"Талантлы җырчыларның иҗаттан кала теләсә нинди башка эш белән шөгыльләнүен күрү моңсу", - ди Динә Гәрәева.
“Барс-Рекордс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева кайбер артистларның челтәрле бизнес белән шөгыльләнүенә карата фикерен белдерде.
«Хәзер социаль челтәрләрдә татар артистларының челтәрле бизнеста катнашуы турында җитди бәхәсләр бара. Берәүләр ачулана, икенчеләре яраткан җырчыларын яклый. Чынлап та, милли эстрада авыр хәлдә калды, һәркем киләчәге өчен борчыла. Кемдер яңа җырлар иҗат итә, өмет белән яңа гастроль сезонына әзерләнә. Ә кемдер үзенә үтемле булган юллар белән акча эшли.
Минемчә, безнең беркемне дә гаепләргә хакыбыз юк. Ләкин талантлы җырчыларның иҗаттан кала теләсә нинди башка эш белән шөгыльләнүен күрү моңсу. Заманалар...” - дип язган Динә Гәрәева Инстаграмдагы аккаунтында.
Комментарийлар