Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шәймурзина белән күрештек.
Сынаулар һәркемнең тормыш юлында була, ул сабакларны аңлаган кешеләр, һичшиксез, үзгәрә. Энҗе Шәймурзина да һәрьяклап үзгәргән.
– Интервью бирергә яратмыйсыз кебек. Күптән сөйләшкән юк...
– Мин, гомумән, тыйнак кеше. Үземә язмасалар, беркайчан да: “Интервью эшлик әле, бу хакта языйк әле”, – дип әйтмим. Аннан бер-ике ел иҗатта бераз тынлык булып алды. Үз көемә әкрен генә эшләдем. Ә хәзер инде иҗат та кайнап тора, яңа клиплар, җырлар эшлибез. Тормышымда да яңа бүлек башланган кебек, соңгы елларны дөньяга, яшәүгә карашым бик үзгәрде. Үземне тормышымның шау чәчәккә күмелгән язларына атлаган кебек хис итәм.
– Чыннан да, чәчәк атасың, шөкер.
– Шәхсән мин бәхәс, пиар адымнардан ерак. Ләкин башкаларның алай эш итүенә бер сүз дә әйтмим. Кем ничек булдыра ала, шулай эшли: акчаны да, популярлыкны да. Бер артистка да тәнкыйть сүзләре әйтмим. Бөтенесен хөрмәт итәм һәм барысын тигез күрәм. Өлкән буын артисты бервакыт: “Энҗе мин сиңа шаккатам. Артистлар үзара сөйләшеп утырганда да беркайчан сүз кыстырмыйсың. Беркем турында да начар сүз әйтмисең”, – ди. Мин, гомумән, тормышта да кеше сөйләмим. Беренчедән, бу дин ягыннан тыелган. Икенчедән, беркемнең дә кеше тормышын бәяләргә хакы юк. Һәркемнең үз юлы.
– Сезнең тормышта да сөйләрлек вакыйгалар күп. Юаныч эзләп, жәлләтергә теләгән вакытлар да буладыр?
– Мин кеше жәлләтә торганнардан түгел. Дөрес, тормышымда шундый авыр мизгелләр булды. Ул вакытта да серләремне бары әти-әниемә һәм якын дустым Рушаниягә сөйләдем. Беркемнән ярдәм дә сорамадым, иҗатташ дусларга да әйтмәдем. Үткәннәрем – концлагерьдә булу белән бер. Аларны искә төшерергә дә куркыныч. Мин бүгенге көн белән яшим, хәзерге тормышыма шөкер итәм. Кайвакыт авторлар җибәргән җырларда: “Үткәнемне сагынам”, – дигән сүзләр була. Мин үткәннәрне сагынмыйм. Рәхәт чакларым булды, әлбәттә. Балачак, музыка көллиятендә, институтта уку чоры... Ә аннан соң булганын бөтенләй онытып булса, онытыр идем. Кеше чынбарлыкны белмичә, үзенчә уйлап сөйләргә, сүз куертырга ярата, беләм. Әмма андый кешеләргә: “Кешенең тормышын белмәсәгез, сөйләмәгез, зинһар”, – дип әйтәсем килә. Миңа бүген рәхәт. Әти-әнием исән-сау, ирем Илшат янәшәмдә.
– Үткәннәрне хәтердән “кисеп атып” буламы соң?
– Сер түгел, ике баламны да тугач ук югалттым. Ул гомерлек йөрәк ярам. Мин үземне барыбер әни булу бәхетен тойдым дип уйлыйм. Чөнки ул балаларны үзем таптым. Кыска вакытка гына булса да, әни булдым. Бу мизгелләрне ничек онытасың инде? Онытылмый. Әмма мин шуны гына истә калдырасым килә. Ул вакытта янәшәмдә булган кешеләрне, күңелемне яралаган сүзләрне хәтерлисем килми. Мин аларны җибәрдем. Беркемгә ачу сакламыйм.
– Ике баланы югалту – күз алдына китерә алмаслык зур кайгы. Акылдан язарлык...
– Хәзер үзем дә шаккатам, Аллаһ саклагандыр инде. Әмма мин, чыннан да, акылдан язар дәрәҗәгә җиткән идем. Башта бер улым үлде, аннан икенчесе дә китеп барды... Ял көне булды ул. Кешеләргә балаларын алып киләләр. Ә минем янга килүче юк. Үкереп-үкереп еладым. Авыр хәлдә булсам да, табиблар мине хастаханәдән чыгарды. Мин анда башка бер мизгелдә тора алмадым. Искә төшергән саен күңелем тула. Бик авыр көннәр иде. Аллаһы Тәгаләгә һәркөн рәхмәт әйтеп яшим, алга барам. Өметемне өзмим. Көн саен догаларымны укыйм, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Бер тапкыр әни булу бәхетен тойдым. Ничек язгандыр белмим. Һәрнәрсәне дә сабырлык белән, тыныч кабул итәргә өйрәндем кебек. Күбрәк яхшы, изге гамәлләр эшләргә тырышам. Беркемгә дә күрсәтмим, аларны беркем белми. Анысын да әйтмәс идем әле, сораганга күрә генә җавап бирәм.
– Балалар йортыннан бала алу теләге бармы?
– Бу бик җаваплы адым. Аңа мин генә түгел, ирем дә әзер булырга тиеш. Кеше баласын аласың икән, син аны бәхетле итәргә бурычлы. “Бала алып карыйк әле”, – дип кенә эшләр бармый. Бу бит кибеттәге уенчык түгел. Минем өчен чит балалар юк. Аллаһка шөкер, туганнарым да бик күп, барысын якын итәм.
– Ул вакытта түккән күз яшьләреннән соң, “күңелем катты” дип әйтә аласызмы?
– Күп еладым. Хәзер елыйсым килми. Гомумән, еларга сәбәпләр дә эзләмим. Ирем белән кавышканда да: “Мине елатма, зинһар. Бик күп сынаулар аша уздым. Мине елатмасаң, рәнҗетмәсәң генә кияүгә чыгам”, – дип әйттем. Ир-атларга карата да ышанычым юк иде. Илшатка күңелемне яулау җиңел булмады. Ул гамәлләре, үз-үзен тотышы белән яратуын исбатлады, минем йөрәгемне яулады. Иремә ышанам, әмма башкаларга бик сак карыйм. Мин элеккеге беркатлы, йомшак күңелле Энҗе түгел инде. Бәлки, чыннан да, бәгърем каткандыр.
– Элеккеге Энҗегә нәрсә әйтер идегез?
– Бернәрсә дә әйтмәс идем. Нык, көчле булу өчен, миңа шушы сынауларны үтәргә кирәк булгандыр. Мин үземне акыллы хатын-кыз дип уйлыйм. Элек кемгәдер ышануым да, акыллы булуымдыр. Кияүгә чыкканда да ниндидер ышанулар, өметләр белән чыгасың. “Матур яшәрбез”, – дип ышанасың. Кешегә аның кадәр ышанырга ярамый икән шул. Бу гаилә мөнәсәбәтләренә генә түгел, дусларга да кагыла.
– Энҗе, сез моңлы җырчы. Хәзер моңлы җырчыларга ихтыяҗ бармы?
– Һәр җырчының үз тыңлаучысы бар. Миңа Аллаһы Тәгалә моңлы тавыш биргән икән, димәк, шул юнәлештә эшләргә тиешмен. Кемгәдер ярарга тырышып, “модный” җырлар яздырырга уйламыйм. Җыр тамашачыга барып ирешсен өчен дә бик күп акча түгәргә кирәк. Ләкин соңгы тиенемне дә эстрадага бирергә әзер түгел. Сәхнәне беренче урынга куйсам, әти-әнигә дә, гаиләмә, эшемә дә аның кадәр игътибар бирә алмас идем. Өйдә һәрвакыт аш-су әзер.
– Хәзер кызлар: “Ир-ат та өй эшләрендә булышырга тиеш”, – ди. Килешмисезме?
– Ярдәм итсен, сүз дә юк. Әмма өйдә ашарга әзерләү, чисталыкны тоту минем өстә. Ул ир-ат эше түгел. Ир-ат гаиләнең финанс тотрыклылыгын, гади тел белән әйтсәк, суыткычта ризык булуын кайгыртырга тиеш. Мин дә акча эшлим. Ләкин без аны аерым тотмыйбыз. Бергә җыеп барабыз. Безнең тәрбия шундый булган иде.
– Ирегез Илшат белән ничек кавыштыгыз? Ялгышмасам, ул күп кенә җырларыгызның авторы да. Иҗат процессында бәхәсләр тумыймы?
– Безне иҗат кавыштырды. Башта җырлар буенча гына сөйләштек. Аннан әкренләп араларыбыз якынайды. Без озак очрашып та йөрмәдек. Ярты елдан никах укыттык, аннан язылыштык. Иҗат процессында бер-беребез белән килешмәгән вакытлар була, әлбәттә. Илшатның язган бөтен җыры да миңа ошарга тиеш тә түгел. Кайбер җырлары бер ишетүдән үк күңелемне яулап ала. Икебез дә моңа җиңел карыйбыз. Илшат белән кавышкач, иҗатта да башка яктан ачылдым төсле. Ел саен Казанда концерт куям. Илшат һәрвакыт: “Син булдырасың. Барысы да яхшы була”, – дип канатландырып тора. Моңа өстәп, ул һәрвакыт “мин” дип түгел, “без” дип әйтә. Ул безне бер бөтен итеп күрә.
– Димәк, Илшатны күргәч үк: “Бу минем ирем була ала”, – дигән фикер тумады?
– Башта уйламадым. Хатын-кыз буларак очрашуга чакыргач: “Ә нишләп барып карамаска?” – дидем. Илшат – чын романтик. Һәр очрашуга бер кочак минем яраткан ак розаларымны алып килә иде. Ап-ак машинада... Бала-чага булмасам да, зур-зур уенчыклар да күтәреп килде. Аллаһы Тәгалә тиң, насыйп ярыңны көттерә дип тә әйтәләр. Без бер-беребезне таптык, шөкер. Илшат юк кына әйбердән дә матурлык таба белә. Андый булмаса, шигырьләр дә язмас иде, бәлки. Читтән карасаң, җитди ир-ат. Ә чынбарлыкта, ул нечкә күңелле. Без бер-беребезгә бик туры киләбез. Икебез дә хыялый, дөньяга карашларыбыз да бер. Әти-әниемне бик хөрмәт итә, моның өчен аерым рәхмәтле.
– Авылга еш кайтасызмы?
– Эш булмаса, атна саен. Ике якны да тигез күрәбез. Туган авылым Саба районы Түбән Утарга яки иремнең туган авылы Чирмешән районы Яшәүче авылына кайтабыз. Әти-әниләрем – алтын. Авыр вакытта терәк, таяныч булдылар. Бөтен эшемне әни белән киңәшләшеп башкарам. Хәтта концерт программаларына исемнәрне дә әни уйлый. Ул үзе дә бик матур җырлый. Әни гомер буе балалар бакчасында, ә әти колхозда хезмәт куйды. Әтинең умарталыгы да бар әле. Икәүләшеп шунда кайнашалар.
– Әле ишетеп алдым, ирегезгә “җаным” дип эндәшәсез икән. Бу “тәтиләнү” түгелме?
– Без гел шулай сөйләшәбез. Ике көнлек дөньяда бер-береңә матур сүзләрне күбрәк әйтергә кирәк. Мин музыка мәктәбендә дә укытам. Укучыларыма “кояшым”, “акыллым” дип эндәшәм. Алар кемнеңдер кадерле балалары бит. Тәмле телле булу начар түгел бит. Мин аны ихлас, чын күңелдән әйтәм. Кемдер миңа каты бәрелсә дә, җавап кайтармыйм, сабыр итәм. Берничә көннән шалтыратып, үзләре үк гафу үтенгәннәре булды. Талашып, әйткәләшеп яшәүнең мәгънәсен күрмим. Безнең гаиләдә дә әйткәләшерлек зур сәбәпләр юк.
– Сезнең идеаль гаилә инде алайса?
– Бөтен кеше дә идеаль гаилә булырга тырышырга тиештер. Үкенеп яшәрлек булмасын. Бу гаиләгә генә түгел, гомумән, гади тормышка да кагыла.
– Соңгы елларда танымаслык дәрәҗәдә үзгәрдегез. Ябыгу үзегезнең теләк идеме?
– 23 килограммга ябыктым. Беренче чиратта, бу сәламәтлекне җайлау өчен кирәк иде. Икенчедән, сәхнә матурлыкны ярата. Кеше янына ямьсез булып чыгарга бер хокукым да юк. Элек моңа да ничектер артык мәгънә салмадым. Ә хәзер үземә бик таләпчән. Яшьлекнең, матурлыкның кадерен белергә кирәк. Тамашачы янына чыккансың икән, син 100 процентка эшләп керергә тиеш. Тормышта нинди генә хәл булса да, аны тамашачыга күрсәтергә ярамый.
– Ябыккач, пластик операция ясатырга туры килмәдеме?
– Мин тумыштан тыгыз тәнле кеше, шуңа күрә операциянең кирәге булмады. Гомумән, мин матурлык операцияләренә каршы. Әлбәттә, матур буласы килә, шуңа күрә яхшы, сыйфатлы кремнар сатып алам. Кеше картаюын да кабул итәргә тиеш.
– Сезне чыгырдан чыгар торган әйберләр бармы соң ул?
– Гайбәт, ялганны яратмыйм. Кешеләрнең кимчелекләрен күреп, теләсә-нәрсә язган кешеләрне сөймим. Хәзер кеше уйлап та тормый, ни тели шуны тота да язып куя. Ә бу сүзләр үзләренә әйләнеп кайтса? Аллаһ сакласын, беркемгә дә начарлык теләмим. Ләкин бер-беребезгә карата ихтирамлырак булырга кирәктер.
Комментарийлар