Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Безнең гаиләдә тәрбия иҗат аша иңдерелә. Ә иҗат кешесе начар кеше була алмый. Безнең тирә-юньдә дә үзебез кебек иҗат кешеләре күп", - ди ул.
– Ни өчен сәхнәгә үз фамилияң, ягъни Баһавиев булып чыкмадың?
– Студент елларында Марсель Җәббаров җитәкчелегендәге “Мизгел” театрында уйнадым. “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Малик ролен башкардым, бу спектакльне югары уку йортлары арасында оештырылган театр фестивале кысаларында Камал театрында да куйган идек. Мине иң төп ир-ат ролен башкаручы буларак бүләкләделәр. Шунда Марсель абый Җәббаров рольләрне башкарган студентларның исемен әйткәндә, тамашачыга мине Илназ Баһ дип таныштырды. Шуннан соң миңа исем белән эндәшүчеләр сирәк булды, Баһ булып калдым.
– Рөстәм Закиров төркемендә ничә ел эшләдең? Аның белән танышуыгыз ничек булды?
– Мин кечкенә чакта Рөстәм Закиров әнинең энесенең туена килде. Мин бик тә Рөстәм абыйның “Эх, алмагачлары” җырын җырлавын теләгән идем. Әнине аптыратып бетергәч, аннары әни моны Рөстәм абыйның үзенә әйтте. Һәм ничә елдан соң мин Рөстәм Закировның “Пошалым чаналары” фестивалендә катнаштым. Сүз уңаеннан, минем әни дә чыгышы белән Пошалым авылыннан. Шул фестивальдән соң Рөстәм абый мине үзенең төркеменә чакырды. 2008 елда бер компания белән килешү төзегәч, алар куйган шарт буенча Рөстәм Закиров төркеменнән китәргә туры килде. Ике ел гына эшләп алдык, Рөстәм абый китүемне теләмәде. Әмма бүген дә без яхшы мөнәсәбәттә, сөйләшер темаларабыз күп. Эстрадада “Аңла йөрәгемне” җыры белән танылдым. Ул 2004 елда иҗат ителде, көен дә, сүзләрен дә үзем яздым. Ул вакытта аны җырларга яратмый идем, кешегә ошамыйдыр сыман тоела иде.
– Илназ, үз гомереңдә ничә җыр яздың? Кемнәр башкара?
– 200ләп җыр язылды. Аларны Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Алинә Даутова, ИлСаф, Азат Фазлыев, Җәвит Шакиров, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева һәм башка танылган артистлар башкара. Җыр язганда, теге яки бу җырчыны күз алдына китерәм. Быел ноябрь аенда туган көнем уңаеннан концерт оештырырга планлаштырам.
– Рөстәм Закировта эшләгәндә, булачак тормыш иптәшең белән танышкансыз. Гүзәл кайсы ягы белән яраттырды сине?
– Гүзәлне концертка барганда, өеннән барып алып, өенә озата идем. Әмма бу егет белән кыз озатуы сыман түгел, дусларча аралашу иде. Ул вакытта бәлки аның да, минем дә йөргән кешеләребез булгандыр. Ике арада мәхәббәт хисләре тора-бара барлыкка килде. Бер еллап йөргәннән соң 2009 елның октябрендә өйләнештек. Үзебезнең төркемне туплап бергә эшли башладык, әлеге көнгә кадәр туйлар, мәҗлесләр алып барабыз. Гүзәлнең бер уникаль ягы бар: ул мәҗлесләрдә төрле телдә җырлый ала, моның өчен аерым җырчы эзләп йөрисе юк. Эшләгән акчабыз да бер казанга кайта. Гүзәл бик тәмле итеп ашарга пешерә. Чисталыкны ярата, өс-киемнәр, урын җирләре, гомумән, өебез чиста, пөхтә. Бакчада да уңган хуҗабикә ул. Пандемия вакытында шушы яңа төзелгән йортыбызга күчендек тә, монда торып калдык. Ул чорда Гүзәл белән тагын да якынайдык, тәүлек әйләнәсе бергә булдык. Гүзәлнең әти-әнисенә, әнисенең апасы Фәния апага рәхмәт. Балаларны һәрвакыт карашалар, минекеләр дә, билгеле, ярдәм итә.
– Гүзәлнең күңелен нәрсә күтәрә ала?
– Ял итү, кибеткә бару, табигать кочагына чыгу.
– Сез дә өч малай үскән, үзеңдә дә өч малай. Малайларны үстерү мәсьәләсендә әтиең белән киңәшләшәсе килгән чаклар буламы?
– Дөресен генә әйткәндә, әти белән кара-каршы утырып сөйләшәсе килә. Олы абый Алмазның өч кызы, уртанчы абый Ниязның улы белән кызы бар. Абыйның кызлары тугач, әти алар өчен нәрсә генә эшләмәде, оныкларын бик ярата иде. Әгәр әти минем балаларны күрсә, аларның шушылай гармуннарда уйнаганын белсә, бик шатланыр иде ул. Кызганыч, әти аларны күрә алмады. Өстән күзәтеп торадыр дип ышанам.
– Улларыңа нинди тәрбия бирәсең?
– Безнең гаиләдә тәрбия иҗат аша иңдерелә. Ә иҗат кешесе начар кеше була алмый. Безнең тирә-юньдә дә үзебез кебек иҗат кешеләре күп. Эш сөеп, сабыр булып үсүләрен, эштән курыкмауларын телим. Олы улыма: "Гармунда уйный белсәң, бөтен кеше сиңа гына карап торачак. Сөйләп яки җырлап та җибәрсәң, өстәлеңдә һәрвакыт ипиең булачак", - дим. Камил инде үзебез белән мәҗлесләргә, Сабан туйларына йөри, гармунда уйный. Җыйган акчасына җәйге лагерьга ялга барды. Лагерьгә дә гармун белән тальянын сорап китертте. Уртанчысы Рамилнең музыкага теләге көчле түгел, ул күбрәк спортка тартыла. Ул - түзем, эш сөючән. Төпчеге Марсель курайда уйный, музыка мәктәбенең беренче сыйныфын тәмамлады. "Татар малае" бәйгесендә Гран-при отты, бүләккә бирелгән велосипедны абыйсына алып кайтып бирде. Балаларның хыяллары тормышка ашсын иде. Балаларым белән Гүзәлемне үлеп яратам!
– Илназ, карап торышка син – шаян, күңелле кеше. Тормышта да шундыймы син?
– Әйе, ләкин ачуымны чыгарсалар, дәшми кала алмыйм. Рульдә барганда, игътибарсыз машина йөртүчеләргә ачу килергә мөмкин. Сүземне тыңламасалар, нервыга тия.
– Нәрсә яратасың?
– Ит ашарга, балыкка йөрергә, мунча керергә яратам. Уртанчы улым да мунчаны ярата. Кыш бабайга хат язганда да, мунча өчен кирәк-яраклар сорап язган иде (көлә).
– Эстрадада аерылышу очраклары артты. Үрнәк гаилә буларак, нинди киңәш-фикерләреңне әйтер идең?
– Аерылып карамагач, ниндидер киңәш бирә алмыйм. Сүз дә юк, гаилә - иң кыйммәтле нәрсә һәм аны сакларга кирәк. Балалар тулы гаиләдә үсәргә тиеш.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар