16+

Гөлназ Сираева ботоксның файдасы һәм зарары хакында сөйләде

Татар эстрадасы артистларының күбесе битенә тарттыра торган уколлар ясатса да, бу хакта сөйләми. Сораша башласаң, "битемә бернәрсә кадамыйм" дип акланалар. Ә менә җырчы Гөлназ Сираева ботокс ясатуын яшерми.

Гөлназ Сираева ботоксның файдасы һәм зарары хакында сөйләде

Татар эстрадасы артистларының күбесе битенә тарттыра торган уколлар ясатса да, бу хакта сөйләми. Сораша башласаң, "битемә бернәрсә кадамыйм" дип акланалар. Ә менә җырчы Гөлназ Сираева ботокс ясатуын яшерми.

Ул үзенең Инстаграм битендә һәрвакыт матурлык серләре белән уртаклаша. Үзенең белгәннәрен башкаларга да сөйли.

- Өч ел дәвамында маңгаема ботокс ясатам. Ботоксның Ксеомин дигәнен сайлыйм. Матдәләр алмашы яхшы эшләгәнгә күрә, ул миңа 3 айга да җитми. Ә кайбер кешеләр моның белән 1 ел буе йөрергә мөмкин. Ләкин аны еш ясатырга ярамый, чөнки, яшерен-батырын түгел, бу - мускулларны катыра торган агу. Шуңа күрә мин аны елга бер тапкыр кадатам.

- Нәрсә бирә ул сиңа, Гөлназ?

- Мимиканы дөрес формалаштырырга ярдәм итә. Үз сөйләмемдә һәм бигрәк тә җырлаган вакытта маңгайны җыермаска өйрәндем. Хәзер маңгайдагы җыерчыклар күпкә әзәйде.

- Аның зыяны бардыр бит?

- Сүз дә юк, аның зыяны бар. Әмма мин аның файдалы ягы турында күбрәк уйлыйм. Табиблар әйтүенчә, ботокс ясатуның иң зыянсыз өлеше ул - маңгай. Ботокстан тыш, биткә массаж, фейсбилдинг ясатуны да хуплыйм.

- Битеңнең тагын кайсы өлешенә ботокс ясатасың?

- Бары тик маңгайга гына. Битнең башка өлешләренә ясатмыйм. Кемдер күз, борын, ирен тирәсенә ясый. Тик ул җирләрне бер кадатсаң, гел кадатырга кирәк. Шәхсән миндә 50-60 яшькә кадәр ул өлешләргә ботокс ясау теләге юк. Ботокс ясарга теләүче кызлар шуны аңласын иде: аны мимиканы дөрес формалаштыру максаты белән ясатырга һәм кирәкле нәтиҗәгә ирешкәч, башка ясатмаска кирәк.

Лена РӘХИМОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading