16+

Артист Зөлфәт Закиров: «Берничә тапкыр талашып, кушылдык. Бер ай сөйләшмичә дә тордык»

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Артист Зөлфәт Закиров: «Берничә тапкыр талашып, кушылдык. Бер ай сөйләшмичә дә тордык»

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- Актер өчен көндәшлекне сизү мөһимме?
- Көндәшлек бөтен өлкәләрдә дә бар. Мин бу мәсьәләгә аек акыл белән карыйм. Актер ролендә үзенчәлекле адым кулланса, аңа ак көнчелек уяна. Мәкерле уйлар белән башымны катырмыйм. Миңа яшь буын белән эшләү кызык. Әгәр алар үкчәмә баса икән, димәк, үсәргә кирәк.

- Казан театр көллиятендә студентлар белән эшлисез. Нинди алар хәзерге яшьләр?
- Студентлар уңышка ирешергә тели, актер буласылары килә. Бу мине шатландыра. Хәзерге яшьләр кыю, әрсез. Заманы да шундый. Син булмасаң, башка кеше. Һәркемгә алмаш табып була. Студентларны актер булырга өйрәтмим. Һөнәргә күңел тартылырга тиеш. Юнәлеш бирә алам, тик кешене сүтеп, кире җыярга ярамый. Ул шәхес түгел, минем шәүләм булачак. Һәркемнең үзенең “мин”е бар. Аны үстерергә кирәк. 

- Иҗади кризис булганы бармы?
- Театрдан Рәшит Заһидуллин киткәч төшенкелеккә бирелдем. “Хәзер нәрсә эшләрбез инде”, - дип уйландым. Бөтенесен ташлап, Мәскәүгә китәргә теләдем. Театрга да кырыс карый башладым. Туфан Рифович (Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов турында сүз) эшкә килгәч тә җиңел булмады. Безгә бер-беребезгә ияләшергә вакыт кирәк иде. Мин аны Туфан буларак белдем. Ул Мәскәүдә ике курс алдан укыды. Үзенчәлекле эш алымнары белән эшебез иҗат белән бәйле булса да, монда холыкны күрсәтеп, киреләнеп утырырга ярамый. Эшләргә кирәк. Тәкъдим иткәнне башта эшләп карарга, аннан соң гына фикер белдерергә мөмкин. Ошамый икән, китәсең. 

- “Тинчурин театры артистлары Камал актерына караганда ныграк кылана”, - дип әйтүчеләр булды. Килешәсезме?
- Сәхнәгә чыгып, үзегез кыланып карагыз. Җиңелме икән? Бу сүзләрне үземә әйтүчеләр дә булды. “Кияү урлау” спектакленнән соң, бер ханым Салават Хәбибуллин белән уйнауны хурлады. Иртәгә килегез, шушы ук спектакль бүтән яңгырашта булачак дип әйттем. Бу ханымның тискәре фикер җиткерүе, ролемдә дөрес басымнар ясамыйм дигән нәтиҗәгә китерде. Ни өчен тамашачы мине кылана дип әйтә? Салават белән сөйләштек. Роль, гомумән, башкача ачылды. Тәнкыйть һәрвакыт булырга тиеш. Тамашачы карарга теләгән әсәрне үзе сайлый. Без халыкны җәлеп итәргә, игътибарны яулап алырга тырышырга тиеш.

- “Гаиләбездә матриархат”, - дип әйткән булгансыз. Бу сүзләрне дөрес аңлап бетермәүчеләр бармы?
- “Хатыныңа буйсынып яшисең”, - дип әйтүчеләр булды инде. Аларга аңлатып карарга да тырыштым, тик кеше үзе ишетергә теләгәнне генә кабул итә. Бу мәсьәләдә белем, гыйлем дә җитми, күрәсең. Әлбәттә, тормыш иптәшемнең эшенә кысылмыйм. Айгөл балаларны ачулана икән, мин аларның башыннан сыйпап тора алмыйм. Гаилә бердәм булырга тиеш. Хатыным пешергән ризыкны ашыйм, ул юып биргән киемнәрне киям. Мин көн дәвамында эштә, ә Айгөл балаларны карый. Өйгә кайткач, тормыш иптәшем савыт-сабаны юарга сораса да, ризалашам. Мин аны яратам, хөрмәт итәм. Ял көннәрем дә эштә үтә, ә ул 3 бала белән бер үзе кала. Әйе, без 3 бала әти-әнисе булырга теләдек. Мин зарланмыйм.

- Ничек таныштыгыз соң?
- Илфак Хафизов белән Альбинаның туенда таныштык. Айгөл миңа күрсәтеп: “Бу нинди егет?” - дип сорады. Илфак “Мәскәүдән кайткан дустым”, - дип таныштырды. “Шулаймы? Мин аны бүтәнчә күз алдына китергән идем”, - диде. Бу сүзләре минем күңелемә тиде. “Хәзер күрмәгәнне күрсәтермен әле”, - дип уйлап куйдым. 3 ел очраштык, гаилә коруга бик җитди карадык. 

- Тәкъдимне ничек ясадыгыз? 
- Бик кызык килеп чыкты ул. Ике тапкыр ясалды. Башта тәкъдимне Айгөлнең туган көненә ясадым. Ул вакытта очраша башлаган вакыт кына иде. Мин – Мәскәүдә, ул – Казанда. Айгөлнең эш урынына килеп, тәрәзә төбендә яраткан җырын башкардым. Ул көнне Айгөл “әйе” дип җавап бирде. Тик мөнәсәбәтләребезне ике елдан соң гына рәсмиләштердек. Берничә тапкыр талашып, кушылдык. Бер ай сөйләшмичә дә тордык. Аллаһка шөкер, кавыштык. Шулай бервакыт Айгөл: “Син өйләнергә җыенасыңмы?” - дип сорады. Шул ук көнне туйга әзерләнә башладык. Әти-әниләрдән дә ярдәм сорамадык, алар туйга кунак булып килде, шуңа әзерлек эшләре 9 айга сузылды. 

- Сәхнәдә сөйгән ярлар ролендә дә чыгыш ясарга туры килә. Айгөл көнләшмиме?
- Резедә Гарипованың “Без барыбыз да кешеләр” спектаклендә Гүзәл Галиуллина белән пар булып уйнадык. Озак күрешмичә торганнан соң, геройлар кавыша. Ул көнне сүзләр дә онытылды. Бушлык булмасын өчен Гүзәлне үптем. Спектакльне карарга Айгөл дә килгән иде: “Мине алай үпмисең”, - дип әйтеп куйды. Тормыш иптәшемә игътибар биреп бетерә дә алмыймдыр, шуңа күрә буш вакытны гаилә белән үткәрәм.

- Хатыныгызга сәхнәдә ачык хыянәт итәсез, ә тормышта? 
- Минем пычранасым килми. Без идеаль гаилә түгел. Авыр вакытлар да була. Без проблемаларны сөйләшеп хәл итәбез. Ачуны күңелдә сакларга ярамый. Ул гаилә тормышын бозачак. Тормышым белән канәгать. Бергә төзегән дөньябызны җимерә алмыйм.

- Балаларга игътибар бирергә җитешәсезме? 
- Вакыт җитеп бетми шул. Балалар да аңларга тырышалар: “Әти акча эшләргә бара”, - диләр. Мин өйгә кайтканда төпчек улым Аяз әнисе белән йоклый инде. Ә Айзилә белән Айзат кайвакыт көтеп торалар. “Әти, әйдә безнең янда ятып тор әле”, - дип әйтәләр. Арып кайткан вакытлар күп була инде. Хатын ашарга бүлеп биргәч кенә кәеф күтәрелеп китә, хәл керә. Балалар белән җылы мөнәсәбәтләр саклана.

- Кеше тырыша-тырыша ябыга, ә сезгә бәхет елмайган шулай бит?
- Тазарырга тырышам инде. Төнлә дә торып ашыйм. Табигать шулай яраткан бит. Анализлар да тапшырып карадым, барысы да яхшы. Иң мөһиме сау-сәламәт булыйк. Баһадир ролен уйнап булмый инде, тик үзеңнең кимчелекләреңнән файда таба белергә кирәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading