрадада үз юлларын тапкан шәкертләрем дә бар. Алар да ансамбльдә эшләгән елларын җылы итеп искә алалар. “Ансамбльдә эшләгән елларыбыз иң матур чор булган икән”, – дип килеп әйтүчеләр дә бар. Безнең ансамбльдә бернинди тәртипсезлек юк. Бернинди бүлешү, төркемләп-төркемләп аралашу да хас түгел. Без – бер йодрык кебек. Бу бик кадерле хисләр. Мин аларга ансамбльдәге артистларга да балаларым дим, чөнки алар, беренчедән, минем балаларым яшендә, икенчедән, үз балаларым кебек якын. Мин гел аларның тормышларын тагын да яхшырак итү күзлегеннән чыгып эш итәм. 

– Кагыйдә бозган өчен җәза бармы соң?
– Әгәр кеше даими рәвештә кагыйдәләрне боза икән: “Энем, исән-сау бул. Син минем таләпләремә туры килмисең”, – дим. Бернинди үпкәләү, ызгыш-талашсыз китәләр. Мәсәлән, бераз хәмер кабып эшкә килү. Бу инде бөтенләй башка сыймый торган хәл. Бервакыт бер егетебез кичтән нәрсәдер бәйрәм итеп, иртән автобуска соңга калган иде. Без әле юлга кузгалмаган идек, тик шулай да автобустан төшереп: “Энем, гафу ит. Тик син бүтән бездә эшләмисең”, – дидем. Шулай бу теманы яптык. Икенче көнне ул минем янга килеп гафу үтенде, әмма безнең эшебез төгәлсезлекне кичерә алмый. Мин бит киң тамашачы хозурына дәүләт ансамблен алып чыгам. Ә ул кеше ансамбльнең эшенә хилафлык китерде.   

– Сезгә ярау бик кыен кебек. Чыннан да шулаймы?
– Мин кешене эшкә алганда аның сәләтенә генә түгел, уй-фикерләренә, нинди максат белән ансамбльгә килүенә дә игътибар итәм. Артист кайда эшкә урнашырга теләгәнен аңларга тиеш. Башта кеше белән танышам, аннан аны ансамбльнең кагыйдәләре белән таныштырам. Ул безнең кагыйдәләргә туры килә икән, димәк, эшкә алабыз.

– Уку йортлары артистларга тәрбия, һөнәри этика кагыйдәләрен аңлатамы?
– Уку йортлары тәрбия бирә, әлбәттә. Әмма ул ансамбльдә эшләүче артистның дәрәҗәсенә үк җитми. Беренчедән, студентларны бер генә юнәлеш буенча әзерлиләр: йә җырчы, йә биюче, йә инструментта уйнаучы. Ә балаларым ул яктан универсал. Бер үк кешеләр бии дә, җырлый да, уен коралларында да уйный. Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле дөньякүләм дәрәҗәдә бу юнәлештә эшләүче санаулы ансамбльләрнең берсе. Тагын бер таләп: ансамбльгә бары югары белемле артистларны гына кабул итәм. Бүгенге көндә егетләргә ихтыяҗ бар. Әгәр безнең таләпләргә туры килә торган егетләр булса, мин аларны кабул итәргә әзер. 
 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading