16+

"Дедовщина", яки "Болгар радиосы" премиясендә истә калганнар

Казанда тугызынчы тапкыр "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел да тамаша туры эфирда онлайн форматта үтте. Ә без - тамашачылар концертны телевизор экраннары аша карадык.

"Дедовщина", яки "Болгар радиосы" премиясендә истә калганнар

Казанда тугызынчы тапкыр "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел да тамаша туры эфирда онлайн форматта үтте. Ә без - тамашачылар концертны телевизор экраннары аша карадык.

Узган ел әйткән сүземне кабатларга мәҗбүрмен. Кызганыч, колак салучы гына булмаган. Оештыручылар үзләренә күрә матур утлы шоу ясарга телидер. Әмма тагын бер кат әйтәм: ул утлар залдан гына матур күренә дип уйлыйм. Ә телевизор аша караганда, киресенчә, нык комачаулый. Әле дә ярый инстаграм бар. Җырчыларның күлмәкләрен шунда кереп карадым. Гомумән, сәхнә караңгы сыман тоелды...

Концерт, гадәттәгечә, "Болгар радиосы"ның баш мөхәррире Илфар Кәримов тарафыннан укылган шигырь һәм сәхнә буйлап йөргән кызлар белән башланып китте. Сәхнәдә буыннарны тоташтыруны символлаштырган шул ук күпер тора иде. Арлы-бирле йөрүче кызларның баш очына “Кол Шәриф” мәчете, Сөембикә манарасы, Кремль – республикабызның йөзек кашы булган бина макетлары “куйганнар”. Кызык тоелды. Аннары бер кыз кулындагы "Алтын йолдыз" сынын Илфарга тапшырды. Монысы да тантананың традициясе. 

Быелгы алып баручылар - алыштыргысыз Илфар Кәримов белән Рөстәм Гайзуллин һәм Эльвира Вильдан. Эльвира - радиода яңа йөз, күптән түгел "Иртәнге чәй"дә эшли башлады. Концертта алып баручы кызлар ел саен үзгәреп тора. Әйтик, узган ел Зөлфия Шәрәфиева алып барган иде. Эльвира Зөлфиядән күпкә тәҗрибәлерәк, чая, оста. Кайбер урыннарда хәтта Илфар белән Рөстәмне дә уздырды.

Концерт алып баручыларның үзара бәхәсләшүеннән, ягъни күңелсез нотадан башланды. Илфар Рөстәм белән Эльвирага үзләрен затлырак, әдәплерәк тотарга кушты. Гомумән, бу акыл өйрәтү, төрттерү, тәнкыйтьләү, салпы ягына салам кыстыру концерт буе дәвам итте. Ниндидер "дедовщина" күзәтелде. Милли музыль премия тапшыру тантанасын башкарак рухта башлыйсы иде дип уйлыйм. Хәер, монда алып баручыларның гаебе юк. Сценарийда нәрсә язылган, шуны сөйлиләр инде. Өчәү утырып язсалар, күпкә отышлырак та булыр иде.

"Болгар радиосы" IX Милли музыкаль премиясе тапшыру тантанасын Фирдүс Тямаев башлап җибәрде. Сүз уңаеннан, былтыр Фирдүс тантананы тәмамлаган иде. Фирдүс сәхнәгә чыгып басты да, "поехали" дип кычкырды. Ярый, аның кыланмышларына күнегеп беттек кебек инде. "Бию такмаклары"н башкарган Фирдүс Тямаев "Ел җырчысы" исеменә лаек булды.

"Болгар радиосы"ның авторларны да бүләкләвенә рәхмәт әйтеп туя алмыйм. Эш диплом белән чәчәктә дә түгел, ә игътибарда. Авторларны сәхнәнең бер почмагына гына булса да чыгаруларына да шөкер. Әздән дә күңел була. Булган булган, җырга аранжировка ясаучыларны да бүләкләсеннәр иде. Ни дисәң дә, җырның уңышлы булуында аранжировканың да роле зур. 

Быел барлыгы 30 "Алтын йолдыз" сыны үз иясенә тапшырылды. Ягъни 30 җыр бүләкләнде, шуларның берничәсе - "Кайнар хит" хит-парады җиңүчеләре. Быел аларга номинацияләр уйлап интекмәгәннәр, Аллаһка шөкер. "Кайнар хит" җиңүчеләрен "Тамашачы сайлавы" дип тәкъдим иттеләр. Янәсе, ай буе дәвам иткән көрәштә теге яки бу җырчыны халык сайлаган. Хәер, хит-парадта катнашып җиңмәүчеләр дә премия алды. Әйтик, Азат Абитов белән Рамазановларның ТНВ каналында туры эфирда барган кискен көрәшен күпләр хәтерлидер. Нәтиҗәдә икесе дә премияле булды. Әмма мин моңа сөенәм генә, чөнки Азат та, Рамазановлар да менә дигән җырчылар. 

Ләйсән Мәхмүтованың "Кайнар хит"та катнашканын, ничек борчылганын яхшы хәтерлим. Үзем дә аңа берничә тапкыр тавыш бирдем. Ләйсән җиңүгә чын күңелдән ышанды һәм җиңде, март ае җиңүчесе булды. Ул "Ачуланма" җырын башкарды. Җыр чагыштырмача яңа булмаса да, әйбәт җыр. Сүзләре таныш булгач, кушылып җырлап утырдым.

Шулай ук "Тамашачы сайлавы" исеменә ия булган Гөлнара Тимерҗанованы 2000нче елларның популяр җырчысы дип тәкъдим иттеләр. Килешәм, заманында аның җырлары бик популяр иде. Хәзер Гөлнара сәхнәдә әллә ни күренми. Аның каравы, бер дә үзгәрми, һәрвакыт формада. Гөлнара автор-башкаручы буларак та ачылды, чөнки үзе иҗат иткән җырны башкарды. Гомумән, үзе язган җырны башкаручылар шактый булды.

"Тамашачы сайлавы" исеменә лаек булучылар арасында Мурат Гайсин, Азалия Зиннәт, Фәридә һәм Алсу дуэты, Гөлшат Имамиева, Лилия Муллагалиева, Рәнис Габбазов, Азат Абитов та бар иде. Азат сәхнәгә чыккач, техник сәбәпләр аркасындадыр инде, җыр урта өлешеннән башланды. Илфар дилбегәне үз кулына алып, концертның туры эфирда баруын аңлатмакчы иде, пульт артында утыручылар җырны башыннан куеп җибәрде. Азат та берәр сүз әйтер иде. Ләкин, иманым камил, артистларга сәхнәгә чыккач, сүз әйтү катгый тыелган бугай. Берсе дә халыкка мөрәҗәгать итмәде. "Исәнмесез", "рәхмәт" кебек сүзләрне әйтсәләр дә була иде анысы...

Зөфәр Хәйретдинов чыкканчы, Илфар белән Рөстәм җыр бүлешү темасына сөйләшеп алды. Аңлаганнар моны "Миләшләрем" җыры тирәсендәге низагка төрттерү булганын чамалагандыр. Менә монысы кызык булды. Юк-бар сөйләп басып торганчы дим. Безнең халык кеше сөйләгәнне ярата бит. Шуңа күрә теманы тагын да күпертергә була иде. Зөфәр Хәйретдинов "Югалтасым килми" җыры белән "Йөрәкләргә үтеп кергән җыр" номинациясендә бүләкләнде.

Ришат Фазлыйәхмәтовны "Иң романтик җырчы" дип тапканнар. Хәзерге статусында шулайрак шул. Элек Ришатта романтик рух бөтенләй сизелмәде. Раяз Фасыйхов "Оныттыңмы икән?" җыры белән "Иң лирик җыр" номинациясендә бүләкләнде. Монысы белән дә килешәм.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева "Халык мәхәббәте" исеменә лаек булды. Ул "Еллар чакыра" җырын башкарды. Винера Ахатовнаның образы гаҗәеп иде. Җырны да матур итеп сәхнәләштергәннәр.

Филүс Каһировның юмор хисле артист булуын күпләр белә. Сәхнә артында алып баручыларга ниндидер мәзәк сөйләгән. Кич буе җитди булган Илфарның көлүдән тыела алмавын күргәч, хәтта аптырап куйдым. Филүс аларга нинди мәзәк сөйләгән икән? Үзеннән сорамыйча булмас әле... Филүс "Халыкчан җырчы" номинациясендә бүләкләнде.

"Кабатланмас тавыш" дип Ландыш Нигъмәтҗанованың тавышы табылды. Ул Фәрит белән икесе иҗат язган "Яңгыр булып тамам" җырын башкарды. Автор-башкаручы Гүзәлиянең "Рәхмәт, Ходай" җыры "Халык күңеленә кергән җыр" булды. Монысы белән дә килешмичә булмый. Бу - Гүзәлиянең иң матур һәм мәгънәле җырларының берсе.

"Болгар радиосы"на легендар җырчыларны онытмавы өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәсе килә. Моңа кадәр Мәсгуть Имашев, Рафаэль Ильясов, Флера Сөләймановаларны сәхнәгә чыгарып бүләкләделәр. Быел "Татар эстрадасы легендасы" исеменә Миңгол Галиев лаек булды. Ул "Туган җиремә" җырын башкарды. Баксаң, Миңгол абый Георгий Ибушев, Фердинанд Сәлахов, Рәсим Низамов кебек танылган артистларның остазы икән. Бу мәгълүмат өчен алып баручыларга рәхмәт.

Әйтәм бит, алып баручылар әнә шундый файдалырак мәгълүмат әйтсә, кызыграк булыр иде. Алайса кайвакыт Рөстәм белән Эльвира артык хискә дә бирелеп алды. Тамашачы “боларның арасында нидер бар. ахры” дип тә уйлап куйгандыр. Мәсәлән, Эльвираның "Синле иртә" шигырен Рөстәм үзенә язылган дип кабул иткән. Алай гына да түгел, Илфар белән бер мең сумга бәхәсләшкән. Билгеле, шигырь башка кешегә багышланган, шуңа күрә бер мең сум акча Илфарның кесәсенә кереп утырды. 

Дуэтларга килгәндә, татар эстрадасында алар шактый күп. Ләкин бу концертта яшь дуэтлар гына чыгыш ясады. Алсу һәм Азат Фазлыевлар "Иң халыкчан дуэт", Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар "Иң үзенчәлекле дуэт", Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар "Елның гаилә дуэты", Зинира һәм Ризат Рамазановлар "Иң романтик дуэт", Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар "Иң креатив дуэт" номинациясендә бүләкләнде. Миңнехановларның "Милли ашлар" җырын тыңлаган саен, Рөстәм Гайзуллинның ашыйсы килә икән. "Беркөнне төнге 3тә хатынга гөбәдия пешерттем", - диде ул. Ә дуэт, чынлап та, креатив. Җырга үзенә күрә бер мини-спектакль куйганнар. Табындагы милли ризыкларны күргәч, ирексездән ашыйсы килә башлый шул.

Илфар Кәримов әйтүенчә, ул радиога килгән җырның халык тарафыннан кабул ителәчәкме, юкмы икәнен бик яхшы тоя икән. Димәк, "Иң эзләнүчән җырчы" булган Анастасия Макарова, "Иң зәвыклы җырчы" булган Эльмира Кәлимуллина, "Яңа исем" дип табылган Роман Плехановның җиңүенә шикләнмәгән баш мөхәррир. Сүз уңаеннан, Анастасиянең кыска итәкле, ачык изүле ак күлмәге башкаларныкыннан аерылып торды. Ярый, рус кызына “ташлама” тиеш, артык тәнкыйтькә дучар итмик үзен... 

Романның "Аккошлардан өйрәнегез тугрылыкка" җыры ТМТВ премиясен алган иде инде. Монда да менә бүләкләнде. Шунысы гына сәер тоелды: мәхәббәт турындагы бу лирик җырга балалар хоры да кушылды. Балаларның ярату турында җыр сузуы әллә ничегрәк булды. Бәлки башка җыр сайлыйсы булгандыр?

Быел "Үзенчәлекле моң" номинациясендә Гүзәл Идрисова бүләкләнде. Ул "Әнкәемнең ак күлмәге" җырын башкарды. Җырны бик матур итеп сәхнәләштергәннәр иде. Гүзәлнең дә образы әкият сылуыннан ким булмады. Бу "Алтын йолдыз" - Гүзәлнең тәүге сыны. Моңа кадәр алар Илназ Баһ белән дуэт буларак бүләкләнә иде. Илназ хатыны белән горурланып утыргандыр дип ышанам.

Ришат Төхвәтуллин "Иң моңлы җырчы" исеменә лаек булды. Дөрес, җырчы моңсыз була алмый. Биредә "иң" сүзе булуы номинация исемен коткара. Димәк, Ришат бөтен артистлардан да моңлырак булып чыга. Илсөя Бәдретдинова исә "Иң заманча җырчы" дип табылды. Дуслык темасына җыр башкарган Илсөя күбәләк образында иде. Хәер, Илсөя һәрвакыт аерылып тора. Заманча җырчы.

"Болгар радиосы" IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында махсус кунак та булды. "Шаян ТВ" каналындагы "Сәйлән" балалар җыр фестивале җиңүчесе Руслан Закиров җырлады. Өметле бала. Сәхнәдә үзен иркен тотуы буенча күп кенә җырчыларга үрнәк булырлык яшь талант. Моннан тыш, "Болгар радиосы" тамашачылар арасында Айфон 12 телефонын уйнатты. Аны очраклы рәвештә сайланган тамашачы - Башкортстаннан Флорида ханым отты.

Шулай итеп, "Болгар радиосы" IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы тәмам. Быелгы тамашада Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов никтер күренмәде... Киләсе ел - юбилей елы. Оештыручылар барлык уй-теләкләрне исәпкә алып, яңа тамашага әзерләнсен иде. Рөстәм Гайзуллин әйтмешли, яңалыкка омтылырга кирәк! Яңалыкка омтылудан курыкмаска кирәк, дип тә өстәр идем. Барысына да уңышлар теләп, киләсе тантананы көтеп калабыз!.. 

"Болгар радиосы" IX Милли музыкаль премиясе лауреатлары: 

Фирдүс Тямаев “ЕЛ ҖЫРЧЫСЫ”
Ләйсән Мәхмүтова “Тамашачы сайлавы”
Мурат Гайсин “Тамашачы сайлавы”
Гөлнара Тимерҗанова “Тамашачы сайлавы”
Винарис Илъегет  “ИҢ ХИСЛЕ ҖЫРЧЫ”
Азалия Зиннәт  “Тамашачы сайлавы”
Фәридә-Алсу дуэты “Тамашачы сайлавы”
Зөфәр Хәйретдинов  “ЙӨРӘКЛӘРГӘ ҮТЕП КЕРГӘН ҖЫР”
Гөлшат Имамиева “Тамашачы сайлавы”
Ришат Фазлыйәхмәтов “ИҢ РОМАНТИК ҖЫРЧЫ”
Винера Ганиева «ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ»
Азат Абитов “Тамашачы сайлавы”
Филүс Каһиров  “ХАЛЫКЧАН ҖЫРЧЫ”
Ландыш Нигмәтҗанова  “КАБАТЛАНМАС ТАВЫШ”
Алсу һәм Азат Фазлыевлар “ИҢ ХАЛЫКЧАН ДУЭТ”
Ранис Габбазов  “Тамашачы сайлавы”
Гүзәлия  “ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНӘ КЕРГӘН ҖЫР”
Мингол Галиев “ТАТАР ЭСТРАДАСЫ ЛЕГЕНДАСЫ”
Лилия Муллагалиева  “Тамашачы сайлавы”
Раяз Фәсыйхов  “ИҢ ЛИРИК ҖЫР”
Анастасия Макарова  “Иң эзләнүчән җырчы”
Гүзәл Идрисова  “ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ МОҢ”
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар  “ИҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДУЭТ”
Роман Плеханов “ЯҢА ИСЕМ”
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар  “ЕЛНЫҢ ГАИЛӘ ДУЭТЫ”
Элмира Калимуллина  “ИҢ ЗӘВЫКЛЫ ҖЫРЧЫ”
Салават Мииеханов һәм Гүзәлем  “ИҢ КРЕАТИВ ДУЭТ”
Зинира һәм Ризат Рамазановлар  “ИҢ РОМАНТИК ДУЭТ”
Илсөя Бәдретдинова “ИҢ ЗАМАНЧА ҖЫРЧЫ”
Ришат Төхвәтуллин “ИҢ МОҢЛЫ ҖЫРЧЫ”

Фото "Болгар радиосы" аккаунтыннан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алып бару сценарие бер калыпкада сыймый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кемнәрдәге миллилеккә дә ис китә торган. Миңгол Галиевка ???

      Мөһим

      loading