– Ул артымнан йөрде, гел сюрпризлар, бүләкләр ясады. Үзенә гашыйк иттерер өчен барысын да эшләде һәм теләгенә иреште. Мин дә аңа иҗади рухтагы бүләкләр ясый идем, аның сөенгәненә үзем дә шатлана идем. Күпләр мине өйләнгән ир белән чуалуымда гаепләде. Әйе, чуалдым. Мин беренчесе дә, соңгысы да түгел. Аннан соң ул хатыны белән аерылышты, әмма үзе әйтүенчә, сәбәпчесе мин түгел. Аның балалары мине дә, Аиданы да яратмады, алар Аидадан көнләшә иде. Безне кабул итмәделәр. Аиданың киткәненә сөенделәр дә кебек...
– Эльвира, Аиданың китүе - мәгънәсез үлем. Монда сихер-бозымнар булгандыр дип уйламыйсыңмы?
– Мин, гомумән, сихергә ышанмый идем. Әмма мәгънәсез үлем дигәнең белән килешәм. Ниндидер хикмәт барлыгын бөтен йөрәгем белән сизәм. Бервакыт төпчек улына 23 февральгә уенчык бүләк иттем. Аның өчен зур тавыш чыгардылар, янәсе, уенчык "сихерләнгән". Үзе шундый эш белән шөгыльләнгән кеше генә шундый сүзләр әйтә аладыр. Нәтиҗәдә ул уенчыкны кире кайтардылар. Аида вафат алдыннан бер сәер хәл булды. Биткә сөртә торган кремнарым югалды. Эзли торгач, кремнар шкафта табылды, анда кечкенә капчык белән туфрак та бар иде. Туфракны үлемгә куялар, диләр. Берничә көннән соң Аида китеп барды. Моны эшләүчеләр нәрсәгә ирешергә теләгәндер, ләкин минем тормышның асты өскә килде. Үзем күрмәгәч, кемнедер гаепләргә теләмим. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә.
– Соңгы тапкыр кайчан һәм ничек төшеңә керде?
– Хәзер Аида бик сирәк төшкә керә. Берничә атна элек керде. Төштә ул минем белән сөйләшми, бары тик елмая гына. Уйныйбыз, көлешәбез, башыннан сыйпыйм. Кайвакыт төштә Аиданы эзлим, әниләргә дә кайтам, балалар бакчасына да барам. Уянып киткәч кенә Аиданың юклыгын аңлыйм. Мин аны бик сагынам, баламны күкрәгемә кысып кочаклыйсы килә.
– Ни өчен сәхнәгә Аида исеме белән чыгарга булдың?
– Исемен мәңгеләштерергә, Аиданы белүләрен һәм онытмауларын телим. Җырларымны күбрәк Аидага багышлыйсы килә. Бервакыт миңа социаль челтәрдә бер кеше: “Аида аркасында үзеңә пиар ясыйсың”, - диде. Бу сүзләрне Аиданың әтисе дә әйтте. Аптырап калдым. Читтән караганда, чынлап та, шулай тоеламы икән ул? Баласын җирләгән анага мондый пиар кирәкме? Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Кеше янында елмаерга тырышсам да, үзем генә калгач, миңа бик авыр, хәтта суларга кыен. Бер генә теләгем бар – Аиданың рухы шат булсын иде.
– Эльвира, Аллаһы Тәгалә сиңа кабат әни булу теләген насыйп итсен иде.
– Амин! Бәлки ул Аидага охшаган кыз булыр. Дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмас иде! Малай булса да ярый. Иң мөһиме - сау-сәламәт булсын.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
12
0
Амин, ана шатлыгын татырга язсын сина
0
0
1
8
Мэжуси урыс белэн чуалангач кайгы килде дэ инде. Ул мэжуси имансыз бэндэгэ синен шэрэ тэнен генэ кирэк булган.
0
0
0
0
кая дыр кургэн бар бу кызны
0
0
9
0
Бала хэсрэтлэре курергэ язмасын беркемгэдэ.Кургэннэргэ куркэм сабырлык бирсен.Сезгэ янадан ана булу бэхетен татырга язсын.
0
0
11
0
Бар да эйбэт булсын Кайсы хэсрэтлэр урап китсен
0
0