16+

Ильмира Нәгыймова: "Гашыйк булып, яратып кияүгә чыктым"

Татар эстрадасының популяр артисты Ильмира Нәгыймова белән ярты ел элек үк әңгәмә корырга сөйләшкән идек. Ләкин әле бер, әле икенче сәбәп белән җае чыкмый торды. Һәм менә, ниһаять, сәгате сукты!..

Ильмира Нәгыймова: "Гашыйк булып, яратып кияүгә чыктым"

Татар эстрадасының популяр артисты Ильмира Нәгыймова белән ярты ел элек үк әңгәмә корырга сөйләшкән идек. Ләкин әле бер, әле икенче сәбәп белән җае чыкмый торды. Һәм менә, ниһаять, сәгате сукты!..

– Ильмира, син нинди гаиләдә тәрбияләндең? 

– Мин – Менделеевск районы Ижевка авылында бик гади гаиләдә туып-үскән бала. Күп балалы гаиләдә үстем, без гаиләдә биш бала – апам, абыем, сеңлем һәм энем бар. Әтием – шофер, әнием – пешекче. Хәзерге вакытта икесе дә лаеклы ялда.

– Яшь булуыңа карамастан, язмыш сине шактый сынады. Бертуган апаң ни сәбәпле вафат булды? 

– Беренче курста укыганда, апам юл һәлакәтендә вафат булды. Ул минем яраткан апам иде. Аны югалту кайгысын бик авыр кичердем. Ул чакта дөнья тукталган кебек булды. Шушы кайгыдан җырлар иҗат итә башладым. Башыма үзеннән үзе көйләр, сүзләр килде. “Ялгыш адым” дип исемләнгән беренче җырым апама багышлап язылды. Шуннан башланды инде...

– Бүген ничә җырың бар? Моңсу җырларың күбрәк кебек...

– Үзем иҗат иткән 100гә якын җырым бар. Күбрәк көйләр язам. Чынлап та, яшь чакта моңсу җырлар күбрәк язылды. Бу апамны югалту, гашыйк булу, ярату, Казанга күченү белән бәйле. Әти-әнидән аерылып китү, мөстәкыйль тормыш башлау җиңел булмады. Нәкъ шул вакытта – 16 яшемдә иҗат юлым башланды. Ә аңа кадәр музыка мәктәбендә, аннан соң Казанның музыка көллиятендә укыдым.

– Быел гаиләгезгә тагын бер сынау килде – бертуган абыең вафат булды...

– Февраль аенда абыем коронавирус чиреннән үлеп китте. Үпкәләре ялкынсынды, бик нык авырды. Сәламәтлегенә тиешенчә игътибар бирмәде, өйдә генә дәваланды. Тыны кысыла башлагач, “ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Ләкин хәле бик авыр булу сәбәпле, абыйны коткарып кала алмадылар. Соң булды. Шунысы гаҗәп: апам – 26 яшендә, абый 36 яшендә китеп барды. Урыннары оҗмахта булсын...

– Руслан белән яратышып өйләнештегезме? 

– Гашыйк булып, яратып кияүгә чыктым. Без Казан музыка көллиятендә таныштык. Бер төркемдә укый башлаган идек, әмма өч ай укыганнан соң ул бездән төшеп калды. Гаилә кордык, кызыбыз белән улыбыз туды. Тик тормыш ул бик катлаулы. Ун ел яшәгәннән соң, аерылыштык. Вакыты килеп җиткәндер, мөгаен.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

3

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    9

    Маратка тагын гашыйк булдынмы?

    • аватар Без имени

      12

      8

      Эльмира синен Русланны тынлап яшисен килмэдем, шундый ирне югалттын, ул менэ дигэнгэ илэнеп куяр эле, но синга сон булыр, синен иректэ йорисен килэ, семья кирэкми, син Руслан кебек не табалмассын,

      • аватар Без имени

        1

        0

        Нишлап кысыласыз сон сез аларнын аерылушаларына, бер алар гына аерылган мени, Элла нинди сузлар язалар Ильмирага, янадан Ир тапмаса ялгыз яшар, аптырамагыз, балалары бар бит.

        Мөһим

        loading