- Əбри, соңгы арада төшкән фотоларда сез гел күзлек белән. Бу имидж өченме?
- Юк, күзгә операция ясаттым бит, хәзер күзләр турайды. Күзләрне саклыйм, руль артында, телевизор алдында утырганда, табиблар киңәше буенча, күзлек киям.
- Операция кыйммәткә төштеме?
- Чебоксарның Федоров клиникасында ясаттым. Анализлар, тикшеренүләр белән бергә 21 мең сум...
Скопировать ссылку

- Чебоксарның Федоров клиникасында ясаттым. Анализлар, тикшеренүләр белән бергә 21 мең сум булды. Хәзер бар да яхшы, Аллага шөкер!
- "Рәвешләр"нең гастрольләрдән кайтмый да: әле Татарстан районнарында, әле Башкортстанда...
- Əйе, йөрибез. Аннан тыш, радиода да эшләргә җитешәм.
- "Рәвешләр" татар эстрадасындагы башка юмористлардан нәрсә белән аерыла?
- Без һәр программада тамашачы белән бер номер әзерлибез. "Уральские пельмени"дагы кебек. Залдан номер кысаларына туры килерлек кешене сайлап, аны сәхнәгә чакырып кызык тамаша куябыз. Катнашучы алдан бернәрсә дә белми һәм бу тамашаның бар кызыгы шунда.
Тамашачыны көлдереп кенә калмыйбыз, ә концерттан соң да уйланырлык ниндидер әхлакый фикер җиткерәбез.
Без барыбыз да яшьләр һәм йолдыз чире белән авырмыйбыз. Гади без. Концерттан соң яныбызга кем генә килмәсен, һәркайсы белән утырып сөйләшергә вакыт табабыз.
Комментарийлар