16+

Анастасия Макарова: “Иҗади кризис кичердем”

Рус кызы Анастасия Макаровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгәч, халык ике төркемгә аерылды.

Анастасия Макарова: “Иҗади кризис кичердем”

Рус кызы Анастасия Макаровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгәч, халык ике төркемгә аерылды.

Кемнәрдер, Анастасияне яклады, ә башкалар - яманлады. Җырчы белән күрешкәч, бу хакта сүз кузгаттык.
- Татарстанның атказанган артисты исемен алдыгыз. Көттегезме?
- Дөресен генә әйткәндә, бу беренче чиратта тамашачы алдында бик зур җаваплылык. Татарстанның атказанган артисты булгач, сәхнәгә чыгу тагын да ныграк дулкынландыра. Тамашачыга яңалык, эксклюзив продукт тәкъдим итәсе килә. Җырларым һәркемнең йөрәгенә барып җитсен иде. Мин сәхнәгә чыккач, кешеләр: “Анастасия Макарова, чыннан да, бу исемгә лаек”, - дип әйтерлек булсын.

- Сезгә исем бирүне тамашачылар ничек кабул итте?
- Кешеләр күп бит, шуңа күрә фикерләр дә төрле. Мин барлык фикерләрне дә кабул итәм, чөнки һәркем аны үзенчә аңлата. Лаеклы түгел дип әйтүчеләргә лаеклы булуымны исбатлау минем эшем. 

- Күптән яңа җырлар чыгармыйсыз...
- Бер ел дәвамында яңа җырлар иҗат итмәдем. Иҗатыма бераз күзәтү ясадым. “Тамашачыга нәрсә бирә алам?” - дип уйландым. Иҗади кризис кичердем. Хәзер сәхнәдә чын Анастасия Макарова, үзем булып каласым килә. Бу да җиңел генә бирелми.

- Шәхси тормышта яңалыклар бармы?
- Бу минем өчен авыр сорау. Әлегә мин теләгән сценарий тормышка ашмый әле. Әни буласым, гаилә корасым килә дип әйткән идем инде. Мин әзер! Әмма әзер булып кына да, барысы син дигәнчә генә булмый шул. Насыйп ярымны көтәм, шәхси тормыш җайланыр дип өметләнәм.

- Бер интервьюда сез: “Татар  егетенә кияүгә чыгар идем”, - дигән идегез. Бу фикер әле дә актуальмы?
- Әлбәттә. Тормыш иптәшем татар егете булса, шатланачакмын. 

- Хәзер сезнең идеалдагы ир-ат нинди ул?
- Юмарт, җаваплы кеше булсын иде. Ир белән хатынның тормышка карашлары туры килергә тиеш дип уйлыйм. Миңа - ир-ат белән, ә ир-атка  минем белән кызык, рәхәт булуын телим. Ике кешенең дә хисләре җаваплы булсын иде. Мондый идеалны табу кыен, билгеле, әмма өметемне өзмәдем әле. 

- Үз өлкәгездән ир-ат белән гаилә корыр идегезме?
- Тормыш иптәшем буларак иҗат кешесен күрмим. Гаиләдә бер иҗади шәхес булу да җитә кебек. Икебез дә һавада очып йөрсәк, ышанычлы гаилә кору кыен булачак.

Язмага реакция белдерегез

3

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading