Әңгәмә барышында автор-башкаручы, гармунчы, игезәк егетләр Айдар һәм Алмаз Юнысовларның исемнәрен, үзләрен бутап, мәш килеп беттем. Басып торганда әзрәк аерылсалар да, өстәл артында икесе бер кешегә әйләнеп куялар. Нигә, дисезме? Бу хакта әңгәмәдән укып белерсез.
- Без Илеш районы Түбән Черек күл авылыннан, 15 яшьлек Рита исемле сеңлебез дә бар. Әти ягы да, әни ягы да җыр-моңга ифрат бай халык. Әни бик матур җырлый, ул - һәр бәйрәмнең, мәҗлеснең бизәге.
Айдар:
- Мин, Алмазга караганда, 10 минутка алданрак туганмын. Әни сөйләве буенча, мин тугач, табиблар әнине ялгызын гына калдырып китеп тә барганнар. Бераздан Алмаз да барлыгы билгеле булган... (көләләр.) Әнигә дә, табибларга да сюрприз булып туганбыз без. Безнең авыл игезәкләргә бай, күршедә генә дә яшиләр иде.
- Укытучылар аера ала идеме үзегезне?
Алмаз:
- Укырга кергәч, укытучылар икебезне ике якка утыртып куйды, шулай истә калдыралар иде. Аннан соң әз генә аера башлагач, бер партага утырдык.
Айдар:
- Хәзер инде безне аерып була. Алмаз миннән өч см га озынрак. Мин аннан 5 килога авыррак.
- Игезәкләрне, гадәттә, бер төсле киендерәләр. Сезнең очракта да шулай идеме?
- Балачактан пардан киендерә башладылар. Майка, оекбашка кадәр бер үк иде. Үлчәме зуррак булса да, бер төрле кием киеп үстек. Бервакыт шундый хәл булды. 5нче сыйныфта укыганда, мин мәктәпкә беренчерәк барган идем, нигәдер, Алмаз соңга калды. Күп тә узмады, Алмаз класска килеп керде, аптырап киттем: икенче төрле кофта кигән. Мин аны күрдем дә, өйгә кайтып, аныкы кебек кофта киеп килдем. Дәрескә соңга калдым калуын, әмма пардан киендек. Училищеда да икенче курска кадәр бердәй киенеп йөрдек. Өченче курста кызык ясап, төрле-төрле киенеп килдек. Шуннан төрлечә киенеп йөри башладык. Ә сәхнәгә пар киемнәрдән чыгабыз.
- Игезәк булуның уңай яклары күптер ул...
Айдар:
- Теңкәгә тия торган яклары да... Мәктәптә укыганда медицина тикшерүе узганда, беребез артыннан икенчебез керсәк: «Әле генә карадык бит, тагын нишләп йөрисең», - дип, табиблар ачуланып чыгарган вакытлар булды. Кире чыгып, Алмазны алып кереп, «Без игезәкләр» дип аңлатырга туры килә иде.
Алмаз:
- Уңай яклары бик күп, Аллага шөкер. Яныңда һәрвакыт терәк булуын, нинди генә вакыт булса да, сине ташламас туганың барын тоясың. Укуда да, эштә дә бер-береңне алыштырырга була. Мәсәлән, икебезгә бер «права» белән йөрү, дәрестә беребез өчен икенчебез җавап бирү дисеңме...
- «Права» икегезгә берәү генә мени?
Алмаз:
- Юк, икебез дә бер үк вакытта алдык. Әмма икебез бер машинада булсак, рульгә алышып утырганда, кемнең машинасында, шуның «права»сын күрсәтәбез.
- Егетләр, характерларыгыз охшаганмы?
Айдар:
- Мин усалрак. Алмазны терерәк, шаянрак дип әйтәләр. Әмма дөньяга карашлар бер.
- Игезәкләр бер-берсенең күңел халәтен сизә, диләр. Чынлап та шулаймы ул?
Алмаз:
- Әйе, сизелә. Айдарның кәефе булмаса, минеке дә булмый. Беребез авырса, икенчебез дә авыруга сабыша. Әмма алай кәефсезләнеп утырган чакларыбыз сирәк. Гел бергә бит без, көн саен күрешәбез. Чөнки бер студиядә эшлибез. Балачактан хәзергә кадәр аерылышкан юк, айлар буе бер-беребездән башка тора да алмыйбыздыр. 7 ел «Нур» театры студиясендә эшләдек. Бүгенге көндә үзебезнең тавыш яздыру студиябез бар. Хәзер икебез дә гаиләле, шуңа күрә аерым җирдә төн генә кунабыз.
- Игезәк булгач, кызлар аера алмыйча аптырап бетми идеме үзегезне?
Айдар:
- 2013 елның августында Алмаз гаилә корды. Бер елдан мин дә өйләндем. Хатыннарыбыз белән сәнгать академиясендә бергә укыдык, тулай торакта бер катта тордык. Алар безнең күрше кызлары иде. Озак сайланып, эзләп йөрмәдек.
- Сезне тамашачы беренче чиратта гармунчылар итеп белсә дә, көйләр дә язасыз бит әле...
Айдар:
- Баянда уйнарга өйрәнгәч, көй үзеннән үзе языла башлады. 9нчы сыйныфта беренче җырыбызны иҗат иттек. Аның көен мин, сүзләрен Алмаз язды. Халык танып белгән беренче җырыбыз «Яшик бу дөньяны яратып» дип атала. Без аны Салават абыйга бирдек, ул аны озак еллар җырлады. Әмма альбомга безнең исемнәребез кермәгән. Кассетаны Альфред абый Якшимбетовка биреп җибәргән идек, бәлки, аның безнең исемнәр язылган кәгазе югалган булгандыр. Үпкәләмибез. Соңыннан Салават абыйга әйттек. Беренче җырыбызны ул башкарганга без шат кына.
Комментарийлар