16+

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина бозаулар асрый башлаган

Иҗат эше гөрләп торса да, бу арада гына концертлар булмаска мөмкин дигәч, 70 тавык һәм ике бозау алып куйдык. Сыерларны бетергәннән соң бушап калган мал абзары җанланып китте. Үзебезгә дә рәхәт булып китте.

Эстраданың яшь һәм талантлы гаиләсе Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина авылда тавыклар һәм бозаулар асрый башлаган. Бу хакта безгә Алмаз үзе сөйләде.

- "Концертлар, мәҗлесләр булмый", дию белән җыендык та Зөлфирәнең туган ягы - Теләче районы Сауш авылына кайтып киттек. Якын бит. Фатирга ремонт ясап бетергән идек кенә әле, суыткычны сүндереп кайтып киттек.

Гастрольләрдә йөреп әти-әниләргә игътибар күрсәтергә вакыт калмый иде, тегендә-монда йөреп рәхәтләндек. Минем әти-әни Мөслим районы Татар Бүләре авылында. Анда берничә генә көн торып киләбез, күбрәк Саушта торабыз. Сәбәпләре күп. Дәү әни дә мәрхүм булгач, әби өйдә үзе генә калды, аңа иптәш буласыбыз килә. Казан якын, эшләр буенча тиз генә барып кайтып була. Яңа җырлар яздыру, сәхнә киемнәре тектерү өчен гел йөреп торабыз.

Иҗат эше гөрләп торса да, бу арада гына концертлар булмаска мөмкин дигәч, 70 тавык һәм ике бозау алып куйдык. Сыерларны бетергәннән соң бушап калган мал абзары җанланып китте. Үзебезгә дә рәхәт булып китте.

Иртүк торып әкренләп бакча башындагы печәнне чаптым. Чалгы белән чаптым. Игәү белән чалгы үткенләгән тавыш сагындырган. Көннәр буе триммер тавышы гөжли бит авылда. Печән күп булганда уңайлы ул, ә монда тәмләп кенә чабырлык. Киптереп сәндрәгә ташып куйдык.

Иртән торып тизрәк абзарга чыгабыз. Печән исенең тәмлелеген әйтеп аңлата торган түгел. Балачакта зур-зур олаулар белән алып кайта идек, авылның һәр тыкрыгына кадәр шул ис тула торган иде. Шул чакларга әйләнеп кайткан кебек булдым. Эш күп, Аллага шөкер. Шул эшләрне эшлисе килеп торырлык күңел рәхәтлеге, тән сихәтлеге генә бетмәсен инде, - дип сөйләде авыл тормышы турында Алмаз Мирзаянов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул хәтле тәмле итеп тасвирлаган,эш яратып ускән яшьләр генә шулай яза белә.Уңышлар Сезгә балалар.Табигать шундый матур,көч жыеп,сәхнәдә ,матур жырларыгыз,шигырьләрегезне көтеп калабыз.

    Мөһим

    loading