16+

Илназ Баһ: “Свиданиеләр балалар йокларга яткач башлана”

Популяр артистларыбызның тормышында романтика микъдарен үлчәп алырга булдык, дуслар!

Илназ Баһ: “Свиданиеләр балалар йокларга яткач башлана”

Популяр артистларыбызның тормышында романтика микъдарен үлчәп алырга булдык, дуслар!

Җырчыларыбыз сөйгәннәре белән кичләрен еш уздырамы? Романтик очрашуларга, гадәттә, кайларга йөри? Гомумән, гаилә коргач, свиданиеләргә йөрергә кирәк дип саныйлармы? Бу сорауларга җавап әлеге язмада!

“Романтик кичләр безнең юлда уза. Тормыш иптәшем белән гел бергә каядыр чабабыз-ашыгабыз. Гадәттә, танышу һәм туй көнебезне зурлап билгеләп үтәбез, романтик очрашуга барабыз”,– ди Гөлүс Хәбибрахманов. “Берсендә 8 мартка свиданиегә чакырдым хатынымны. Минут саен телефон тик тормады: йә берсе, йә икенчесе шалтырата. Кайткач, көлешкән идек: “Әйбәт свидание булды бу”,– дип. Хәзер берәр кая барсак, телефонны сүндереп куям”,– дип елмая җырчы.

“Атнаның 5 көнендә без эштә, ә ял көннәрендә банкетларда. Романтик кичке ашларга вакыт та калмый”,– дип моңсулана Гүзәл Салаватова. “Егет белән кыз булып очрашып йөргәндә дә, хәзер гаилә коргач та, романтикалап торганыбыз юк. Икебез дә бер төрле, уй-фикерләребез уртак, романтик түгелбез”,– ди җырчы. Әмма кияүгә чыккач, өйләнгәч үзара ниндидер проблемалар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыга икән, свиданиеләргә һичшиксез йөрергә кирәк дип саный Гүзәл.

“Свиданиеләр балалар йокларга яткач башлана”,– дип тезеп китте Илназ Баһ. “Ашау өстәле янына икәү утырып, барысын да сөйләшү гадәте бар бездә. Әллә кайларга свиданиеләргә барган юк бу арада”,– ди җырчы. Ә менә романтик кичке ашлар, гадәттә, чит илләрдә булуын ассызыклый Илназ. “Вакыт табып, балаларны калдырып икәү генә свиданиеләргә йөрүне кирәк дип саныйм. Сөеп-сөелеп яшик”,– дип елмая гаилә башлыгы.

Гастрольләрдә булмаганда Игорь Дмитриев сөйгәне белән романтик кичләрне еш уздырырга ярата. “Гадәттә, өйдә сериал карыйбыз яки караоке-клубларга барабыз. Шулай ук Казан буенча җәяү йөрергә яратабыз, шәһәребез искиткеч”,– ди җырчы. Ә менә иң истә калган свидание турында сорагач, Игорь көнендә билет алып, сөйгәне яраткан җырчының концертына баруларын әйтте.

“Без үскәндә еш ут бетә иде. Шәм, керосин лампалары кабызып романтик кичләр уздырган булдыыы”,– дип көлә Раяз Фасыйхов. “Гаилә коргач, свиданиеләр дәвам итәргә тиеш. Балаларсыз каядыр бару, матур, романтик мохиттә вакыт уздыру кирәкле эш”,– ди җырчы.

Динара Сәетбатталованың иң яраткан свидание төре кино карап, тәмле ризык ашап, сөйгәне белән өйдә генә утыру. “Мондый романтик кичләр дә артык күп эләкми әле, баштан-аяк эшкә чумган кешеләр без. Аллаһка шөкер, бергә күбрәк вакытны үткәрү җае барыбер табылды – без ялларда еш кына Мәскәүгә барабыз”,–  ди Динара. “Кулга-кул тотышып, рәхәтләнеп, ашыкмыйча башкалабызның матур урыннарыннан  йөрибез. Казандагы эштән, тынгысыз ритмнан ял итәбез”,– дип ассызыклый ул.

“Ирем белән романтик кичләр үткәрәбез, ләкин алар инде башка төрлерәк, сыйфатлырак. Өйләнешкәнче без вакытны бергә үткәрер өчен төрле яңа урыннар эзләп-уздырсак, хәзер инде яраткан урыннарыбызга барабыз. Гаилә коргач та свиданиеләргә йөрү мөһим!”,– дип елмая Илүсә Хуҗина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

18

3

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading