16+

Гөлсирин-Азат Абитовлар концерты: 28 кыздан соң - бер Гөлсирин һәм 6 ел тәнәфестән соң кире кайту

Татарстанның атказанган артистлары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов озын тәнәфестән соң Казанда концерт гөрләттеләр.

Гөлсирин-Азат Абитовлар концерты: 28 кыздан соң - бер Гөлсирин һәм 6 ел тәнәфестән соң кире кайту

Татарстанның атказанган артистлары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов озын тәнәфестән соң Казанда концерт гөрләттеләр.

Башкалада зур концерт куймауларына 6 ел булган. Җыелма концертларда, чара, мәҗлесләрдә җырлау бер хәл. Ә үз концертыңны кую бөтенләй башка әйбер. 
Концертны “Әллә нинди язмыш” һәм “Икәү” җырларыннан башладылар.

Очраклы түгел, “Әллә нинди язмыш” – беренче дуэт, Гөлсирин белән Азатны кавыштырган җыр. Ә “Икәү” җыры – махсус туйга әзерләнгән бүләк. Гөлсирин-Азат концертны үзләре алып барды. Аларны алып баручылар ролендә күрергә күнекмәгәнбез, шуңа күзәтергә дә кызык булды. Гөлсирин белән Азатның да дулкынлануы сизелде. Концерт башында каушап китеп, бераз сүз боткасы булып алды.

Хисләрне кулга алгач инде, әзерләнгән сценарий буенча концерт шома гына китте. Гөлсирин-Азат сәхнәдә сузык авазларны барлап, “а, ә, ы” дип сузып тормадылар. Борчылсалар да, текстка зыян килмәде. Димәк, сүзләрне өйрәнүгә аерым игътибар биргәннәр һәм дөрес тә эшләгәннәр. Җырчы нәфис сүз остасы түгел икән, сценарий кирәк. 

Азатның сөйләмендә “мишәрлеге” дә сизелде, бу да үзенә күрә “изюминка” өстәде. Бераз тәҗрибә тупласа, бәлки, алып баручы булып та үсеп китәр, күз күрер.
“Бу концерт өчен мин җавап бирмим бит”
Гөлсирин-Азат сәхнәдән элеккеге продюсерлары Рифат Фәттаховка рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Продюсер белән дуслык саклап кала алган кешеләр буларак Гөлсирин-Азатны “Кызыл китап”ка кертергә кирәктер. 

– Сәхнәдә  бер кечкенә генә хата күрдем, шунда ук Азатка хат яза башладым. Аннан гына исемә төште: бу концерт өчен мин җавап бирмим бит. Элеккеге укытучылар, остазлар булмаган кебек элеккеге продюсерлар да булмый. Мин бүген Азат-Гөлсириннең әти-әниләре төсле борчылам. Икенче яктан, күңелем дә тыныч. Мин аларның сәләтен бик яхшы беләм. Бу концертны җиренә җиткереп башкаруына иманым камил. Азат, Гөлсирин, Рәнис тә, татар эстрадасында гына түгел, дөньякүләм эстрадада уникаль кешеләр. Чөнки җырчы белән продюсерның бәхәссез аерылышуы сирәк күренеш. Мин Азатка, Гөлсирингә бик рәхмәтле. Алар Ваһапов фондын үстерүгә зур өлеш керттеләр. Азат-Гөлсириннең матур итеп эшләве – гаиләдә алган тәрбия нәтиҗәсе. Бүген залда аларның әти-әниләре утыра. Мин аларга бөтен халык алдында тәрбияле балалар үстергәннәре өчен баш иям, – дип Рифат Фәттахов “әтиләрчә” чыгыш ясады.

Азат Абитов кызлары турында: “Анда күп тә түгел инде 28 булганмы, 29мы”
Гөлсирин-Азат парлы җырчылар булса да, халыкка башта аерым-аерым танылдылар, шуңа күрә Азат әйтмешли “аерым-аерым җырлыйсы да килә”. Азат үзенең, Гөлсирин үзенең хитларын башкарды. 

Сәхнәдә дулкынланса да, кызлар белән сөйләшкәндә Азат бер дә каушамаган булып чыкты бит әле. Гөлсирин-Азатның башта дуслар булып йөреп, аннан кисәк кенә кавышып куюын күпләр белә. Ә Гөлсирингә кадәр нәрсә булганын Азат үзе сөйләде. 

– Гөлсирин белән дуслар булып йөргәндә аңа барлык кызларым турында сөйли идем. Тиле инде, әйеме? Һаман хәтерли шуларны. Ачуы чыккан саен исемнәрен тезеп китә. Мин хәтерләмим, ул хәтерли. Анда күп тә түгел инде 28 булганмы, 29мы. Хәтерләмим. Егетләр, минем хатамны кабатламагыз. “Гомерем буе сине көттем”, – дип әйтсәң, бәйләнергә сәбәпләр дә азрак була, - дип киңәш бирде Азат. 

Парлы җырчылар, гадәттә, үзләрен бик тату гаилә итеп тә күрсәтергә ярата. Азат белән Гөлсирин исә, башка юлны сайлаган. Бер-берсен төрттереп тә алдылар. Икесе дә ут инде, димәк. Тормышчан дуэт.

“Минем Салават Фәтхетдиновка да җиләк сатканым булды”
Сүз уңаеннан, Гөлсирин дә үз тормышыннан кызыклы фактлар белән бүлеште. Азат кебек “шәхси” тормышны ачып салмаса да, бер серне шулай да ачты.   Гөлсириннең туган ягы Мамадыш булуын белгән кешегә, аның җиләк җыеп сатуы яңалык та түгелдер инде. Ә менә җиләк сату буенча киңәшләр бик урынлы. Җәйгә күп калмады. 

– Минем Салават Фәтхетдиновка да җиләк сатканым булды. Без авылдашлар белән җиләк җыеп, Чаллы юлына чыгып тезелешеп утыра идек. Сабантуй, Питрау бәйрәмнәрендә җиләкләр аеруча яхшы сатылды. Халык – бәйрәмгә, җырчылар – акча эшләргә бара. Артистларга җиләк күп ашаттым инде мин, үзләре генә хәтерләмидер. Ә иң рәхәте – җиләк җыеп саткан акчага беренче телефон сатып алуым, – дип сөйләде Гөлсирин һәм җиләкләр турында җыр башкарды. Концерт менә шулай тормышчан тарихларга һәм җырларга үрелеп барды. 

Гөлсирин сәхнәдә бишек җыры да башкарды. Шулай ук сирәк күренеш. Ә аларны җырлап торырга кирәк. Хәзер баланы бишек җырын башкарып тибрәтүчеләр бармы икән? Бишек җырын башкарыр алдыннан Гөлсирин якын дустының тарихын сөйләп узды.

– Моннан утыз еллар элек бер район хастаханәсенә авырлы хатын-кыз килә. “Мине монда калдырыгыз әле”, – дип үтенгәч, аңа ярдәм итәләр. Ул кыз бала таба. Баласын хастаханәдә калдырып китә. Хастаханәдә эшләүче шәфкать туташы баланы жәлләп үзенә ала. Кыз үсә, бервакыт дусларыннан: “Син үги бала бит”, – дигән үртәүләр ишетә. Өйгә кайтып, әнисеннән: “Син минем әни түгелмени?” – дип сорый. Шулвакыт ана: “Мин синең әниең. Туган минутыңнан башлап, мин сине карап үстердем”,  – ди”, – дип өзгәләнде Гөлсирин. Бу сүзләрне йөз тапкыр кабатлаган булса да, Гөлсирин түзмәде. Күзләре яшьләнде. Әйе, әни булуның нәрсә икәнен әниләр генә аңлар мөгаен. 

Азат - әнисе белән, Гөлсирин - энесе белән җырлады
Азат Абитов та әниләргә багышлап җыр башкарды. “Әнкәйләрнең назлы күзләре” җырына көйне Азатның әтисе Фәрит абый язган икән. Азат исә, бу җырны залга төшеп, әнисе белән бергә башкарды.  Азатның әнисенең Альбина ханымның да тавышы бик моңлы. Гаилә дуэтлары аның белән генә чикләнмәде. Гөлсирин энесе Ислам белән бергә җырлады. Сүз уңаеннан, өйләнмәгән дип тә өстәп куйды. Монысы кызлар колагына. 

Азат-Гөлсирин икесе дә профессиональ җырчылар икәне әллә каян күренеп тора инде. Тере тавышка, чип-чиста җырлаулары күңелгә май булып ятты. Колаклар ял итте. Күпләр “тере тавыш” дип рекламалаган концертта ярты җырны бэк-вокалда торучылар җырлый. Ә Гөлсирин-Азатка бу кирәкми, үзләре булдыра. Концертта җырлы гаиләнең яңа иҗат җимешләре дә яңгырады. Дөресрәге, “иске-яңа”. Азат белән Гөлсирин Сәгыйть Гыйбашевның “Матур җыр”ын яңарткан. Сәгыйть абыйның репертуарыннан җырларын бик күп атказанган артистлар башкара, ә аңа Татарстанның атказанган артисты исемен быел гына бирделәр. Болай да була икән... Монысы уйлану гына. 

Гөлсирин-Азатның тамашачысын күзәттем әле. Ак яулыклы әби-апалар, урта яшьтәгеләр, билгеле, күбрәк иде. Тамашачылар Гөлсиринне чәчәккә күмделәр, ә Азатка рәхмәт әйтеп кул бирделәр. Ярый, барысы да бер йортка кайта бит. 

Азат тумышы белән Чуашстан республикасы Шыгырдан авылыннан, шуңа тамашачыларга чуашча җыр да бүләк итте. “Бер тапкыр бу җырны башкарганда сүзләрне оныткан идем. Бүген җырлап бетермен дип ышанам”, -  диде Азат. Шөкер, җырлап бетерде. Татарча җырлады, чуашча җырлады, Россиядә яшәгәч, бер рус җырын да “бәрде”. Бер мизгелдә Азат Абитов Александр Серовка әйләнде дә куйды. “Я люблю тебя до слез” дигәч гүзәл затлар эреп китте. 

Тулаем, концерт җиңел үтте. Азат-Гөлсирин халыкчан яктан ачылдылар. Дөрес, озын тәнәфес булуы да сизелде. Продюсер белән эшне туктаткач ук, концертлар куеп китсәләр, залны җыю да җиңелрәк булыр иде. Кызганыч, вакыт су кебек ага. Хәзер җырчылар да күп, халык игътибары өчен көрәшергә кирәк. Шулай да Гөлсирин белән Азатка уңышлар теләп калабыз. Алда аларны гастрольләр көтә.

Гөлсирин энесе белән
Азат әнисе белән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading