Россиянең халык артисты, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры актеры Фидан ага Гафаров белән Казанда күрештек.
76 яшенә җитсә дә иҗат күчәре шул ук әйләнештә: очрашуларга йөри, концертларда чыгыш ясый, театрда ике төп рольдә уйный.
- Фидан ага, сезнең тормыш икегә бүленде кебек. Мәрхүм хатыныгыз Фәридә апа барында пар канатлы идегез, тигезлектән киселгәч, ялгыз тормыш кичәсез.
– Эчке дөньям үзгәрде, әйе, Фәридәдән соң бушап калды. Йөрәгемдә сагыш та бар, Фәридәмне сагынам. Бик акыллы ханым иде. Гомере буе мине яратып, иҗатыма ярдәм итеп яшәде. Ахирәтләре еш кына мине тегенең белән йөри, моның белән очраша, дип сөйләгәндә дә сер бирмәде. “Фидан күренекле артист, аны ханымнар, кызлар да яратмаса, мин ничек яратыйм?” – дип кенә әйтә иде. Күңелемдә хәзер дә башка ханымга урын юк, бу җәһәттән гомерем ахырынача, ялгыз калачакмын. Ә көндәлек тормышта элеккегечә ямь табып яшим. Гел позитив дулкында, дусларым күп, аралашам. Иртә-кич җәяү йөреп кайтам, инде 20 еллап бардыр, хәмер белән дә булышмыйм. Балаларымны үлеп яратам, оныкларым өчен сөенәм. Азамат улым минем белән бер театрда эшли. Икенче мәртәбә гаилә корды: 3 кызы, бер ир баласы бар. Дүрт бала әтисе ул. Хатыны бик акыллы татар кызы. Беренче хатыны да театрда эшли. Нишлисең, борынгылар да бер учта ике кошны канат очырта алмыйсың, дигәннәр. Йә, синең шәхси тормышың канат ныгыта, йә карьера. Икесенә дә көч җитми, театр актрисалары, кызганыч, шәхси тормышын корбан итәргә мәҗбүр, электән килгән гадәт. Ә Азаматның бүгенге тормышыннан мин бик канәгать. Ул да сеңлесе өчен үлеп тора. Самирама 14 яшь тулды. 9 нчы сыйныфта укый.
– Фидан ага, сез “кырын” эштә дә егетлек күрсәттегез. Читтә туган балагызны, хәтта киң җәмәгатьчелек алдында минем кызым, дип таныдыгыз.
- Дөрес әйтәсез, читтә баласы туса, күпләр яшерә. Ә мин бу гамәлем белән дә үрнәк. Иртәме-соңмы ул бала әтисен сораячак, аның кемлеген белеп, үпкәләп үсәчәк. Баланың ни гаебе бар? Минем дә, ул бала ничек яши икән, ашарына ризыгы бармы, өс-башы җитешме, дип сыкранып, сызланып яшисем килмәде. Аннан Фәридә апаң исән чагында ук гел кыз бала табарга кызыкты. Ир балалар бит икенче, кыз бала булышыр иде, дигәндер. “Әле дә соң түгел, бәлки берәр яшьрәк бичә белән мәтәштерермен”, – дисәм, “Үзең кара инде, Фидан, туса артык түгел”, – диде, Фәридә апагызның үз теленән төшкән сүз. Яшереп йөрмәдем, беренче аңа кайтып әйттем. Үз каным икәнлегенә шикләнмәдем, ә менә Фәридәнең ышанасы килеп, ике мәртәбә ДНК ясаттык. Ул да Самираны бик яратты. Җәе буе без авылда идек, Уфага йөреп эшләдем. Самира белән Фәридә икесе өйдә калалар иде, әни белән кыз кебек сөйләшәләр, Самираны ул куеныннан да чыгармады.
– Бәлки, ул баланы хәзер тигез канатлы итәрсез?
– Юк. Ничек бар шулай кала. Беренчедән, мин аларга бик нык ярдәм итәм. Жуково бистәсендә ике катлы коттеджда яшиләр. Самира яхшы мәктәптә укый. Илтеп куям, барып алам, бүгенгәчә үзем рульдә йөрим. Ул минем концертларымда чыгыш ясый, матур җырлый. Кабаттан торыш кормавымның икенче сәбәбе – кемгәдер яраклашасым килми. Эчке табигатем шундый. Мине инде үзгәртеп булмый. Ә Фәридә апагыз кебек акыллы ханым җир йөзендә бүтән юк инде.
– Азамат – сезнең дәвам. Тормышта да, сәхнәдә дә. Ә менә Айбулатны үзегезгә тарта алмагансыз...
– Бер үкенечем бар бу тормышта... Улымның гомерен саклап кала алмадым, үземне гаеплим. Айбулат балакаем икенче дөнья кешесе иде. Җырлар иҗат итте, тавышы матур, виртоуз гитарачы, сәләтләренә сокланып туймаслык. Яшьлеге дә бит ил таралган чорга туры килде, мин дә ярдәм итә алмадым, үзе дә хәлле продюссерлар тапмады. Көне-төне эштә чагым, рольләрем күп иде, мине – театр, ә аны бәхетсезлек йотты. Өйгә кайтып җиттем дигәндә, подъезд төбендә үтерделәр. Исән чагында гел: “Мин бу алдакчылар дөньясында яши алмыйм. Миңа китәргә кирәк”, – дип әйтте. Кара-каршы утырып та сөйләшеп карадым, таләпләре зурдан, аларны үтәрлек идемени...
- Газиз баласының тормыштан уңмавына Фәридә апа да бик борчылгандыр. Исән чагында барысы хакында да сөйләшеп, бәхилләшкәнсездер?
– Үзем дә рәхсәт итмәдем, ул да бәхилләшик, дип тел тибрәтмәде. Исән чагында, Фәридә белән гел аклык, якты тормыш турында сөйләштек. Фәридә апагыз авырды, беләсез. Авырулары бер бәйләм... Хастахәнәдә ятты. Көн дә янына барып, икешәр сәгать утырып кайта идем. Өйдә дә, үзем эштә чакта, ялгызы азапланырлык итмәдем, авылдагы ахирәт кызларын өйдә булышчылар итеп китерттем. Алар үзләрен хезмәттә дип тә түгел, үз өйләрендә сыман, дустанә, иркенлектә яшәделәр. Бүген дә булышчым бар, яшермим.
Дәвамы бар.
Фото: https://vk.com/fidan_samira.gafarovy
Комментарийлар
3
0
Фидан Гаффаров!!! Фидан абый!!! Талант, шэхес, олы йорэкле ачык кеше. Молодец, шэхси тормышынны уртага ачып салырга батырлык та кирэк, ботен кеше дэ булдыра алмый. Озак яшэ!!! Чын зур артист хэм кеше булып калдын!!!
0
0
6
6
Әйе шулай дыр әле !
0
0
2
1
Язмышы кино кебек элбэттэ,кырын йоргэнгэ элек таш атканнар,хэзер горурлык аш аталар.
0
0
1
2
Ижат кешесе , да дорес
0
0