16+

Фирдүс Тямаев: «Буада сикереп тә, мине исерек диделәр. Мин әле айнык”

Фирдүс Тямаев Сабан туенда суга сикергән. Быел җырчы 4 район Сабан туенда чыгыш ясаган. Соңгысында (Саба районы Явлаштау авылында) кызып китеп суга да сикерергә булган.

Фирдүс Тямаев: «Буада сикереп тә, мине исерек диделәр. Мин әле айнык”

Фирдүс Тямаев Сабан туенда суга сикергән. Быел җырчы 4 район Сабан туенда чыгыш ясаган. Соңгысында (Саба районы Явлаштау авылында) кызып китеп суга да сикерергә булган.

Видеолар бөтен социаль челтәрләр буенча таралды. “Анда тирәнме?”, – дип сораган Фирдүскә “2 метр” дигәннәр. Бу гына Фирдүсне куркыта алмый. Буа Сабан туенда да суга сикерүен искә алып: “Буада сикереп тә, мине исерек диделәр. Мин әле айнык”, – дип ялындырды. Шулай да суга сикерергә булган. “Әйдәгез авылча су кереп алабыз. Слабо?”, – дип халыкка мөрәҗәгать итте җырчы. 

– Ахырда күлгә сикердем. Шундый рәхәт булып китте. Бөтен ару бетте. Рәхмәт сезгә, мине зурлаганыгыз, җырларымны тыңлаганыгыз өчен. Әле яшьләр җырларымны тыңламас дип уйлаган идем. Сабан туйлардан соң,  тагын иҗат итү теләге уянып китте. Тагын җырлар язарбыз. Бик күп яшьләр җырларны тыңлый, бииләр, – дип тамашачысына рәхмәт сүзләре җиткерә Фирдүс Тямаев.

Бүген җырчы суга сикергәнче салган носкины эзли. Ул шаяртып кына: “Иртә таңнан хатын куып чыгарды: “Бар тапмыйча кайтма”, – диде. Дуслар ярдәм итегез әле, кичә соңгы Сабан туенда суга сикергән идем, минем бер носки югалган. Судан чыккач, кызлар тапочки алып килгән иде, анысын кемдер алып киткән. Табып бирегез әле, вознаграждение – 10 мең, – ди Фирдүс.

Тамашачылары да Фирдүскә кушылып социаль челтәрдәге сәхифәсендәге комментарийларда шаярталар. “Фирдүс абзый берүк кайгырма, квартира бар, авылда өй бар, носки алырбыз, тапочкины да, кирәк булса тегеп бирәм!”; “Носки бездә, суыткычка куйдык бозылмасын өчен”; “Сезнең носки Казахстанда Ишим авылында чыкты”, – дип язганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading