Илдар Ямалиев - төрле артистлар белән эшләп чыныккан, зур тәҗрибә туплаган шәхес. Һәм бүгенге көндә ул - мөстәкыйль эшләүче талантлы артист. Илдарның иҗат эшчәнлеге гаять бай – ул юмор һәм пародия остасы, җырчы, автор башкаручы, башка артистларга да җырлар иҗат итә.
- Илдар, бервакыт кечкенәдән сәхнәдә булуыңны әйткән идең. Ә зур сәхнәгә кайчан килдең?
- Дөрестән дә, беренче тапкыр сәхнәгә 3 яшемдә чыктым. Шуннан бирде авыл бәйрәмнәрендә, төрле конкурсларда һәм чараларда катнашып үстем. Ә эстрада сәхнәсенә мин 2008 елда килдем. Ягъни Казанга килгән елдан бирле.
- Син - үзенчәлекле юнәлеш буенча эшләүче артист. Юмор белән сәхнәгә чыгу авыр булдымы? Халык сине ничек кабул итә?
- Башлаганда авыр булмады, чөнки юмор белән сәхнәгә чыгарга ярдәм иткән кешеләр бар иде. Аллага шөкер, халык юморны аңлый, ярата, уңай кабул итә. Мин күбрәк юмор һәм пародия юнәлешендә эшлим. Шуңа өстәп җырлар иҗат итәм. Үземне җырчы дип санамыйм, бары тик автор башкаручы дип уйлыйм. Язган җырларымны халыкка җиткерергә телим. Минем өчен иҗатымны ничек кабул итүләре мөһим.
- Остазларың кемнәр?
- Мин башта Лениногорск музыка училищесында белем алдым. Ул вакытта мине Миләүшә һәм Рөстәм Идиятовлар үзләренең төркеменә чакырды. Беренче тапкыр концертта чыгыш ясавым алар белән булды. Бу гаҗәеп гаилә белән Лениногорскиның бөтен авылларында йөреп чыктым. Ә инде Казанга килгәч, Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшли башладым. Остазым дип Илфак Шиһаповны әйтер идем. Ул мине сәхнә серләренә өйрәтте. Гомумән, күп кенә популяр артистлар Илфак абый канаты астыннан чыкты. Алар арасында Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Вадим Захаров, Алмаз Мирзаянов, Ризат Рамазанов, Римма Никитина һәм башкалар бар. Безнең сәхнәдә басып торуыбызда аның көче бик зур.
- Илсөя Бәдретдинова белән күпме эшләдең? Аның кайсы сыйфатлары ошый?
- Илсөя Бәдретдинова белән дүрт ел бергә эшләдек. Илсөя апа - максатчан, тырыш, тәвәккәл, теләгенә үз көче белән ирешә торган кеше.
- Ялгышмасам, Илсөядә эшләгән вакытта сез Ризат Рамазанов белән таныштыгыз?
- Нәкъ шулай! Илсөя апа төркемендә Ризат белән танышып, “Кредит” юмор төркемен булдырдык. Әлеге төркемдә ике ел иҗат иткәннән соң, мин сәхнәдәге иҗатны ике елга туктаттым.
- Ни өчен сәхнәдән киттең?
- Бик күп авылларга концерт белән йөрдек, ләкин безне белеп бетермиләр иде. Моның сәбәбе – радио-телевидениеләрдә еш яңгырамау. Концертларыбызга бик аз халык җыела иде. Кергән акча төркемебезгә китеп барды, үзебезгә бик азы гына калды. Акча ягыннан әллә ни файдасы булмагач, китәргә булдым. Ләкин үз гомеремдә кем генә булып эшләмәдем. Ресторанда официант булдым, автомойкада машина юдым, төзелештә дә, таксида да эшләдем, балалар бакчасында музыка җитәкчесе вазыйфаларын башкардым. Тик ике елдан соң күңелемнең сәхнәгә тартылуын аңладым. Башка эшкә күңел ятмады. Шул сәбәпле, мин сәхнәгә кайтырга булдым. Зинира һәм Ризат Рамазановлар төркемендә дүрт ел эшләгәч, үземнең сольный концертларымны куярга булдым. Һәркайда тамашачылар “Илдар, нигә үз концертларыңны куймыйсың? Син җырлыйсың да, юмор да сөйлисең”, - дия иде. Гомер бер генә бирелә, дип киләчәктә үкенерлек булмасын өчен, үз концертымны куярга булдым.
- Илдар, бүгенге көндә артист өчен нинди киртәләр бар?
- Артистлар өчен, бигрәк тә сәхнәгә беренче адымнарын ясаучы җырчылар өчен финанс мәсьәләсе килеп баса. Җырны, юморны, пародияне халыкка җиткерү өчен радио-телевидениегә һәм газета-журналларга бирергә кирәк. Телевидениедә күренмәсәң, халык синең юморист икәнеңне, радиога җырыңны бирмәсәң, җырчы икәнеңне белми. Миңа – авылдан чыккан гап-гади авыл баласы өчен ротация күләме бик зур тоела. Бу бәяләр артык арттырылган дияр идем. Ул чыккан акча сиңа файдага буламы, юкмы – анысы да билгесез. Миңа калса, яңа гына иҗат итә башлаган артистларга 30-40 процент ташлама ясарга кирәктер. Ул вакытта иҗат итү дә җиңелрәк булыр иде.
- Пандемиядә ничек яшәдегез?
- Мин туйлар-юбилейлар алып барам, шуңа күрә аз-маз шуннан акча кергәли. Җырлар иҗат итәм, айга бер-ике җыр сатам.
- Илдар, иҗат белән бәйле берәр кызыклы вакыйганы искә төшерик әле.
- Җәй көне булган бер вакыйга искә төште. Бервакыт Кукмарадан бер абый шалтыратып: “Энем, улыбыз өйләнә, туйны алып бара алмассыңмы икән?” - диде. “Кайсы кафеда була?” - дип сорадым. “Кече аю” - диде. Туй көне килеп җиткәч, ди-джей белән Кукмарага киттек. Тик кафены табып булмый. Теге абыйга шалтыратам, телефоны сүнгән. Очраган һәр кешедән: “Кече аю” кафесы кая ул?” - дип сорый башладык. “Бездә андый кафе юк, беренче тапкыр ишетәбез”, - диделәр. Тәмам күңелем төште, алдадылар, дип уйладым. Шуннан соң Кукмара егете, баянчы Ильяс Шәриповка шалтыраттым. Ул да белми булып чыкты. Тик ун минут та узмады, Ильяс үзе шалтырата: “Илдар, “Кече аю” түгел ул, “К чаю”, - ди. Рәхәтләнеп көлештек.
Эльвира ШАКИРОВА
Комментарийлар