16+

Гөлүс Хәбибрахманов: “Бер танышымның өендә 97 сәгать тора” яки Артистларның нинди коллекцияләре бар?

Бик беләсегез килсә, кичә 13 ноябрь – ачкыч һәм тиеннәр җыю көне иде.

Гөлүс Хәбибрахманов: “Бер танышымның өендә 97 сәгать тора” яки Артистларның нинди коллекцияләре бар?

Бик беләсегез килсә, кичә 13 ноябрь – ачкыч һәм тиеннәр җыю көне иде.

Шушы кызыклы дата уңаеннан яраткан җырчыларыбыз белән сораштыру оештырып алырга булдык. Балачакларында аларның нинди коллекцияләре булган? Бәлки, хәзер дә нәрсә дә булса җыялардыр?  Кыскасы, барысын да белештек, хәзер сезнең белән дә бүлешербез.

“Безнең замандагы бөтен бала сыман сагыздан чыккан наклейкаларны, аларның хәтта “фантик”ларын җыя идем”, – ди Динара Сәетбатталова. Шулай ук җырчы иң сәер коллекция турында да исенә төшерде. “Бер кешенең төрле төстәге шешәләр җыйганын беләм, алардан хозблок ясап куйган иде. Бик матур, шул ук вакытта үзенчәлекле бит”, – дип елмая ул.

“Бәйрәменә туры килеп тора икән, бәләкәй чакта мин ачкычлар җыя идем”, -дип сүз тотты Нияз Хаматшин. “Минем коллекциямдә бөтен ишеккә ярый торган ачкыч бар иде. Уйласам, бөтен җиргә керә ала идем. Әлбәттә, кешеләргә рөхсәтсез кереп йөрмәдем”,– дип көлә җырчы. Нияз шулай ук авылларындагы бер абыйны да исенә төшерде. “Гомер буе үзенчәлекле, кызыклы әйберләр җыйды Вәли абзый. Музей да ясап куйган, ни генә юк анда: элеккеге тегү машиналары, йозаклар, төрле акчалар, афишалар”, –  дип бүлешә җырчы.

“Балачакта тиеннәр җыя идем. Төрле илләрдән алып кайтылганнары да булды”, – дип тезеп китте Лилия Хәйруллина. “Шулай ук әниләр белән гастрольләргә йөргәндә төрле канцтоварлар җыярга яраттым, төрле шәһәр-илләрдән кызыклы, безнең Чаллы шәһәрендә булмаган ручка, блокнотлар, бозгычлар  алып кайта идем. Мәктәпкә килгәч башка балалар шакката, кайда алдың дип сорыйлар иде”, – дип хатирәләрен барлый җырчы. Үсә төшкәч, Лилия төрле илләрдән, сәяхәтләрдән открыткалар алып кайтуын һәм аларны якыннарына бүләк итәргә яратуын ассызыклый.

Сиринә Зәйнетдинова элеккеге винил пластинкалар, ленталы кассеталар җыя, һәм төрле барган җиреннән истәлекле әйберләр – магнит, открытка, брелок, хәтта тәлинкә алып кайта. “Безнең кияү мотоцикллар җыя. Җимерекләрен төзәтә”, – дип тә өсти җырчы.

Гөлүс Хәбибрахманов кечкенә вакытында җырлар җыйган. Китаплардан аларны күчереп алып, саклый торган була ул. “Сагыз, кәнфит савытларын да җыя идек. Хәзерге көндә дә коллекцияләр туплау азарты бар – блокнотлар җыям”, – дип елмая җырчы. “Кемдер сыер-бозау җыя, кемдәдер иске сәгатьләр коллекциясе бар. Бер танышымның өендә 97 сәгать тора, мәсәлән. Бер дустымның хатыны исә аяк киемнәре җыя. Ел буенча ул 22 яңа пар аяк киеме сатып ала”, – дип шаккаттыра Гөлүс.

Алмаз Хәсәнов студент вакытында тиен акчалар җыйган. “Хәзер тиеннәрне картада туплыйбыз. Без студент вакытта 3 литрлы банканы акча белән тутырып караган идек, килеп чыкмады. Яртысына җиткәч, кибеткә барып продукция җыеп кайттык”, – дип кызыклы хатирәсен яңартты җырчы.

“Балачакта наклейкалар һәм фишкалар җыя идем. Шкатулкамда әле дә ята алар, берсен дә ташламадым. Бик кадерле”, – дип бүлешә Игорь Дмитриев. Шулай ук яшь башкаручы мәктәптә укыганда туризм түгәрәгенә дә йөргән һәм казу эшләре белән дә шөгыльләнгән. “Иске тимер акчалар, төрле кызыклы предметлар тапкан бар. Аларны музейга тапшыра идек. Хәзер алай коллекция туплау белән кызыксынмыйм. Өйдә кирәкмәгән әйберләр җыелып ятуын да яратмыйм”, – дип елмая Игорь.

“Кечкенә вакытта сагыздан чыккан машина сурәтләрен җыя идек. Альбом ясап, аларны ябыштырып барып, кемдә-ниндие бар алыштырган чаклар да була иде”,– дип сүз тотты Раяз Фасыйхов. Җырчы үзен коллекционер дип атамый, ә бу эш белән шөгыльләнергә яратучы дусты турында сөйли: “Ул совет заманында чыккан статуэткалар җыя. Искәртеп узарга кирәк, аларның һәрберсе зур акчалар тора. Тагын бер самоварлар җыючы дустым да бар. XVIII гасырдагылары да бар”, – дип безне шаккаттыра Раяз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

25

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    XIIIV гасыр ничәнче гасыр була ул?

    Мөһим

    loading