Татарстанның атказанган артисты, Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы артисты Илгиз Мөхетдинов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
Дәвамы.
Башы: Илгиз Мөхетдинов: “Алай эшләсәм, үземә хыянәт итәчәкмен”
– Илгиз, сез Казанда туып-үскән бәхетлеләрнең берсе. Димәк, кыенлыклар күреп үсмәгәнсез?
– Фатир эзләү кебек проблемалар мине читләтеп үтте. Әмма артист кешегә районнан шәһәргә килеп танылу җиңелрәктер. Чөнки җырчылар башта үз районнарында танылу ала. Районда син меңләгән кешедән – берәү. Сине таныйлар, ишетеп булса да беләләр. Ә шәһәрдә үссәң, сиңа миллионга якын кешедән нәрсә беләндер алдырып чыгарга кирәк. Әлбәттә, берәр “абзыең” булса, танылу тагын да җиңелрәктер. Әмма минем әти – машина йөртүче, әни – пешекче булып эшләде.
– Димәк, тырышып укырга туры килгәндер?
– Безнең нәселдә җырчылар булмаса да, бар мәҗлесләребез дә җырлап уза иде. Мин шуларны тыңлап, кушылып җырлап үстем. Мәктәптә укыганда вокал буенча беренче укытучым белән таныштым. Әле дә хәтерлим, Рамил абый Ибатуллин баян тотып дәрескә керде. Безгә “Туган тел” шигырен ятлап килергә кушканнар иде. Рамил абый 32 баланы да баянга җырлатты. Никадәр түзем, сабыр кеше булган бит. Менә шуннан ул 4-5 баланы сайлап алды. Алар арасында мин дә бар идем. Вакыт узу белән егетләр-кызлар үзеннән-үзе каядыр “югалдылар”. Шулай итеп, Рамил абый белән икәү генә калдык. Ул мине музыка көллиятенә укырга керергә әзерли башлады. Көллияттә инде остазым Эльвира Хәбибуллина белән таныштым. Көллияттә үзем өчен романслар, арияләр дөньясын ачтым. “Бу романслар миңа ник кирәк инде?” – дип тә әйткән идем. Әмма Эльвира Солтановна: “Кирәк, кирәк”, – кенә диде. Әле дә хәтерлим, беренче дәресебезгә ул миңа ике ак футболка алып килде. Мин үземнең киемне салып, шул футболканы кидем. “Хәзер романслар җырларга өйрәнәбез”, – диде. Беренче җырның ахырына ук, футболканы сыгып алырлык булды. Ике курс дәвамында һәр дәрес футболкаларны алыштырып кына тордым. Футболканы соңгы тапкыр кигәнемне дә хәтерлим әле. Дәрес тәмамланды, ә минем өс киемем коры. “Булды, Илгиз. Өс киемеңне алыштырып тормасаң да була”, – диде остазым. Менә шул вакытта эшнең нәтиҗәсен күрдем инде. Көллияттән соң, консерваториягә кердем. Эльвира Солтановна мине “котыртып” укырга кертте. Башта консерваториядә уку уемда да юк иде. Романслар җырларга өйрәнгәч, үзем укырга керәм дип очып йөрдем. Укытучының профессиональлеге менә шунда да күренә инде. Кыскасы, 9 ел укыдым. Минем тавыш – озак еллар үз өстемдә эшләүнең нәтиҗәсе.
– Әти-әниләр иҗат итүгә каршы килмәдеме?
– Әти Әфган сугышын үткән кеше, шуңа ул безне балачактан кылган гамәлләребез өчен җаваплылык тоеп яшәргә өйрәтте. “Үз башың бар, үзеңә ышанып яшәргә кирәк”, – дия иде. Нәрсә белән кызыксынсак та, каршы килмәделәр. “Укуга комачауламыймы?”, – дип кенә сорый иде. Әти тыйнак, сабыр кеше, әмма кызып китсә, бөтенебезгә дә эләгә. Моны белеп, энем белән шуклыкларны әнигә әйтә идек. Әни безнең сердәшчебез булды. Аеруча минеке, чөнки мәктәптән кайткач та әни белән озаклап теләсә нинди темага сөйләшеп утыра ала идек. “Әтигә әйтмә инде, алайса гаеплегә генә түгел, тулы составка эләгәчәк”, – дия идек. Күрше фатирда гына апа белән дәү әни яшәде. Әти-әни өйдә булмаса, күршеләргә кереп чәй эчеп чыктык. Татар телен белү, туган телдә сөйләшүем дә дәү әни тырышлыгыдыр. “Мам” – дигән сүз беренче тапкыр яшүсмер вакытта авыздан ычкынды. Әтинең йөзен күрсәгез иде... Бер сүз әйтмәде, күзләре белән генә яндырды.
– Дәү әти, дәү әниләр исәнме әле?
– Иң беренче – әнинең әтисе китеп барды. Бабайның беркайчан тавыш күтәргәнен күргәнем булмады, шундый шук, тыйнак кеше иде ул. Минем аңа охшыйсым килгән иде, ләкин булмады. Миндә аның кадәр түземлек юк. Ә менә бөтен хәлдән дә чыгу юлын таба белүем белән аңа охшаганмын бераз. Аннан биш ел элек әтинең әти-әниләре бер-бер артлы китеп бардылар. Бабай әбине 10 елга якын карады. Әби киткәч, бабай бер айлап үз аңына килә алмады, шок хәлендә калды. Аннан үзе дә күзгә күренеп шиңде. Бабайның яшәү мәгънәсе югалган төсле булды. Бер карасаң, яшә бит инде. Әмма бабай күзлегеннән уйласаң, улы да, кызы да үз гаиләләре өчен чаба, тормыш көтә. Ул – ялгыз калды. Бер үзең, ялгыз калу – җәза дигән нәтиҗәгә килдем. Тормыш иптәшем бала тудыру йортына киткәч, өч көн генә узса да борчыла башладым, ялгызлык үзен сиздерә башлады. Ә чын ялгызлыкны тойган кешеләргә ничек? Шуңа күрә, ялгызлыкны тоярга язмасын.
Узган ел соңгы дәү әниебезне озаттык. Ул җиде ел шикәр диабеты белән көрәште. Татарстанның атказанган артисты булуымны да, сәхнәдә чыгыш ясавымны да күреп калды, шөкер. Оныкчыгын гына күрмәде, кызганыч. Диана балага узганын белде, әмма табибларга бармыйча дәү әнигә әйтмәскә булдык. Без табиблардан сөенечле хәбәр ишетеп, аны әбигә җиткерергә килгәндә зиһене чуалган иде инде. Бер көнгә соңга калдык. Әйтәсем килде, әмма бу хәбәр аны тагын да катлаулырак хәлдә калдырыр кебек тоелды. Бәлки, әйтергә кирәк булгандыр, ләкин мин үкенмим. Ул барыбер күктән карап безнең өчен сөенеп, оныкчыгын яклап, саклап тора дип ышанам. Урыннары оҗмахта булсын.
– Илгиз, улыгыз туу белән дә котлыйм. Әтилек хисләрегез уяндымы әле?
– Бер көнне өйдә улым белән икәү генә калдык. Менә шул көнне “бала карыйм” сүзләрен әйтү генә җиңел булуына төшендем. Икенче көнне үк Дианага чәчәкләр алып кайттым. “Мин бит эшләргә генә түгел, тормыш иптәшемә булышырга да тиеш”, – дигән фикергә төшендем. Тормыш иптәшем дә иҗат кешесе бит, ул бөтен булган хыялларын әлегә читтә калдырып, әлегә балабыз белән ныклап шөгыльләнә. Мин аңа сокланам. Хәзер үк балама нәрсә бирә алырмын дип уйланам. Мин нәрсә эшлим, ул киләчәктә шуны кабатлаячак. Баланы түгел, үзебезне тәрбияләргә кирәк. Ризванга бер яшь тә юк әле. Әмма уйландыра...
– Диана белән мәхәббәт тарихы ничек башланды? Озак очрашып йөрдегезме?
– Без көллияттә укыганда таныштык. Диана миннән бер курс түбән укыды. Консерваториягә укырга кергәч, очраша башладык. 1 гыйнварда хисләремне аңлаттым һәм алты елдан соң шул ук көнне тәкъдим ясадым.
– Алты ел аз түгел инде ул. Ни өчен тәкъдим ясау сузылды?
– Без бит студентлар идек. Өч ел очрашкач, бу мөнәсәбәтләрнең нәрсәгә алып барасын аңладык инде. Әмма бераз аякка басарга кирәк иде. Башта йорт мәсьәләсен хәл иттем. Анысы җайланды, тик Диана әле укып бетермәгән иде. Аның укуын тәмамлавын көттек. Мин бераз “искечә” уйлыйм. Диананы акыллы булуы өчен дә яратам. Ул чит-ят кешеләрнең фикеренә колак салмый. Ул миңа ышанды, ә мин – аңа. Күрәсең, безгә алты елдан соң гына язылышу язган. Иң мөһиме – без бәхетле. Хөрмәттә, мәхәббәттә яшибез.

Комментарийлар