16+

Гөлнара Тимерҗанова: «Алдан тоемлау сәләте намаз укый башлагач көчәйде»

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бер-бер артлы чыккан хит-җырлар белән халык мәхәббәтен яулаган җырчы бүген дә актив иҗат итә.

Гөлнара Тимерҗанова: «Алдан тоемлау сәләте намаз укый башлагач көчәйде»

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бер-бер артлы чыккан хит-җырлар белән халык мәхәббәтен яулаган җырчы бүген дә актив иҗат итә.

Иҗаттан тыш, шәхси тормышы турында да ачык сөйләве белән аерылып тора ул. “Минем хаталарымны кабатламасыннар, кемгә булса да гыйбрәт булыр”, – ди.

– Язын 50 яшьлек юбилеегыз узды. Бәйрәм ничек үтте? Үзегезне 50 яшькә хис итәсезме?
– Юбилей хөрмәтенә туган авылыма кайтып Коръән ашы уздырдым. Шул ук көнне безнең авылда мәчет тә ачтылар. 200ләп кеше бар иде, бар авыл халкы диярлек җыелды. Кичен авылдашлар өчен концерт куйдым. Яшькә килгәндә инде, дөресен әйткәндә, үземне 35 яшьтә кебек хис итәм. Дәүләт тә безне бераз яшәртеп куйды. Бервакыт та яшемне яшермәдем. Һәр яшьнең үз матурлыгы, гел яшь булып булмый. Әмма матур итеп картая белергә кирәк. Якты йөзле, гел үзенә тартып тора торган, ягымлы әби буласым килә. 

– Сез тормышта гел мәхәббәтне сайладыгызмы?
– Шулай булды шул. Беренче урынга мәхәббәтне түгел, ә Аллаһы Тәгаләгә якынаюны куярга кирәк икән. Башта күзләребез томаланып мәхәббәт ялкынында янабыз, аннан сынаулар килгәндә Аллаһка ялварабыз. Алай булырга тиеш түгел.

– Беренче ирегез белән аерылышу турында карарны да сез кабул иткәнсез. Еллар үткәч, үкенмәдегезме? Бик матур тормыш алып баргансыз, бергә иҗат иткәнсез бит. 
– Бәлки, ул читтән шулай тоелгандыр. Юк, бер дә үкенмим. Дөрестән дә, тормышыбыз матур башланган иде. Бәлки, аның фикерләрен бутаганнардыр, белмим. Бервакыт ул миннән клип төшерү өчен акча сорады. Гәрчә, мин бөтен эшләгән акчамны гаилә бюджетына кертеп барсам да. Минем эшләп тапкан акча – бөтенебезнеке, аныкы үзенеке генә булды. Түземлегемнең соңгы тамчысы бер мәҗлестән соң тәмам бетте. Юбиляр: “Сез шундый чибәр, матур җырлыйсыз. Ирегез сезне күтәреп кенә йөртәдер”, – ди. Шул сүзләрдән соң, бөтенләй күңел кайтты. Аерылышырга тәкъдим иттем.

– Сез намазда дип беләм. Дин юлына ничек килдегез? 
– Икенче тормыш иптәшем белән аерылышып, авыр хәлдә калдым. Суд юлларында йөреп тәмам аргач: “Аллаһы Тәгалә, зинһар, мине элеккеге Гөлнара Тимерҗанова халәтенә кайтар”, – дип ялварып еладым. Шул вакытта намазга басарга сүз биргән идем. Башта иртәнге намазны укый башладым. Берсен укыгач, калганнарын да булдыра алам бит, дидем. Намазга басу ничектер җиңел бирелде. Бәлки, 10-15 ел элек намазга баскан булсам, бу сынаулар аша үтәргә дә туры килмәс иде. Нәрсә дисәк тә җиңеллекне дә Аллаһы Тәгалә бирә. Мин аның ярдәмен һәрвакыт тоям. Кайвакыт юш килә торган төшләр (вещий сон) дә күрәм. Мәсәлән, төштә машина белән берничә тапкыр капланганны күрдем. Чыннан да, шулай булды бит. Өч тапкыр әйләнеп, кире дүрт тәгәрмәчемә утырдым. Әле машинада миннән тыш та кешеләр булды. Аллаһка шөкер, исән калдык. Әмма төшемнең тормышка ашуы хак. Алдан тоемлау сәләте намаз укый башлагач көчәйде. Гомумән, бу мактанып сөйләвем түгел. Намаз уку – ул һәркемгә кирәк. Әмма дингә якынаю мәҗбүри булырга тиеш түгел. Миннән: “Ни өчен яулык бәйләмисез?” – дип сораучылар да бар. Әмма яулык бәйләп кенә чиста күңелле булып булмый. Хәзер гарәп илләреннән килгән киенү рәвешен хуплыйлар. Ә элек безнең әбиләр алай киенмәгән бит. Менә мин шул элеккеге гореф-гадәтләребезгә тугры калырга тырышам.

– Әлегә сез ялгыз дип беләм. “Янәшәмдә якын кеше булса, җиңелрәк булыр иде”, – дип уйламыйсызмы?
– Кызыма 11 яшь тула быел. Ул кечкенә вакытта бик кыен иде. Кызымны үзем белән концертларга алып чыктым. Төннәрен елап чыккан чаклары да, салкын кунакханәләрдә төн кунган вакытларыбыз да булды. Улымны, кызымны үстергәндә ике яктан да әниләрнең ярдәмен тоймадым. Әни ярдәм итәр иде, бәлки, әмма ул Башкортстанда тора. Әни еракта булмаса да, баланы аңа кайтармас идем, чөнки үз баламның миннән читтә булуын күз алдыма китерә алмыйм.

Дәвамы бар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

22

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading