16+

Алып баручы Рамил Хәйретдинов: «Тормышыбыз икегә бүленде»

Алып баручы Рамил Хәйретдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә әнисе белән булган хәлне сөйләде.

Алып баручы Рамил Хәйретдинов: «Тормышыбыз икегә бүленде»

Алып баручы Рамил Хәйретдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә әнисе белән булган хәлне сөйләде.

Әнисе Резидә ханым хастаханәгә эләккән булган. 
– 2 ай элек, яңа ел алдыннан, көтмәгәндә уйламаганда әнием бик авыр хәлдә хастаханәгә ятты... Дөнья артыннан куып, йөгереп-чабып йөргән тормышыбыз икегә бүленде. Инде өмет юк дигәндә, барлык хәзрәтләргә, шәкертләргә әнием өчен дога кылыгыз әле дип сорадым. 20 ел элек безгә дин сабакларын өйрәткән хөрмәтле Фәтих хәзрәтебез үзе Хаждан: «Барлык Хаҗилар белән бергә Әниең өчен Кагъбәтулла каршында дога кылабыз»,- дип язгач, өмет уянды. Аллаһка шөкер, авыр чакта бөтен дусларым, туганнарым, дәрәҗәле абзыйлар бөтен яклап ярдәм кулын сузды, барсына чиксез рәхмәт аерым зур рәхмәт барлык медицина хезмәткәрләренә-алар чын герой. Дәвалану дәвам итә, иң куркынычы инде артта калды дип өметләнәбез, – дигән ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading