16+

Азат Хөсәенов: «Ул җыр өчен бер тиен дә түләмәде»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәеновның иҗатын күпләр ярата.

Азат Хөсәенов: «Ул җыр өчен бер тиен дә түләмәде»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәеновның иҗатын күпләр ярата.

Биш йөзләп җыр авторы, спектакльләргә көйләр иҗат итүче Азат әфәндегә 8 майда 65 яшь тула. Үтә тыйнак, ихлас, гади... Азат Хөсәеновка бу сыйфатлары ярдәм иткәнме яки киресенчә, комачаулаганмы? Гармунчы егет ничек тромбончыга әйләнгән? Бу һәм башка сорауларга җавапны әңгәмәбездән табарсыз.

– Азат әфәнде, 65 яшькә иҗатыгыз буенча нинди нәтиҗәләр ясап була?
– Язган җырларым әле дә халык телендә, тамашачы йөрәгендә. 100дән артык спектакльгә көйләр иҗат иттем. Хәзер дә җырлар язарга дип мөрәҗәгать итәләр, шуңа сөенәм. Элек юбилейларда концерт үткәрә идем, быел нишләртер оешып бетмәдем. 

– 8 балалы гаиләдә үскәнсез икән, балачагыгыз җиңел булмагандыр?
– Безнең гаиләбез 10 кешедән торды. Һәрберсен исемләп саныйм әле: әти Нәгырлегаян, әнием Әсхия, абый-апаларым Фәйзелгаян, Асия, Фикус, Илдус, Сафия, Гелүс, сеңлем Фәрсия. Авылда иң зур йорт та безнеке иде, хәтта аны мәдәният йорты белән бутаганнары да булды. Туганнар белән җыелышкан чаклар чын Сабан туена тиң иде, күңелле, рәхәт вакытлар ул. Балачагыма зарлана алмыйм, чөнки һәрвакыт өстәлебездә әни пешергән җылы аш булды. Безгә ашны ашаганнан соң гына итне авыз итәргә рөхсәт иде. Билгеле, 8 балага да җитәрлек ит тә булмагандыр, бәлкем. Тик без беркайчан ачлы-туклы йөрмәдек. Әни гомер буе укытучы булып эшләде, әти мәктәп директоры, район башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын да үтәде. Һәрчак җитәкче урыннарда эшләде, бик гадел, төгәл кеше иде, шуңа күрә безгә каеш эләккән чаклар да булды. Иң кызганычы зур гаиләбездән бакыйлыкка беренче булып әнкәй күчте. 66 яшендә яман шештән вафат булды. 

– Әниегез белән мөнәсәбәтләрегез бик якын иде дип беләм...
– Әни гаиләбезне җыеп торучы кеше иде. Хәзер үземнең 3 оныгым булгач, әнинең хәлен яхшырак аңлыйм кебек. 8 баланың барысына да игътибар биреп, ашарга әзерләп, керләрен юарга ничек җитешкән икән? Әле бит эшен дә калдырмады. Бик тыныч, тыйнак кеше иде ул. Яшь чакта җәй айларында авыл клубында эшли идем. Ә бит авыл җирлегендә яшәгәч, көндәлек мәшәкатьләр дә бар. Бервакыт төнлә клубтан кайттым. Без чиратлап көтү куа идек. Әнинең яныма килеп: “Тор инде, улым. Көтүне куарга кирәк бит”, – дип башымнан сыйпап уятканын әле дә хәтерлим. Аның беребезгә дә авыр сүз әйткәне булмады, ул безне бик яратты. Ул җылылыкны тоеп үстек, бәлки, шуңа күрә үзем дә юаш кешедер. Әнине югалту һәрберебез өчен дә сынау булды. Яман шеш тапкач ук, күңелләр әллә нишләгән иде. Операция дә ясаттык, тик ул гына әнине үлемнән алып кала алмады шул. Әбекәй 96 яшендә вафат булгач, әнинең гомере дә озын булыр дип уйлаган идек. Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Әнине туган авылында Актаныш районы Әтәс авылында җирләдек. Хәзер әти дә вафат инде. Ул 84 яшендә китеп барды. 8 баладан алтыбыз гына исән-сау. Яшь барганын, гомер узганын шуннан сизәсең.

– Сез 10 яшьтән үк интернатта укый башлагансыз. Ул вакытта әти-әниләр дә килеп йөри алмагандыр. Үзегезне ялгыз хис итмәдегезме?
– Әти безне кечкенәдә мәҗбүриләп уен коралларында уйнарга өйрәтте. Үзе дә Саратов гармунында бер дигән уйный иде. Гаилә ансамблебез дә бар иде. Мөслим районы Яңа Усы авылы мәктәбендә укыганда, район газетасында әт-әниләр “музыка мәктәбенә сәләтле балалар эзлибез” дигән белдерү күреп алганнар. Шулай иске авыл клубына гармун тотып килдем. Сәхнәгә чыгып уйнадым да, музыка мәктәбе директоры Казанга укырга чакырды. Августта әти белән башкалага киттек. Музыка мәктәбенә килгәч, иренемә карадылар да: “Син тромбонда уйнаячаксың”, – диделәр. Кечкенәдән гармун уйнап үскәч, аны калдырасым килмәде: “Уйнамыйм, тромбонда”, – дим. Мәскәү консерваториясен тәмамлаган Шамил Низаметдинов дигән укытучыбыз җайлап кына миңа килде дә: “Тромбонда уйнасаң, сине телевизордан күрсәтәчәкләр”, – дип әйтеп куйды. Шул сүзләргә ышанып, канатланып тромбонда уйнарга керештем. Шамил абый сүзендә торды, оркестрны, чыннан да, телевизордан күрсәттеләр. Казанда уку шактый читен булды. Ишле гаиләдән аерылып китеп,  берүзем калдым. Әти-әни дә яныма килеп йөри алмый, шуннан күңелем тулып елый идем. Әле көзге, язгы каникулларга кайту да кыен. Бөгелмәгә баручы поезд Ульян аша бер тәүлек кайта. Аннан Мөслимгә кайтасы. Өйгә йөгереп кереп әнине кочаклыйм, бәлеш ашыйм да, тагын юлга кузгалам. Әти-әнине, абый-апаларны бик сагындым.

– Тромбончы булуның файдасын күрдегезме соң?
– Тромбонист булу Казанда калырга яхшы мөмкинлекләр бирде. Тромбонда уйнайчыларның да иерархиясе бар бит. Иң түбән баскычтан, солистка кадәр үсеп җитә алдым. Шул чакларда җырлар яза башладым. Кулыма Рәшит Гәрәйнең шигырьләре килеп эләкте. «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» шигырьләренә көйләр үзеннән-үзе туды. Кешегә җыр бирү турында, гомумән, уйламадым да. Шуннан соң Зөфәр-Зәйнәб белән таныштым.

- Зөфәр-Зәйнәб белән ничә ел эшләдегез?
- Өр-яңа синтезатор алган идем. Ул вакытта уен коралларын да табу, сатып алу кыйммәткә төшә иде, шуңа күрә синтезаторым булу да ярдәм итте. Аны 5 меңгә сатып алдым. Бу акчага элек Жигули машинасы алып була иде, ә мин синтезатор алдым. Шулай итеп концертлар белән чыгыш ясый башладык. 10 елга якын  бергә иҗат иттек тә, таралыштык. Җырларымны да башкардылар. Ул чорларда халыкка танылдым. Вакытымны җырлар иҗат итүгә багышладым. Хәзер бик аралашмыйбыз. 

– Салават Фәтхетдиновның үлмәс хитын “Эй, гомер”не дә сез язгансыз бит. Салават хәзер дә аны һәр концертында башкара. Бу җырны күпмегә саттыгыз? 
– Ул җыр өчен бер тиен дә түләмәде. 60 яшьлек юбилеемда очраштык: “Бер җырым бар, тыңлап карыйсыңмы?” – дидем. Ул тыңлады да, шунда ук алам дип җавап бирде, шуның белән бетте. Мин дә җыр өчен акча сорамадым, нишләптер. Үземнең тәвәккәллегем җитмәгәндер, холкым буенча юаш шул мин. Кемдер өч җыр яза да, рәхәтләнеп мактанып йөри. Ул “сәләт” миңа табигатьтән бирелмәгән, күрәсең.

– Хәзер өч сүздән торган җырлар күп. Монда композитораларның гаебе бармы?
– Әлбәттә, таяк ике башлы бит. Бер яктан сыйфатлы җырга салырдай шигырьләр аз, икенче яктан композиторлар да җиңел текстларга гына игътибар итә. Хәзерге вакытта көй язып, хит булырлык шигырьләр юк диярлек. Шәмсия Җиһангирова, Асия Юнысова белән бик күп матур җырлар яздык. Үземнең дә шигырь язып караганым булды, әлбәттә, шуңа күрә аларның хезмәте җиңел булмавын да аңлыйм. 

Дәвамы бар. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading