16+

Фәрит Мөхәммәтшин "Мәйдан" концертында яраткан җырын җырлады

“Мәйдан” музыкаль телеканалы Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Пирамида” концертлар залында “Синең өчен” дип аталган бәйрәм концерты оештырды. Концертка гаиләсе белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин "Мәйдан" концертында яраткан җырын җырлады

“Мәйдан” музыкаль телеканалы Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Пирамида” концертлар залында “Синең өчен” дип аталган бәйрәм концерты оештырды. Концертка гаиләсе белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде.

Концертка килгән тамашачыны фойеда өч талантлы баянчы каршы алды – Булат Шәрипов, Ильяс Шәрипов һәм Илмир Ямалов. Алар халыкны җырлатты да, биетте дә. Тәнәфестә дә егетләр тамашачы күңелен күрде. Афәрин! Менә ичмасам татар концерты! Үзебезнеке!

Концертның сценарий авторы – танылган журналист Илнур Фәйзрахманов. Тамашаны Венера Аитова, Айзилә Батырханова, Ренат Галиәскәр, Иван Остроумов алып барды. Араларында гаиләле бердәнбер кеше ул – Венера Аитова. Шуңа да ул гаиләдә тавыш–гаугасыз гына яшәүнең зур сере белән уртаклашты. “Беркайчан да ирегезгә тавыш күтәрмәгез. Ул сезнең күз карашыннан ук куркып торырга тиеш”, - диде ул. Һәм уенчы-чыны белән бергә: “Ирем миңа өйләнеп сәер гамәл кылды”, - диде. 

Буйдак егет Ренат Галиәскәр чит ир белән чит хатын дуэтларына карата үз фикерен җиткерде: “Менә мин хатынымның чит ир белән бер студиядә, бер–беренең күзләренә карап: “Мин сине үлеп яраттым”, йә булмаса “Ал мине кочагыңа”, “Кер минем кочагыма”, - дип җырлап утыруларын күз алдына китерә алмыйм. Шулай җырлашып кайта да бу өенә, аннан синнән: “Кадерлем, нәрсә ашыйсың, ашмы, пылаумы?” - дип сорый”.

Кияүдә булмаган Айзилә булачак ирен нинди итеп күрүен әйтте: “Ышанычлы, йомшак күңелле, олы йөрәкле, җитди, ачулана белмәүче, безне бер сүздән аңлый торган...” Коллегасы Иван Остроумов исә аңа җавап итеп андый ирнең дөньяда берәү генә булуын җиткерде. Ул да булса – Нәфкать Нигъмәтуллин. Нәфкать абый һәрвакыттагыча тыйнак кына чыгып, ике җырын җырлап кереп китте.

Сүз уңаеннан, Филүс Каһировны “Пирамида”да Татарстанның халык артисты статусында беренче тапкыр чыгыш ясаучы буларак тәкъдим иттеләр. Филүс башкалардан аермалы буларак, өч җыр башкарды. Алай дисәң, Азат та өч тапкыр җырлый язды. Ничекме? Беренче җырын башкарганда, кинәт микрофоны эшләми башлады. Алып баручы егет микрофон алып чыкканчы, ул микрофонсыз җырлады. Шулай да җырны яңа баштан җырлап чыкты. “Аның каравы тере тавышка җырлый”, - диде Иван Остроумов Азат турында.

Ахырдан сәхнәгә Фәрит Мөхәммәтшин чыкты. “Уйламаган җирдән чакыру алдык та, гаилә белән концертка килдек. Талантлы җырчыларыбыз, музыкантларыбыз белән горурланып утырабыз. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан җыелып, бергәләп, бер гаилә булып матур гына бәйрәм итәбез. Оештыручыларга, җырчыларга, алып баручыларга олы рәхмәт. “Мәйдан” каналы алдына 8 март уңаеннан талантлы җырчыларны җыеп, бәйрәм концерты оештыруны традициягә кертү бурычын куям. Республика җитәкчелеге исеменнән яраткан, тырыш, булган хатын-кызларыбызны 8 март белән тәбриклим. Сау-сәламәт булыгыз, күпмилләтле республикада бергә һәм бердәм булып матур гына яшәргә насыйп булсын”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул концертта үзенең яраткан җырын көтүен дә әйтте. “Минем яраткан җырны җырламаслар микән, дип көтеп утырдым. “Нинди җыр соң ул?” дип сорыйлар миннән. Аның сүзләре йөрәккә үтә торган. “Мин сине шундый сагындым, беләсеңме икән шуны, айны болытлар капласа, табарсың микән юлны?” – дип җыр сузды Фәрит әфәнде. Тамашачы аны дәррәү килеп алкышлады. Ул сәхнәгә чыгачак киләсе җырчы Зәйнәб Фәрхетдинованы “Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем” дип тәкъдим итте.

“Синең өчен” бәйрәм концертында Асаф Вәлиев, Рифат Зарипов, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Илназ Баһ, Айлин, Руслан Трапезников, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Чулпан Йосыпова, Юлия Гарифуллина, Илгиз Мөхетдинов, Рәфис Кәлимуллин, Винера Ганиева, Илнар Миранов, Азат Абитов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Гүзәлия, Артур Минһаҗев, Марат Яруллин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Алмаз Хөсәинов, Рәсим Низамов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Рамил Морадымов катнашты. Бәйрәм концерты “Мәйдан” каналы гимны белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading