16+

Алсу Фазлыева: "Бу баланы мин бик озак көттем..."

Бәби тапканда Азат та Алсу янында булган, чөнки фотоларда бәби янында ир-ат кулы.

Алсу Фазлыева: "Бу баланы мин бик озак көттем..."

Бәби тапканда Азат та Алсу янында булган, чөнки фотоларда бәби янында ир-ат кулы.

Сөенче!
Фазлыевларның кызлары туды!

Әлеге шатлыклы хәбәр белән иң беренче булып Азат уртаклашты.
"Мин бәхетле!
Мин КЫЗ әтисе!
Рәхмәт, Алсуым, бәхет бүләк иткәнең өчен. Азатовна, рәхим ит! Без сине сөеп, яратып кына торачакбыз!" - дип язган ул үзенең Инстаграмында.

Әни кеше дә үз сөенече белән бүлешкән:

Реклама

"Бу баланы мин бик озак көттем... Әйтәм бит: карынымда кыз бала икәнен белгәч, мин моны кешегә сөйләргә түгел, хәтта моның хакта артык уйланып, хыялланып йөрергә дә курыктым. Көн дә Ходаемнан "Бар да яхшы булсын, дүрт саны төгәл булып тусын" дип сорадым.
Әтисе, котлыйм! Без хәзер күпбалалы гаилә! Ике баһадирдай улыбыз һәм кечкенә принцессабыз бар. Аллага шөкер!"

Бәби кичә кич туган. Аңлавыбызча, бәби тапканда Азат та Алсу янында булган, чөнки фотоларда бәби янында ир-ат кулы. Фазлыевлар түләүле клиникада икәнен дә ачыкладык. Сабыйның авырлыгы - 3270 кг, буе - 54 см.

Алсу белән Азатны чын күңелдән тәбриклибез! Дүрт саны төгәл, сау-сәламәт булсын!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алсу, Азат! Чын күңелдән котлыйм сезне. Бәххетегез гомерлек булсын. Тигезлек белән шатланып үстерегез!

    Мөһим

    loading