16+

Илгиз Әбдрәкыйпов: «“Мин тора алмам”, – дип сүзсез генә хушлашты»

26 гыйнвар – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, танылган хитлар башкаручы Вәсилә Фәттахованың вафатына 10 ел була.

Илгиз Әбдрәкыйпов: «“Мин тора алмам”, – дип сүзсез генә хушлашты»

26 гыйнвар – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, танылган хитлар башкаручы Вәсилә Фәттахованың вафатына 10 ел була.

Аның башкаруында “Туган як” җыры бүген дә актуальлеген югалтмый. Вәсилә Фәттахованың җырларын башкаралар, иҗат кичәләрен үткәрәләр. Билгеле, бирегә җырчының ире Илгиз Әбдрәкыйповның тырышлыгы кергән. Без дә, Илгиз әфәнде белән хәбәргә чыгып, җырчы турында истәлекләрне яңарттык. 

– Илгиз абый, беренче чиратта, укучыларны сезнең шәхес белән таныштырасы килә. Эстрадага якын кешеләр сезне белә, билгеле. Күп еллар Башкортстанда артистларны концертларын оештыру белән шөгыльләнәсез. Шулай да бу өлкәгә ничек килеп эләктегез? Сезнең әти-әниләрегез дә, ялгышмасам, заводта эшләгән. Иҗат кешеләр түгел.
– Төзелеш буенча оешмада, шул 2003 елларда минем белән бергә баш инженер булып Риф Хисматуллин эшләде. Ул Салават Фәтхетдиновка Уфада концертлар оештыру белән дә шөгыльләнде. Эстрада дөньясына ул тартты дип тә әйтә аламдыр. Без аның белән 2004 елны беренче тапкыр Казанга бардык.  Камал театрында Салават Фәтхетдинов концертын карадык, шунда бик күп артистлар белән танышып калдым. Менә шулай үзем дә сизмәстән эстрадага кереп китем. Дөрес, хәзер дә төзелеш, капиталь ремонт ясау буенча эшне ташламыйм. 

– Сез гел хәрәкәттә, эштә кебек. Бу балачактан килгән тәрбиянең нәтиҗәсеме? 
– Хәрәкәттә-бәрәкәт диләр бит. Тырышлык – кешенең иң мөһим сыйфатларының берседер. Гомумән, балачактан эшләп үстек. Әти-әни дә безне шуңа өндәде.

– Быел Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә 10 ел була. Сез аннан башка яшәүгә күнегә алдыгызмы?
– Беренче елларда бик авыр иде. Мин мондый сынауга әзер түгел идем. Бар дөньямның асты өскә килде. Хәзер инде күнектем кебек. Балалар да үсеп килә. Улым Кәримгә 8 февральдә 15 яшь була, кызым Камиләгә – 10 тулды.  

– Василә апаның соңгы көннәрен искә алыйк әле. Яшәү теләге соңгы сулышына кадәр булдымы? 
– Вәсилә, гомумән, күңел төшенкелегенә бирелә торган кеше түгел иде. Ул бала тапкач, бераз ял алып, җәен дачага барып мунча керергә хыялланды, өметләнде. Реанимациягә эләккәнче ике көн алдан янына килгәч елмаеп башын селкеде. “Мин тора алмам”, – дип сүзсез генә күзләре белән хушлашты. Ул сөйләшмәсә дә, мин барысын да аңладым. “Тиздән синең иңеңә зур сынау төшәчәк, әзерлән”, – дип алдан әйтеп куярга теләгән төсле тоелды.  

– Илгиз абый, Вәсилә апа белән сез бәхетле идегезме?
– Бик бәхетле идек. Вәсилә гаилә җанлы кеше булды. Ул хәтта мәҗлесләргә бару буенча да киңәшләшә иде. Без юк кына сорау булса да уртага салып сөйләштек. Мин аңа бик рәхмәтле, чөнки ул балалар бүләк иткән кеше дә әле. Сабый лар шундый зур бәхет бит ул. Тормышны өр-яңадан башлау мөмкинлеге булса да, мин аны гына сайлар идем. 

– Вәсилә апа вафатыннан соң бар авырлык сезнең җилкәгә төшкән. Ир-атка үзенә генә тормыш йөген тарту кыен диләр. Сез ничек сыгылмадыгыз? Бирешмәдегез?
– Балалар миңа көч бирде. Алар хакына яшәргә тырыштым.  

– Озак еллар ялгыз булдыгыз. Ни өчен? 
– Ялгыз булу диеп, төрлечә булды инде... Дөресен әйткәндә, һәркемнең бу тормышта үз максаты. Миңа бердәм гаилә, гаилә җылысы, балалар белән булу шарт. 

– Быел туй ясап шаулап алган идегез. Ни кызганыч, мөнәсәбәтләрегез озын гомерле булмады. Бу вакыйгалардан соң нинди нәтиҗәгә килдегез? Кабат гашыйк була алырсызмы?
– Кешеләргә ышаныч юк. Минем яктан барысы да ихлас, чын күңелдән иде. Кызганыч, Ирина Аллегрова җырындагы кебек җавапсыз мәхәббәт булды. Миңа бу спектакль кирәк тә түгел иде. Мин ул кешегә ышандым...

–  Балаларыгызның хәле турында да сорамый булдыра алмыйм. Кызыгыз, улыгыз ни хәлдә? Кызыгызның үзенчәлекләре турында да беләбез. Үзегезгә генә тәрбияләргә кыендыр?
– Камиләгә аерым тәрбияче ялладым. Элегрәк әти-әниләр ярдәм итә иде. Хәзер аларның да яше бара. Мин дә тәүлек буе кызым янында була алмыйм, эшләргә кирәк. Улым инде 8 нче сыйныфта укый. Ул инде тулаем мөстәкыйль диярлек.

– Вәсилә Фәттахова турында хәтер яшиме? Хәзер аның җырларын да яңартып башкаралар, сез моңа ничек карыйсыз?
– Вәсилә турында хәтер яши, шөкер. Кулымнан килгән хәтле тырышам, аның истәлегенә концертлар оештырабыз. Быел Туймазы, Белорецк, Салават, Кыргыз-Миәкә авылы, Уфада концертлар була. Вәсиләнең иҗатташ дуслары, танылган җырчылар чыгыш ясаячак. Ә аның иҗатын килсәк, мин каршы килмим. Артистлар рөхсәт сорап язганда теләп ризалашам. Уфада да үз көчемнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам. Өч көнлек дөнья бит бу, чын кеше булып калырга кирәк. 

– Гомумән, эстрада артистлары белән еш эшлисез. Араларында төрлеләре бар. “Кара исемлегегез” юкмы?
– Дөрес, артислар торле була. Мин  намуслы артистлар белән генә эшлим. Мин аларга, алар миңа ярдәм итәм. Намус буенча яшәсәң, барысы да бик гади. Җырчыда йолдызлык чире булырга тиеш түгел. Без барыбыз да гап-гади кеше. Кешелеклелекне югалтмасак иде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading