16+

Иркә: "Әти “басып үләм” дип әйтә иде, сүзе рас килде..."

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркә белән соңгы тапкыр күрешеп сөйләшүебезгә дә шактый вакыт узган. Дөньяны онытып, өч сәгать буе аралашуыбыз моңа дәлил. Бу язмага әңгәмәбезнең иң кызыклы өлешләрен генә керттем. 

Иркә: "Әти “басып үләм” дип әйтә иде, сүзе рас килде..."

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркә белән соңгы тапкыр күрешеп сөйләшүебезгә дә шактый вакыт узган. Дөньяны онытып, өч сәгать буе аралашуыбыз моңа дәлил. Бу язмага әңгәмәбезнең иң кызыклы өлешләрен генә керттем. 

– Иркә, үзеңнең әти кызы булуың турында еш әйтәсең. Аның сине яратуын нинди гамәлләре аша аңлый идең?

– Әти белән әни яратуларын "яратам" дип сүз белән түгел, ә эш-гамәлләре, кочаклаулары, күз карашлары белән күрсәтте. Балачагымда тавык боты ашарга кызыга идем. Ботның берсе – әтигә, икенчесе – әнигә, миңа һәрвакыт канат өлеше эләгә иде. Шулай да кайвакыт әти ботның бер өлешен миңа бирә иде. Әтинең мине ничек яратуын шуннан аңлый идем. Соңгы елларда телевизор караганда, тамашачының миңа кул чапканын күреп күзенә яшь тула иде. Мәхәббәтен шунда аңлый идем. Горурлык хисе белән: "Менә бит ул!" – дип әйтеп куя иде дә, тәмәкесен тартырга чыгып китә иде. Күчтәнәчләр төяп кайтсам да, әти: "ярты Казанны төяп кайткансың бит", - дип һәр ризыктан авыз итә иде. Әгәр миңа: "Иркә, мин сине яратам", - дип әйтсәләр, мин ул сүзгә тамчы да ышанмаячакмын. Кешенең миңа мөнәсәбәтен аның карашыннан, хәрәкәтеннән, энергиясеннән, миңа карата эшләгән эшеннән күрәм.

– Сез гаиләдә – дүрт бала, син – төпчек кыз. Абыйларың белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

– Барысы белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә, әмма уртанчысы Таһир абый белән “җеннәребез” аеруча туры килә. Чәчләремне дә ул тарый иде. Без рухи яктан бик якын. Тольяттида яшәсә дә, “әйдә авылга” дисәм, шундук кайтып җитә. Бер концертымны да калдырмый. Ә менә кечкенәсе концертка йөрергә гомумән яратмый. Ул бик эшчән, күп сөйләшеп тормый, без аны шулай яратабыз. Ә олысы – әнинең иң яраткан баласы. 

– Холкың буенча кемгә охшаган син?

– Әтигә. Ә әнидән миңа моң күчкән. Эш сөючәнлек әнидән дә, әтидән дә килгән. Әти үлгәнче эшләде, “басып үләм” дип әйтә иде, сүзе рас килде. Аш бүлмәсендәге тәрәзә каршына килеп басты да, баскан җиреннән егылып үлде. Әтидә яман шешнең соңгы стадиясе иде. Табиблар ике ай гомере калган дигән иде, бер ел яшәде. Дөньяга караш, сабырлык, түземлек буенча да әтигә охшаган мин. Әни дә сабыр, әмма ул көненә берничә тапкыр утырып елый ала.

– Ә син елыйсыңмы? Соңгы тапкыр кайчан еладың?

– Әгәр мин еласам, янәшәмдәге якыннарымның ышанычын аклый алмамын сыман. Мин еларга тиеш түгел. Күңел тулса, берәр бүлмәгә бикләнеп елап алам. Еласаң, күңел чистара. Соңгы тапкыр ике көн элек еладым. Намаздагы бер танышым болай дигән иде: "Синең тышкы кыяфәтең усал, ә күңелең йомшак, ә Айсылуның тышкы кыяфәте йомшак, күңеле бик көчле". Аксубай якларында усаллык комплимент кебек кабул ителә. Усал икән, димәк, булган хатын-кыз! 

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

15

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading