16+

Айрат Закиров: «Кеше миңа нинди мөнәсәбәттә булса, мин дә шулай җавап бирәм»

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән атказанган артист Люция Мусинаның уллары – Айрат Закировны сәхнәдә биеп саксофонда уйнавыннан беләләр.

Айрат Закиров: «Кеше миңа нинди мөнәсәбәттә булса, мин дә шулай җавап бирәм»

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән атказанган артист Люция Мусинаның уллары – Айрат Закировны сәхнәдә биеп саксофонда уйнавыннан беләләр.

Сәхнәдә генә түгел, тормышта да бер минутта тик тормый икән ул. Журналист өчен Айрат Закиров – иң шәп әңгәмәдәш. Мин бирмәгән сорауга да җавап биреп куя, гадәттә сөйләнми торган әйберләрне дә ачып сала. Айрат: “Һәр сүземне уйлап әйтәм”, – ди. Сөйләгәннәрен ничек бар, шулай язып чыксаң... Курыкмый, үз сүзен өзеп әйтә. “Мин бит ялганламыйм һәм яшермим”, – ди.

– Сабан туйлары үтте. Син, ялгышмасам, узган ел гер дә күтәрдең. Быел булдымы?

– Быел бер көн эчендә Балтачның дүрт авылында булдым. Әле тагын Сабан туйлары бар, аларда да эшлисе була. Быел гер күтәрә алмадым, чөнки әзерлеккә генә ярты сәгать вакыт кирәк. Гер күтәргәннән соң, нәтиҗәсен көтәсе, озакка сузыла. Шуңа Сабан туенда эшләдем генә.

– Гер спортына ничек кереп киттең?

– Балачакта футболчы булырга хыялланган идем, ләкин тырышлык җитмәде, ташладым. Тулаем спортзалга 15 яшьтән үк йөрим. Әмма үземне физик яктан камил формада дип әйтә алмадым, гер белән кызыксынуның сәбәбе дә шул. Бер ел эчендә зур нәтиҗәләргә ирештем. Хәзер дә даими шөгыльләнәм. Ике 32 килограммлы герне рывок белән 15 тапкыр күтәрәм. Кимчелегем бар: куллар йомшак, шуңа сөял чыга. Үзлегемнән түгел, тренер белән шөгыльләнәм. 100дән артык тренировка үттем. Һәр эшнең  максаты булырга тиеш инде. Ким дигәндә спорт мастеры кандидаты исемен аласы килә.

– Интервьюларда төркемнән китүне: “Аппаратура ташыйсы килмәде”, – дип тә аңлатасың. Хәзер гер белән шөгыльләнгәч, бу авырлык түгелдер.

– Мин һәр төркемдә дә аппаратура ташымадым. Бу күбрәк Илсөя Бәдретдинова төркеменә кагылды. Концертка кадәр аппаратура җыясың, өч сәгать концертта эшлисең, аннан тагын аппаратура ташыйсың, төне буе юлда, тагын җыясың, репетицияләр... Һәм бу – көн саен кабатлана. Шәхси тормышка, сулыш алырга да вакыт калмады.

– Син кайсы артист белән эшләмәдең дип сорау җиңелрәктер, мөгаен. Шулай да, кемнәр белән хезмәттәшлек иттең?

– Иң беренче артистлар – әти-әни. Балачактан шоу-бизнесның нәрсә икәнен күреп, белеп үстем. Кирәкмәгән әйберне дә күрдем. Әти-әнинең төркемен исәпкә алмасак, беренче зур тәҗрибә биргән җырчы – Рифат Зарипов. Аппарат җыя башладым, үзем яши башладым. Эстрада дөньясына Рифат абый кертеп җибәрде. Аның өчен бик рәхмәтлемен. Хәзер дә аралашып торабыз. Аннан Алмаз Мирзаянов хәбәргә чыкты. Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар белән эшләдем. Бик күп районнарда гастрольләргә йөрдем, тәҗрибә тупладым. Алар турында да бер начар сүз әйтеп булмый. Мирзаяновлар белән эшләгән вакытта Филүс абый Каһиров белән дә эшләдем. Аның төркеме бөтенләй – курорт. Анда эшләүчеләр концертларга ял итәргә килә. Төркемдәге һәр музыкант үзенең уен кораллы буенча иң-иңе диярлек. Гадәти тормышта алар укытучылар, остазлар. Шунысын да әйтәсем килә әле, иң яхшы түләүче артист – Филүс Каһиров. Ул музыкантның тырышлыгын, аның никадәр көч түккәнен аңлый. Күп артистлар музыкантларның кадерен белми.

– Филүс Каһировтан соң кемдә булдың инде?

– Нижгар якларында Динара Рәхимова белән эшләп алдым. Рәхәтләнеп ял иттек, ашадык, эчтек, тагын эчтек...

– “Эчтек” сүзен ничек аңларга бу очракта?

– Компот эчтек. Ике мәгънәле итеп сөйләшергә яратам. Кем ничек тели, шулай аңлый. Кемнең нәрсәсе авырта диярсең. Кайвакыт социаль челтәргә урнаштырган бер видеодан да бәхәс туа. Берәү: “Син нишләп алай сөйлисең?” – ди. Икенчесе: “Ул бит бөтенләй башка әйбер турында сөйләде, сез ник алай язасыз?” – дип җавап кайтара. Динара Рәхимова төркеменнән киткәч, музыка көллиятендә дәүләт имтиханнарын тапшырдым. Көллиятне тәмамлаганда, Илсөя Бәдретдинова төркеменә керергә хыялланган идем. Алар яшь талантлар эзли иде. Мин аңа яздым, очраштык. Эшләдек. Илсөя Бәдретдиновадан соң Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар төркемендә “шабашка” булды. Концертларда чыгыш ясармын дигән идем, күбрәк банкетларда эшләдек. Мин дә аларга үземчә файдалы, алар да миңа файдалы булды. Чын күңелдән рәхмәтлемен. Минем үтенечләремне дә үтәделәр. Шәрипҗановлардан соң Согут Гәрабстанына киттем.

–  Гарәпләрне дә шаккаттырып кайтырга җитештеңме?

– Әйе, өч ай эшләдем. Зур сәфәр булды ул. Башта музыкаль төркем белән чыгыш ясый идем. Аннан мине күреп алдылар да, аерым чыгышларга да чакыра башладылар. Гомеремдә беренче тапкыр бизнес-самолетларда да йөрттеләр.

– Ни өчен Гәрабстанда гына калмадың? Акчасы да яхшы булган бит...

– Дөресен әйткәндә, бер кызга гашыйк булган идем, йөрәгемне яралады. Шуннан айныр өчен кайтып киттем. Аннан Вадим Захаров белән эшләргә килештек. Вадим абый белән эшләү нинди артист булырга кирәклеген ачты. Яхшы якларын да алдым, начарын да һәм бу миңа хәзер дә ярдәм итә. Аның өчен бик рәхмәтле. Ул: “Зөһрә Шәрифуллинада эшләгәндә ничә еллык тәҗрибә тупладым”, – дип әйтә иде. Вадим абый үзендә булган бар тәҗрибәсен миңа бирде.

– Вадим Захаров төркеменә адашып кына эләккәнсең кебек тоела иде. Икегез ике дөнья бит...

– Вадим абыйга: “Ник тотасың син бу егетне?” – дип күп яздылар. Бу – шоу-программа. Барысы алдан сөйләшенгән иде. Хәтта җырда кроссовкиларымны салып ыргыту да. Без инь белән янь кебек булдык. Кешеләр шуны истә калдырды да. Мин дә, мактанып әйтмим, ләкин программага үзенчәлекле ямь биреп тордым.

– Ләйлә Галиева белән юлларыгыз ничек кисеште?

– Вадим абый концертларын өстен куйды. Мин төркемгә килгәндә алдан ук: “Минем өчен банкетлар беренче урында”, – дидем. Вадим абый концертларны ял көннәренә куйгач, китәргә туры килде. Казан концертларын гына эшләдем. Берничә көннән Ләйлә Галиева язды. Үз бәямне әйттем, шунда ук ризалашты. Концертта саксофонда уйнарга гына түгел, җырларга да тәкъдим итте. Ә мин куш куллап риза. Әйбәт түли, үземнең җырымны башкарам, концертлар графигы уңайлы. Мин – канәгать.

– Гаиләң турында да сорыйсым килә. Әти-әниләрең белән бергә яшисеңме?

– Ярты ел фатир арендалап үзем генә яшим. Чыннан да, олы кеше буласың килсә, үз тормышыңны үзеңә корырга кирәктер. Һәркем үз тормышы өчен җаваплы булырга тиеш.

– Күптән түгел генә: “Җырчылар эт яки песи булса, шулай сөйләшерләр иде” дигән видеолар өчен гафу үтенергә дә туры килде. Моны алдан белеп эшләдеңме?

– Мин аны яшермим дә. Хәзерге вакытта аудитория туплау, җыю өстендә эшлим. Әлбәттә, интернетка куйган видеолар ул – образ. Үземне бераз ямьсез тотуымны шулай аңлата алам. Ләкин бу – кешегә ошый. Бер ел эчендә социаль челтәрләрдә сәхифәмне актив алып бара башлагач язылучылар саны да, урамда танучылар саны да, мәҗлесләргә чакыручылар саны да артты. Социаль челтәрләрдә эшләүнең сере гади: иң мөһиме истә калырга.

– Әти-әниләрең синең видеоларны карыймы?

– Әти күп видеоларны күрми, чөнки ул социаль челтәрләрдә “утырмый” диярлек. Тулаем,  “Алай әйтмә инде”, – диләр. Ләкин бу минем тормыш, аның өчен үзем генә җаваплы. Мин гаделсезлекне яратмыйм. Әгәр аны күрәм икән, үз сүземне әйтәм.

– Син кемгә күбрәк охшаган: Рөстәм Закировкамы әллә Люция Мусинагамы?

– Үземне күбрәк әнигә охшатам, әтигә охшаган яклар да күп. Кем ничек әйтә инде. Әти-әни белән араларыбыз якын. Әни – дустым да, сердәшчем дә. Ә әти белән ир-егетләрчә сөйләшәбез. Ул төгәллекне ярата.

– Син нинди абый?

– Сеңлем Миләүшәне бик яратам. Ул хәзер Мәскәүдә ГИТИСта белем ала. Балачактан араларыбыз якын иде. Социаль челтәрләргә видеолар куйганчы да, кайчак аның белән киңәшләшеп алам.

– Дусларың бармы? Үзең яхшы дусмы?

– Егетләр арасында юк диярлек. Танышлар күп, әлбәттә. Ә дусларны бармак белән санарлык. Үземне яхшы дус буларак бик күп тапкыр күрсәттем. Кызганыч, яхшылыкны йомшак күңеллелек итеп кабул итеп, файдаланучылар да булды. Хәзер алай дуслашып, янып-көеп йөрисе дә килми. Шунысы хак: дуслыкны көнчелек бетерә.

– Дустыңның йөргән кызы белән очрашыр идеңме?

– Андый хәлнең булганы юк һәм булмасын да, Аллаһ сакласын.

– Күпләр синең турында: “Ул үзе турында бик югары фикердә”, – ди. Килешәсеңме?

– Килешәм, бу факт. Мин монда бер начар әйбер дә күрмим. Күп артистлар музыкантларның үз фикере булмауга, дәшми калуына күнеккән. Мин эстрадага килгәндә үк үземне шулай куйдым. “Йолдызлык чире” белән авырый дип тә әйттеләр. Юк. Кеше миңа карата нинди мөнәсәбәттә булса, аңа шулай ук җавап кайтарам. Тамашачылар артистларның чын йөзен белеп бетерми, шуңа күрә минем җаваплар дорфа тоелырга да мөмкин.

– Кешеләрне үпкәләтүдән курыкмыйсыңмы?

– Мин сүземне уйлап, үлчәп әйтәм. Кешеләр дөреслеккә үпкәлиләр икән инде, бу аларның проблемасы. Үпкәләгәнче: “Ни өчен минем турында алай әйтәләр икән?” – дип уйланырга кирәктер. Ике йөзлелекне яратмыйм.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading