Җыйнак кына гәүдәле, чибәр һәм искиткеч талантлы Гүзәл Гафарованы тамашачы театр аша түгел, ә беренче чиратта “Ак чәчәкләр” һәм “Мулла” фильмнары аша таный башлады. Гәрчә ул Әтнә театры актрисасы булса да.
Гүзәлнең тормышы быел тамырдан үзгәргән. Хәзер аны театр сәхнәсендә сирәк күрәчәкбез. Сәхнәдә генә түгел, Әтнәдә дә...
– Гүзәл, театр дөньясына кереп киткәнче, артист булам дип укырга килгәндә, театр турында сезнең күзаллау ниндиерәк иде?
– Дөресен генә әйткәндә, аны ачык хәтерләмим. Театрның асылын анда эшли башлагач кына аңлыйсың бит. Елаган, миннән булмый, килеп чыкмый дигән вакытларым күп булды. Китимме икән әллә дип тә уйлап йөрдем. Әмма нәрсәдер тотып калды. Ул дөньяга бер кереп киткәч, аннан чыгуы бик авыр. Театрның ниндидер сихри көче бар.
Укыган вакытта бу эшкә җиңелрәк карыйсың. Дәресләргә бик яратып йөри идем. Сәхнә теле дәресендә мине бик сүгәләр иде, чөнки Әтнә ягында сөйләм башкачарак. Моны бетерү өчен бик игътибарлы булырга, үзеңнең нәрсә сөйләгәнеңне ишетә белергә кирәк. Актер үзен камилләштерү буенча гел эшләрә тиеш. Гел кызыксынырга, күп укырга, эзләнүдә булырга кирәк.
– Рольләргә ничек әзерләнәсез?
– Беренче пьесаны укулар була. Шул вакытта син әллә кайларга кереп китәсең. Герой ник шулай эшләгән, нигә шундый сүзләрне әйткән, персонаж нинди тормыш юлы үткән, эчке халәте, холкы нинди аның... Шуларның барысын да өйрәнәсең. Сәхнәгә чыкканда аннан җиңелрәк була. Эшләгән вакытта, образ тудырганда син аны үзең эшләп бетерәсең аннары. Актер кеше гел күзәтүчән булырга тиеш.
Мисал өчен, актерның тормышында берәр нинди авыр мизгел булды, ди. Бу шатлыклы вакыйгаларга да кагыла. Һәм син үзеңнең шул мизгелдәге хәләтеңне истә калдырырга, киләчәктә дә сәхнәдә кулланырга тырышасың. Бу һөнәри “авыру” дияр идем. Сиңа авыр, үзеңне начар хис итәсең төсле. Ә барыбер эшең турында уйлыйсың.
– Хәзер сыйфатлы, тамашачыны җәлеп итә торган пьесалар сирәк языла һәм театрларның шактые бер үк әсәрләргә мөрәҗәгать итә. Үзегезгә роль бирелгәннән соң, сезгә кадәр уйналган булса, ул спектакльләрне карыйсызмы?
– Юк, беркайчан да караганым юк. Чөнки син ул рольне нәкъ шулай уйнау куркынычы бар. Аны син максатчан рәвештә эшләмәскә дә мөмкинсең, әмма үзеннән-үзе роль бертөрле булуы ихтимал.
Төрле театрда бер үк спектакль төрлечә була. Режиссерның карашыннан да тора бу һәм эш дәверендә спектакль үзгәрергә дә мөмкин. Актер белән режиссер алар бер-берсенә бик бәйле булырга тиеш. Режиссер әйткәнне актер тагын тулыландырса гына, уртак нәтиҗә була. Бу кеше тудырган кебек.
– Ә режиссерлар белән бәхәскә кергәнегез бармы?
– Әгәр андый бәхәсләр туа икән, бу бик әйбәт. Чөнки режиссер синең кызыксынуыңны күрә, аның үзенә дә синең белән эшләү җиңел бирелә. Режиссер нәрсә әйтә — актер шуны гына эшли икән, бу яхшы нәтиҗә бирмәячәк. Бәхәсләр килеп чыкса, димәк, син үзеңнең кызыксынуыңны, уйлавыңны, эшләвеңне күрсәтәсең.
Соңгы араларда режиссер белән минем арада бәхәсләр булгалады. Әле эшли генә башлаганда барысын да аңламыйсың, әйтергә куркасың, режиссер миңа караганда күбрәк беләдер инде, дип уйлыйсың.
– Бу актерның холкына бәйлеме, әллә инде тәҗрибәгәме?
- Икесе дә, миңа калса. Эшли башлаганда, бик оялчан, әйтергә курка идем. Аннан кешегә ияләшәсең дә, эш алымнарын да беләсең.
– Артистларның кайберләре сәхнәгә чыгар алдыннан берәр нинди кагыйдәләрне үти, үзләренең ырымнары була. Сез нишлисез?
– Сәхнәгә чыгар алдыннан үзем генә калырга яратам. Премьера алдыннан син көне буе роль хакында уйлыйсың, шуңа “настраиваться” итәсең. Кемгәдер җиңел генә дә бирелә. Ул “хи-хи, ха-ха” көлеп йөри дә, чыгып китә һәм уйный. Чөнки табигате шундый.
Ә мин әкренләп кенә рольгә “чумам”. Аннан догалар укып, сәхнәдә утырып торырга яратам. Бу мине тынычландыра.
Премьера көнне сәхнәгә чыгу бик дулыкынландыргыч була. Аннан инде тамашачының кәефенә карап, төрле вакытта спектакль төрлечә уйнала. Партнерыңнан да бик күп нәрсә тора. Шулай кереп китәсең. Хәзер сезгә үзем шул хакта сөйлим, ә үземнең сәхнәгә чыгасым килә.
– Ә сәхнәгә чыгар алдыннан авыр хәбәр җиткергәннәре, кәефегезне бозганнары бармы?
– Мондый хәбәрләр шәхси тормышка кагылса, бик нык тәэсир итә, әлбәттә. Син үзеңне генә түгел, ә труппаның эшен дә “куркыныч” астына куясың булып чыга. Синең уйларың башка җирдә икән, синең халәтең вирус сыман тарала һәм спектакльне “тарката”. Бәхеткә, минем белән андый хәлләр булмады. Шуңа да, миңа калса, сәхнәгә чыгар алдыннан телефоннарны кулга алмаска, фикерләреңне тулысынча спектакльгә юнәлтергә кирәк.
– Рольдән чыгарга авырмы?
– Хис-кичерешләрне эштә калдырып китү хәерлерәк. Әмма премьерадан соң бер-ике көн эчеңдә бушлык була. Нәрсәдер җитми башлый. Кемдер рольдән авыр чыга, ә кемгәдер бу җиңел бирелә. Минем берничә шундый ролем булды. Бу яхшы түгел. Сәламәтлеккә зыян сала. “Туган туфрак” спектаклендәге ролемнән соң хәтта минем кабыргаара невралгия булды.
Актер кеше моны контрольдә тотарга тиеш. Чик куя белергә кирәк. Театр ишеген ябып чыгып киттең, бетте... Башыңда икенче төрле әйбер булырга тиеш.
– Сез Казанда белем алган кеше буларак, Әтнәгә кайтып китәргә ничек карар кылдыгыз?
– Казанда да каласым килде. Безне Оренбургка, Түбән Камага да чакырдылар. Камалда да уйныйсы килә иде. Беркөнне иртән хезмәттәшем Раил Сәләхиев, үзе ул Арча ягыннан, шалтыратып, әйдә Әтнәгә кайтабыз, ди. Мин әйдә, дидем дә, без өчәү, Гөлнара Гыймранованы да алып, Әтнәгә кайттык.
– Соңгы арада Әтнә театры бик үсте дияр идем...
– Дәүләт статусын алу аңа үсәргә бик ярдәм итте. Безгә актерлар кайта, төрле режиссерлар белән эшлибез.
Татар театрын үстерү бик авыр, чөнки хәзер пьесалар белән проблемалар бар. Чит ил әсәрләрен куяр идең, аны кабул итүчеләр азрак һәм без үз әсәрләребезне үстерергә, күрсәтергә тиеш. “Яңа татар пьсесалары”н язалар, әмма кулга тотып алырдай әйбер бик юк. Татар театрына шул яктан авыр.
– Хыялыгыздагы ролегезне уйнадыгызмы инде, әллә ул әле хыял булып кына калдымы?
– Укыган вакытта “Мулла” спектаклендә Налимә ролен ярата идем. Аны башта Әтнә театры, аннан Камалда Фәрит абый Бикчәнтәев куйды. Без аның репетицияләрен карарга йөри идек. Ул роль бәлки минем холкыма да якын булгандыр. Кычкырып йөрмәдем, әмма эчтә шул рольне уйнау теләге яши иде. Ул рольне спектакльдә генә түгел, кинода да уйнарга насыйп булды.
– Шәхси тормышта нинди үзгәрешләр бар?
– Шәхси тормышым хакында сөйләргә яратмыйм. Быелгы ел минем өчен зур үзгәрешләр елы булды. Әтнәдән Казанга күчендем. Шәхси сәбәпләрем бар иде. Тик бу минем шәхси дөньям һәм мин аны барысының да белүен теләмәс идем. Гомумән дә минимализм яратам. Бар нәрсәдә дә. Эштә дә, киемдә һәм башкаларда да. Бәлки мин дөрес хатын-кыз түгелдер.
– Хуҗабикә буларак сез ниндиерәк?
– Авылда үскәнгә, бөтен эшне дә эшли беләм, эштән курыкмыйм. Үземне яхшы хуҗабикә дип әйтә алам. Өйдә тәртип булуын яратам.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Комментарийлар
0
0
ГУЗЭЛ МАТУРЫМ!СИН ХОДАЙ ТАГЭЛЭ БИРГЭН АРТИСТСЫН.БЕР ГЕНЭ ЯСАЛМАЛЫК ЮК.АК ЧЭЧЭКЛЭРНЕ КАРАГАЧ ТАН КАЛДЫК .УЙНА БЕЗНЕ ТАМАШАЧЫННЫ ШАТЛАНДЫРЫП ЯНАДАН ЯНА РОЛЬЛЭР БУЛСА ИДЕ .СЭХНЭ БУЙЛАП ЧЫР ЧУ КИЛЕП ЙОРУЧЕЛЭРДЭН ТУЙДЫК ИНДЕ.БОЕК ЖИНУНЕН 75 ЕЛЛЫГЫНА "НАМУС РОМАНЫ БУНЧА ЭШЛЭНГЭН СПЕКТАКЛЬНЕ КУЙСАЛАР,НЭФИСЭ РОЛЕНЭ СИННЭН ДЭ КУЛАЙ АРТИСТ ЮК РЭХМЭТ СЕЗГЭ
0
0