Айгөл Бариева: “Начар сүзләрне тормышыннан уңмаучылар яза..."

Социаль челтәрдә Айгөл Бариевага таш булып яуган сүзләр әле бу гына түгел. Араларында: “Бигрәк ачык күлмәк кигәнсең...” — диючеләр дә, “Ирең үлгәнгә күпме генә вакыт үтте, ә син хәсрәтеңне оныттың да...” — дип уклы сүз төбәүчеләр дә бар. Йөрәктәге ярасына учлап тоз сибүчеләргә Айгөл ничек түзә икән? Күңелен төшермичә яши аламы? Тиң канаты сыну — бер сынау, ә нахак сүзләрне ничек җиңәргә? Айгөлнең үзенә шалтыратып белештек.
— Шәхси тормышымда булсынмы, иҗаттамы моңарчы бар нәрсәне йөрәгемә якын ала идем. Хәзер инде элеккеге Айгөл түгел мин, сынаулар мине дә ныгытты. Ниләр генә язмыйлар — берсенә дә исем китми. Дөресрәге, кызганам мин аларны. Тормышта мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген белмичә, наз, игътибар, җылылык күрмичә яшәүчеләрдер, дип уйлыйм. Тормышыннан уңмаучылар дисәм, бәлки дорфарак та яңгырар. Үз исемнәрен дә куймыйлар бит, хәтта фотолары да юк. Фикер йөртүләре үк икенче. Мин үземне дә идеаль кеше димим. Интернетта каранып утырганда ошамаган нәрсәләргә мин дә күрәм, ләкин начар сүзләрне бервакытта да язмыйм. Аңа вакытым да юк. Таныш-дусларыма да рөхсәт сорап кына киңәш бирәм. Әле матур теләкләр язарга онытмасам ярар иде дим, дусларым-танышларымның туган көннәрен онытып җибәрүдән куркам.
— Күлмәгегезгә бәйләнгәннәр...
— Кызыл күлмәктән фотосессия үткәрдек, фотоларны куйдым. Җилкәләре ачык иде, шуннан китте. Ләкин һөнәрем шуны таләп итә:сәхнә, матур күлмәкләр тектерү, яңа җырлау яздыру һәм боларның бөтенесе белән дә тамашачы күз алдында булырга тиешмен. Линарны җирләгәч: “Ник һаман иреңнең фотоларын куясың? Синең генә ирең үлгәнме?” — дип бәйләнделәр. Әти белән әнием кебек Линарым да көтмәгәндә китте, өзгәләнгән көннәремдә шундый сүзләр!.. Әгәр дә үземнекеләргә кагылсалар дәшмичә тора алмыйм. Берсенә дә сүз әйттермим. Кеше башыннан йөрүчеләрне бу юлы да урыннарына утыртым. Шунсыз аларны туктату мөмкин дә түгел. Әле бит балалар да бар, алар укый. Нахакка гаепләргә, әтиләрнең рухларын кимсетергә берәүгә дә юл куймыйм.
— Борынгыларның сүзе хак: үлгән артыннан үлеп булмый. Сезгә дә яшәргә кирәк.
— Әле минем ике буй җиткән баламны урнаштырасым бар. Алар тормышта үз юлларыннан атлыйлар анысы, барыбер әле аларга мин — терәк!
— Линар төшләргә керәме?
— Бик сирәк. Гадәттә, берәр нәрсә буласын белгертеп керә. Беренче мәртәбә кырыгын үткәргән көнне күрдем. Кайтып керде — сөенепләр кочаклап алдым. “Кал инде, — дим. “Китәргә кирәк, анда көтәләр... Минем бер идея бар, план уйладым”, — диде. Шул сүзен берничә кешенең төшенә кереп әйтте, ышанасызмы? Икенче тормыш барлыгына 100 процент ышанырдырды. Икенче юлысы яңа фатирыбызда икән, мин кухняда кайнашам, балалар да өйдә, шаярышалар. Линар кайтып керде. Шул кадәр матур киенгән, килешә үзенә. Киеменең төсләренә кадәр хәтерлим. “Ничек кайтырга булдың?” — дим, кочаклаштык. “Рөхсәт иттеләр. Миңа бит икенче гомер бирделәр”, — диде. Мин ул төшем турында интернетка да яздым. “Бик сирәкләргә эләгә торган бәхет, әмма чын эш. Димәк, җаны икенче кешенең гәүдәсенә иңеп, җиргә кире кайтачак”, — дип күпләр хат язды. Белмим, дөрестерме сүзләре... Әмма минем Линарымны сагынмаган, юксынмаган көнем юк. Гел хәсрәтләнеп тә яши алмыйм, үзе дә риза булмас иде. Исән чагында да матур, шат куңелле булуымны, мине бәхетле итәргә теләде. Җырымдагыча, җитмәде миңа анлы гомер. Ләкин Аллаһы Тәгалә язган язмышларны ризалык белән кабул итәргә кирәк. Аллаһының язганы белән килешмәскә безнең хакыбыз юк. Мондый чакларда һәркем елый, тик үзебезне кызганып.
— Линарсыз тормышка ияләнеп җиттегезме?
— Ияләнеп булмый, билгеле. Кыен. Ял көннәрендә бигрәк тә. Дүшәмбедән җомгага кадәр аны эштә дип уйлыйм. Шимбәдән дүшәмбегә җаныма һава җитми... Яшәр өчен җаным-тәнем, уйларым белән эшкә чумдым. Бер буш вакытым юк, үземә үзем эшне йөкләп кенә торам.
— Әнисе әле дә улының мәрхүм икәнлеген белмиме?
— 86 яшь аңа, зиһене дә чуарлы. Әйтмәдек. Янында бик ешь булабыз. Нишлисең, гомерләр һәркемгә тигез бирелмәгән. Ләкин булган гомеребезне матур итеп яшәсәк иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 апрель 2023 - 08:29Без имениАйгелем минем итзгемэ алып сезне юатасым килэ,каян гына кэч аласыз шундый жылы сузлэр белэн якыннарыгызны якларга, обожаю вас,
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.500
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.1000
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.10502
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.16400
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.64200
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.92400
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.264304
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.41000
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27201
-
4 июнь 2023 - 09:12"Тимер эше үз эченә алып кереп китә, ясаган саен илһамланасың" Азу ярган сәвит сәясәтеннән соң, динебез баш калкыткан еллар кемнең дә хәтерендәдер. Диндар төркемгә иң беренчеләрдән килеп кушылган өлкәннәрдән яшьләрнең дә калышмавы, мәдрәсә тутырып, белем алырга килүләре нур өстенә нур иде!31601
-
3 июнь 2023 - 17:17"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..." Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим. Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар.249602
-
3 июнь 2023 - 14:38Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә? Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.36200
-
3 июнь 2023 - 14:22Ятимлек гомере буена сагалап кына торды аны Хариса апа Нәбиуллина да көчле рухлы сугыш чоры балалары буынының бер вәкиле иде. Әнә шулай диләр балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр, ачынып.121708
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.184700
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.671805
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.727201
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.36400
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.500
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330307
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.138524
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.73800
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика