16+

Эмиль Талипов: «Насыйп булган ярымны көттем»

Эмиль Талипов белән әңгәмәнең дәвамын тәкьдим итегез.

Эмиль Талипов: «Насыйп булган ярымны көттем»

Эмиль Талипов белән әңгәмәнең дәвамын тәкьдим итегез.

– Бу көнгә ничә роль башкардыгыз?
– Санаганым да юк. Аз гына булса, санап утырыр идем. Иҗади эшчәнлегемә килгәндә, уйнамадым дип әйтерлек түгел. 

– Кайсы рольгә иң озак әзерләндегез?
– Рольгә керер өчен ике ай бирелә. Әзер булмасаң да, аны барыбер чыгарырга туры киләчәк. Кайвакыт авыр әсәрне дә, яхшы режиссер белән бик җайлы гына эшләп чыгасың. Режиссер белән икәү интексәң, роль – баш бәласенә әйләнә. Катлаулы әсәрләр белән эшләү кызыграк. Рольгә әзерләнү – эзләнүдән гыйбарәт. “Мулла” спектакленә әзерләнгәндә, хәдисләр, аятьләр өйрәндем, мәдрәсәгә йөрдем. Кемне гәүдәләндерәсең, шуның тормышы белән яшисең инде. Тискәре геройны уйнау да үзенчәлекле. Эзләнергә җирлек күбрәк. Усаллыкның кайдан килгәнен белергә тырышасың. Ахыр чиктә, тискәре геройның бер дә начар булмавына инанасың. Тормыштагы сынаулар да рухи дөньяны үстерә, ныгыта. 

– Театрларыбыз яңа алымнар, үзгәрешләр юлына басты. Бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?
– Бөтен дөнья үзгәргәндә театр гына үзгәрешсез кала алмый. Милли театрларга икеләтә кыен. Безгә яңалык белән миллилекнең синтезын ясарга кирәк. Татарлар өчен театр – милләтне саклап калу чарасы да бит. Туган телне, көйне ишетү, берләшү өчен кеше театрга җыела. Милли театрларның лаборатория булмавын да истә тотарга кирәк. Татар театрларында чисталык сакланырга тиеш. Милләтнең изге кыйммәтләрен мыскыл итү мөмкин түгел. Тамашачыларыбыз гарьләнергә дә мөмкин. Аларның фикерен игътибарга алмыйча булмый. Кеше залдан канәгатьлек хисе белән чыгарга тиеш. Халкыбыз театрга изге урынга килгән кебек йөри бит. Театрны япсак, эстраданы, әдәбиятны бетерсәк, милләтне нәрсә саклап калыр? 

– Театрда төрле-төрле рольләр уйнагач, кешенең чын йөзен дә тиз сизеп аласыздыр?
– Кешеләрне күзәтергә яратам. Бу актерның көндәлек эше булырга тиеш. Кешенең йөзенә, хәрәкәтләренә карап, фикерләрен тыңлап һәркем нәтиҗәләр ясый ала. Ә хәзер башкаларның тормышын телефоннан гына да тикшереп була.

– Башка артистлардан аермалы буларак, сезнең социаль челтәрләрдә шәхси битегез юк. Сәбәбе нәрсәдә?
– Тилегә әйләнермен дип куркам. Хәзер бөтен әйбер төшерелә. Күп кенә кешеләрдән күңелем кайтты. Гел көтмәгән артистлар да һәр адымын телефонга төшереп, социаль челтәрләргә кертеп бара башлады. Минем андый буласым килми.

— Ни өчен?
– Бар нәрсәнең чиге булырга тиеш. Әгәр репетиция, прогон бара икән, телефонны читкә куеп торырга кирәк. Бу сүзләр профессионалларга кагыла. Безнең заманда кешенең сере калмады. Сәнгать – ул сер, могҗиза бит. Тамашачыга сәхнә артын күрсәтүне дә хупламыйм. Бу минем дөньямны җимерә. Халыкка пәрдә артында да тормыш дәвам иткән кебек тоелырга тиеш. Шәхси тормышны сакламыйлар да инде. Артистлар шушы кадерле бер дөньяга күпме кешене кертергә әзер. Күз тияр дип тә курыкмыйлар, гаҗәп. Нәрсә эшләгәннәрен аңламыйлар, акча дип шаштылар. Мин кигән чүпрәкләрем белән мактаныйммы, ашаганымны төшеримме? Һөнәремә җитди карыйм, аннан уен-көлке ясыйсым килми. Минем социаль челтәр йолдызы түгел, театр артисты булып каласым килә. 

– Сез бик таләпчән икән.
– Әлбәттә. Эшемне, хезмәтемне, тамашачымны һәм үземне хөрмәт итәм. Театрны ихтирам итмичә, тамашачыларны яратмыйча, уңышка ирешеп булмый. Әти-әниләремнең йөзенә кызыллык китерәсем килми. Балаларым үсеп килә. Берничә елдан соң алардан: “Әти син ахмак булгансың икән”, – дигән сүзләрне ишетергә теләмим. Мин оялам. 

– Камал театрында эшләүче иҗади гаиләләр дә бар. Сез дә сөйгән ярыгызны сәхнәдән эзләп карамадыгызмы?
– Театр артисты белән гаилә кормаска сүз бирдем. Гастрольләргә чыгып китәргә кирәк. Күп кенә артистларыбызның балалары театрда үсте. Минем өйгә кайтып әзрәк онытыласым килде. Театр – ул эш. 

– Тормыш иптәшегез белән танышу тарихы бик кызык. Чыннан да, насыйп ярны очрату шулай буладыр. Сез тәкъдиргә ышанасызмы?
– Утыздан узгач, мине барысы да димли башлады. Илсөяр белән дә таныштырасылар иде. Фотосурәтен дә күрсәттеләр. Бер-ике ай узгач, үзем аның белән очраклы гына очраштым. Тукай һәйкәле янында светофорда торам. Бер кыз үтеп китеп бара. Ул да, мин дә кара күзлектән. Таныдым бу кызны, әмма кайда күргәнемне искә төшерә алмыйм. “Илсөяр!” – дип кычкырдым да, башымны башка якка бордым. Беләсезме, гомердә алай иткәнем юк иде. “Əү!” – дигән тавыш ишетелде. Шулай таныштык та. Язмыш, тәкъдиргә ышанмыйча булмый.

– Утызга кадәр нәрсә эшләп йөрдегез алайса? Күп кызлар белән очраштыгызмы?
 – Театр, уку белән шаштык. Насыйп булган ярымны көттем. Кызлар белән күп очраштым дип мактана алмыйм.

– Өйдә дә театр тормышы дәвам итәме?
– Юк. Өйдә театр турында сөйләшмибез. Тормыш иптәшем сораштыра, тик мин артык сүз әйтмим. Эшне эштә калдырырга кирәк. 

– Сез романтикмы?
– Илсөяр белән икебез дә хыялый. Кулга-кул тотынышып урманда йөрергә, кояш баеганны карарга яратабыз. Мин гел кирәк түгел әйбер алам, шуңа күрә Илсөяргә бүләкне икәү сайлыйбыз. Ә ул нәрсә алса да, күңелемә хуш килә. Гомумән, шау-шу, бәйрәмнәрне яратмыйм. Иң рәхәте – гаиләң булу һәм тынычлык. 

– Хәләлегезнең холкы нинди?
– Икебез дә кызу. Кайвакыт ул туктап кала, башка вакытта мин. Гаилә кору – хезмәт. Бу эш белән шөгыльләнергә теләмәгәннәр аерыла. Эшемә караганда гаиләм кадерлерәк. Аларны бәхетле итәсем килә. 

– Ике бала тәрбиялисез. Зифа белән Хәкимнең артист булуын теләр идегезме?
 – Зифага – 4 яшь, Хәкимгә – 7 ай. Гастрольләр вакытында Илсөяргә ышанып торам. Ул табиб булгач, күңелем әзрәк тынычрак. Кызымның иҗади сәләтләре бар. Биергә, шигырь сөйләргә ярата. Тик балаларымның артист булуын теләмәс идем.

– Өметләрегезне акламаганнарга нәрсә әйтәсез?
– “Нишләтәсең инде, бу адәм баласына хас”, – дип кенә әйтәм. Елдан-ел кешенең гамәлләренә гаҗәпләнми башладым. Без начар хәбәрләргә ияләштек. Бу – куркыныч.

– Димәк, сез битараф булудан куркасыз?
– Әлбәттә. Бик катлаулы заманда яшибез. Кешене өмет, мәхәббәт, гаилә яшәтә. Шуны онытмагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

51

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading