“Кеше китә - җыры кала” фильмында төште, җизни дә шулай китте...”, ди Гөлүс.
Җырчы, алып баручы Гөлүс Хәбибрахманов гаиләсендә бу арада кайгы артыннан кайгы килә. Күптән түгел генә аның хатынының әнисе вафат булды, ә җомга җизнисе (әтисенең сеңлесенең ире) дә бакыйлыкка күчкән. Гөлүснең авыр кайгысын уртаклашып, аның белән хәбәргә чыктык.
- Гөлүс, хәлләрегез ничек? Сезнең гаиләгә янәдән кайгы килгән икән.
- 2 декабрь көнне хатынымның әнисе бакыйлыкка күчте. Аннан соң тормыш иптәшемнең тагын бер туганы вафат булды. Менә хәзер җизни дә китеп барды. “Авырыйм ахры”, - дип әйтә иде. Хастаханәгә дә барды, әмма авыруын төгәл билгели алмадылар. Бәлки, яман шеш булгандыр дип уйлыйбыз, әмма табиблар булмагач, төгәл әйтә алмыйбыз. Соңгы ике көндә бик каты авырган. Ашыгыч ярдәм чакыртып, Казанга киткәннәр. Реанимациягә кергәндә инфаркт булган, шуннан китеп барган инде. Әле яңа ел ялларында кунакка кереп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырган идек. Җизни дә безне урамга кадәр чыгып озатып калды. Дөрес, ашавы начаррак, ябыккан иде. Әмма аның үлеменә әле ышанып бетә алмыйбыз. Бу хәл шулай кинәт булыр дип һич уйламадык. Хатынымның әнисе дә шулай ябыгып беткән иде. Анда 5-6 ел элек яман шеш таптылар. Соңгы бер елда авыру үзенекен итте. Ул аяксыз калып урын өстендә ятты. Аны да җәйгә кадәр яшәр дип өметләнгән идек. Ул да соңгы ике көнендә бик каты авырган. Шулай китеп тә барган.
- Бер-бер артлы китеп баралар бит...
- Шулай шул. Моны берничек тә аңлатып булмый. Шулай булырга тиештер, безгә язган сынаудыр. Бер-бер артлы килгән кайгы сындыра инде ул. Бүген банкетка барасым бар менә. Тормыш дәвам итә, бернишләп тә булмый. Җизни җомга китеп барды бит. Җомга көнне гел банкет, чыгышлар була иде. Бу җомгам буш булгач, шаккаттым. Юкка гына булмаган икән. Иртән Айрат җизни вафаты турында хәбәр килеп иреште.
- Нинди кеше иде ул?
- Беркайчан да кешегә авыр сүз әйткәнен, талашканын күргәнем булмады. Теләчедә бик хөрмәт иттеләр аны. Айрат җизни белән Гүзәлия апа фольклор ансамбль белән чыгыш ясыйлар иде. Җизни бик шәп кенә гармунда уйнады. Әле алар “Кеше китә - җыры кала” фильмында да төштеләр. Алар районда булган һәр чарада катнаштылар. Мактау грамоталары минекеннән дә күбрәктер. Көндез эшләп кайталар да, гел мәдәният йортына чыгалар иде. “Кеше китә - җыры кала” фильмында төште, үзе белән дә шулайрак булды... Кунакка кайткач, бергәләшеп альбомнарны карап, барысын да искә төшереп, көлешеп утырган идек. Бу безнең соңгы очрашуыбыз булган. Җизнинең кинода төшүе, шуның белән бик куануы гомерлеккә истә калды. Бу алар өчен зур дәрәҗә иде. Башка мондый кайгылар килмәсен инде. Тормыш иптәшемнең әтисе дә, минем апай да, әни дә үзләре генә калдылар. Әнием күптән ялгыз инде, без бит кайтып кына йөрибез. Әти миңа 25 яшь булганда ук вафат булды. Барысының да урыннары оҗмахта булсын!
Гөлүс Хәбибрахманов һәм аның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын.
Фото: https://vk.com/gelius_khabibra
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар