"Әтинең елын үткәреп килдек. Укыган Корьән ашларыбызны кабуллардан кылып, әтиемнең изге рухларына ирештереп, җәннәтләреңне насыйп итсәң иде, Раббым... Менә син киткәнгә бер ел үтеп китте. Синсез бер ел... Син безгә бик җитмисең, әти. Әнә, син яраткан бакчаң да синсез ятим, алмагачларың да синсез генә чәчәк атты быел; син ясаган сыерчык оясына ел да килә торган сыерчыгың сине сагынып, өзелеп-өзелеп сайрый. Ә без әни белән бакчаңны синең төсең итеп, гөл итеп кенә тотарга тырышабыз. Бу юлы да матурдан-матур чәчәкләр алып кайтып утырттым мин анда. Син бит бик сөенер идең?!
Үземме? Әй, әти, нык сагынам сине. Мин әле бер ел син мине авылда көткән кебек, томан эчендә яшәдем. Кайткач, бар җирдән сине эзләдем... Тик шыксыз бушлык бу хәлләргә ышанырга мәҗбүр итә. Син киткән көн - куркыныч төш кебек, мин аны уйламаска, кабат ул хәлләргә кайтмаска тырышып кына яшим…
Комментарийлар
0
0
Фирүзә үзе матур булса да, җырлары матур түгел, тавышында да бормалар юк.
0
0