Календарь битләрендә көзнең төп-төгәл 26нчы көне!
Нәкъ менә бүген 26 сентябрь элеккеге дуслар белән күрешү бәйрәме билгеләп үтелә. Яраткан җырчыларыбызның тугры дуслары бармы? Гомумән, алар фикеренчә, дуслар күп булырга тиешме әллә иң яхшы дуслар бармак белән генә санарлыкмы?
«Дуслар күп булырга тиеш», – диде Динара Сәетбатталова. – Әмма алар арасында иң якыннары 2-3 кенә була. Минем дә андый якын дусларым бар. Без кечкенәдән дуслыкны, матур мөнәсәбәтләрне саклап килдек. Бүгенге көндә дә бер-беребезгә эч серләребезне бушатып, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Берәр көн элемтәгә чыкмасак, кайгырыша башлыйбыз».
Игорь Дмитриевның исә якын дуслары бармак белән генә санарлык икән. «Күп дуслар еллар узгач, төшеп калды, югалды. Иң якыннары – әнием һәм бертуган сеңлекәшем. Алар белән еш аралашабыз. Эч серләрен якыннарыңа сөйләүгә уңай карыйм!»– дип бүлеште яшь, харизмалы җырчы.
Раяз Фасыйхов исә темабызга карата җавабын Тукаебызның сүзләре белән башлады: «Акча барда бар да дус шул, бар да яр, Акча исе чыкмый торса, яныннан бар да таяр». Җырчының фикере буенча, тугры дуслар бик аз була. «Минем дә еллар буе сыналган дусларым бар. Аларга, әлбәттә, эч серләреңне дә сөйлисең, шатлык-борчуларың белән дә уртаклашасың. Шулай ук куштырнаклар эчендә дуслар дип аталучылар да юк түгел, сак булырга кирәк», – дип ассызыклый җырчы.
«Бүгенге тормышта дуслар күп булырга тиеш түгел»,– ди Гүзәл Әхмәтова. «Чын дуслар вакыт белән сынала. Аларның һәрберсенә эч серләреңне дә сөйләмисең. Шәхсән, мин кешеләргә бик озак ачылам, шуңа күрә бөтен әйберне сөйләмим. Чын дус дип санап йөргән 1-2 кешегә гына ышанып, серләремне аларга тапшырам»,– ди җырчы.
«Яшүсмер вакытта дуслар күп булырга тиеш дип уйлый идем, хәзер бу фикеремне үзгәрттем», – дип сүзен чагыштырулардан башлады Лилия Сабирова. – Якын дуслар күп булса, икәү була ала. Миңа калса, иң тугры дуслар – ул безнең әти-әниләр. Бары тик алар гына безнең уңышларыбызга чын күңелдән шатлана, эчкерсез сөенә».
«Дуслар белән күрешеп, аралашып яшәргә кирәк»,– дип уйлый Илназ Баһ. «Минем уку елларыннан якын булып калаган дусларым да бар. Алар белән һәрвакыт күрешеп тормасак та, гел элемтәдә. Ни генә дисәң дә дусларга барлык серләрне сөйләп бетерергә ярамый. Бу очракта сак булырга кирәк», – ди Илназ.
«Дөресен әйтим, дусларым күп түгел, бармак белән санарлык кына. Аңа карамастан яхшы, ачык күңелле танышларым күп», – дип җавап бирде Илүсә Хуҗина. «Дусларга эч серләрне сөйләү табигый күренеш дип саныйм. Шуңа күрә алар миңа, мин аларга таяныч була алам. Дуслар белән көн дә аралашып тору минемчә мәҗбүри түгел, чөнки дустың белән озак аралашмасаң да син аның белән менталь элемтәңне өзмисең», – диде җырчы. Бүгенге көндә исә Илүсә дуслары белән социаль челтәрләрдә гел аралашып тора. «Лайклар, комментарияләр куюдан тыш мемнар җибәрешәбез. Аралашу шулай да була ала бит!» – дип елмая җырчы.
«Элегрәк дусларыбыз нык күп дип саный идек, шулай ук дошманнар да җитәрлек иде. Гаиләбезгә авыр сынау килгәч, кемнең чынлап та дус, кемнең дошман икәнен аерырга ярдәм итте Ходай», – дип уйландыра торган җавап кайтарды җырлы гаилә – Илдус Вәлиев һәм Регина Гайсина. «Дуслар күп була алмыйдыр, алар санаулы гына. Шунысы кызык, иҗатташ дуслар тугрырак булып чыкты. Серләрне иң якын кешең – сөекле тормыш иптәшеңә генә сөйләргә кирәк»,– дип тәҗрибә белән уртаклашты матур дуэт.
«Иң якын дуслар – безнең иң зур дошманнар» – дип җавабы белән уртаклашты Ризат Рамазанов. «Дустыңны югалтасың килсә, бурычка акча сора диләр. Бүгенге көндә чын дуслар юк. Иң тугры һәм якын дустым – ул Зинира. Аның да җавабы шундыйдыр дип ышанам», – дип елмая гаилә башлыгы.
«Дуслар күп булырга тиеш, әмма иң ышанычлылары 1-2 генә була», – дип сүз башлады Алмаз Хәсәнов. «Еллар белән сыналган дусларга караганда яңалары күбрәк. Мин башта серләремне хатыныма сөйлим, шуннан соң гына дуслар белән бүлешергә мөмкинмен»,– дип барысын да ачып салды җырчы.
Дуслык турында кызыклы фактлар:
1.Малайзиядә дуслык символы булып гибискус санала. Аны хәтта милли валютада да сурәтләгәннәр! Ә АКШ һәм Европада дуслыкны еш кына сары розалар белән ассоциациялиләр.
2.Француз галимнәре фикеренчә, хәтта акулалар арасында да дуслык бар. Аларның кайберләре, башкалардан читләшеп, гел бергә йөри икән.
3.Галимнәр фикеренчә, дуслар белән күрешү сәламәтлек өчен бик яхшы. Дусларча аралашу вакытында кеше организмында гормональ фон яхшыра, нигезсез борчулар кими.
4.Дусларны балачакта һәм яшьлектә табу җиңелрәк. Бу чорда кызыксынулар күп булганда аралашу даирәсе зур була, тугандаш җанны эзләп табуы җиңелләшә.
5.Ир-ат һәм хатын-кыз дуслыгы акрынлап тирәнрәк хис-тойгыга – үзара мәхәббәткә әйләнергә мөмкин. Мондый дустанә мөнәсәбәтләргә нигезләнгән никах дәрткә нигезләнгән никах белән чагыштырганда күпкә ныграк булып санала.
6.Дуслар үзара билгеле бер генетик охшашлыкларга ия була. Моны хәтта ниндидер туганлык бәйләнеше белән чагыштырырга мөмкин, чөнки без дусларны аңсыз рәвештә үзебезгә охшатып сайлыйбыз.
7.Хатын-кызлар үзләрен борчыган мәсьәләләрне дуслары белән уртага салып ешрак сөйләшә, һәм бу аларга алга таба барырга ярдәм итә. Мондый аралашу вакытында окситоцин гормоны бүленеп чыга, ул киеренкелек дәрәҗәсен киметә һәм тынычландыра.
8.Галимнәр ачыклаганча, кеше дуслыкның нәрсә икәнен якынча тугыз айдан аңлый башлый.
9.Балачакта ата-аналары күп санлы дуслары һәм танышлары белән аралашкан кешеләр, статистика буенча, ата-аналары башка кешеләр белән дуслыкны санга сукмаган кешеләргә караганда озаграк яши.
10.Халыкара дуслык көне дә бар! Ул 30 июльдә билгеләп үтелә. Аны 2011 елда рәсми рәвештә расладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар