16+

Әнвәр Нургалиев: “Без гаепләнүчене төрмәгә утыртырга теләмибез. Безгә...”

Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрованың үлеменә китергән котычкыч юл һәлакәте буенча суд утырышлары һаман дәвам итә.

Әнвәр Нургалиев: “Без гаепләнүчене төрмәгә утыртырга теләмибез. Безгә...”

Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрованың үлеменә китергән котычкыч юл һәлакәте буенча суд утырышлары һаман дәвам итә.

33 яшьлек Сәфәрова Чишмә авылында Революция урамындагы баганага бәрелә һәм каза урынында алган яралардан җан бирә. Әлеге факт буенча җинаять эче ачылган иде. Авариядә «Тойота Камри» автомобиленең катнашы бармы-юкмы икәнлеге ачыклана.  Аның йөртүчесе полиция участогына китерелгән.
Җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы, танылган блогер, өч бала әнисе Диана Сәфәрова руль артында булган. Җирле халык әйтүенчә, аның юлын «кистереп чыкканнар». 

Әнвәр Нургалиев белән очрашкач, без суд утырышы турында соңгы яңалыкларны белештек.
- 4-5 утырыш булды инде. Әле тагын утырыш булачак. Бу эшнең ник сузылганын үзем дә аңлый алмыйм. Барыбыз да рухи яктан ардык, аеруча апама кыен. Суд өлкәсендә белемем юк, шуңа күрә яхшы юрист ялладык. Диананың гомерен өзгән машина йөртүчесе үзенең гаебен өлешчә генә таный. Шаһитларның да сөйләгән сүзләре аерыла. Бик авыр процесс. Суд эшләрендә гомеремдә беренче тапкыр катнашам. Бу хезмәтне башкаручы прокурор, адвокат, судьяларга Аллаһ Ярдәм бирсен. Әмма минем сеңлем Диана юк, балаларның әнисе юк. Аны кире кайтарып булмый. Җәза алынырга тиеш.

- Сезнең төп максатыгыз нинди?
- Без гаепләнүчене төрмәгә утыртырга теләмибез. Безгә: “Балаларны карыйм, аларны калдырмыйм, ярдәм итәм”, - дигән сүз кирәк. Гаепләнүчедән әлегә андый сүзләр ишетмәдем. Белмим, ул кеше нәрсә уйлыйдыр. Бәлки, зиһене чуалгандыр. Судья дөрес хөкем чыгарыр дип өметләнәбез. Дәлилләр җыелган. Әлегә балаларны апам карый. Тик аның да яше бара. Мин дә балаларга көчемнән килгән кадәр ярдәм итеп торам. Бәлки, киләчәктә аларны тәрбияләүне үз кулларыма алырмын. 

- Балалар әнисен юксынамы?
- Әлбәттә, юксына, сагыналар. Аеруча Аиша нык кайгыра. Эчтән яна, балакаем. Бәләкәйләре дә гел сорап торалар, аңлап бетермиләр әле. Диананың үлеме күңелдә тирән яралар калдырды. Беренче айны томан эчендә югалып калган төсле иде. Ә вакыт узган саен тагын да авыррак. Барысы да яхшы булсын. Тыныч йокла, сеңлем.

Безнең телеграм-каналга язылыгыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Урыны ожмахта булсын Диананын шул хатле балары жаль инде .анисена исанлек толибез

    Мөһим

    loading