16+

Кайчандыр хитлар авторы Раниль Нуриев ни өчен эстраданы ташлаган?

Соңгы елларда дөньякүләм ностальгия дулкыны көчәя: кешеләр ешрак үткәннәрне искә ала, яшьлек елларына, яраткан җырларына әйләнеп кайта.

Кайчандыр хитлар авторы Раниль Нуриев ни өчен эстраданы ташлаган?

Соңгы елларда дөньякүләм ностальгия дулкыны көчәя: кешеләр ешрак үткәннәрне искә ала, яшьлек елларына, яраткан җырларына әйләнеп кайта.

Без дә әлеге агымнан читтә калмыйча, кайчандыр татар эстрадасын гөрләткән артистларны барлап, алар белән элемтәгә кереп, хатирәләрне яңартырга булдык.
“Син минем янымда”, “Яратмасаң яратырсың”, “Ялгышу” җырларын башкаручы Раниль Нуриевне күпләр хәтерлидер. Бүген дә бер музыкаль мәйданчыкта гына да аның 77 меңнән артык тыңлаучысы бар. Сәхнә тотучы җырчылар да моңа ак көнчелек белән карый аладыр, мөгаен. Без Раниль Нуриев белән хәбәрләшеп, ихлас һәм эчтәлекле әңгәмә кордык.

– Раниль, эстрададан киткәнегезгә ничә ел булды инде? Кире сәхнәгә кайту теләге юкмы?
– Җырчы буларак сәхнәдә чыгыш ясаган вакытларым бик еракта калган кебек тоела. Юкка гына вакыт су кебек ага дип әйтмиләр икән.  Соңгы тапкыр сәхнәдә чыгыш ясавым 2017 елның апрелендә, TMTV телеканалы премиясендә булды. Җырдан тыш, мин әле “Музыкаль биеклек” тапшыруын да алып бара идем. Ул вакытта мин инде сәхнәдән китү турында уйлана идем. Исемлектә үз исемемне күргәч баш тартырга теләдем. Ләкин  иҗатымны хөрмәт итүче якын дусларым үгетләгәч, нәтиҗәдә премиядә катнашырга булдым.  Нәкъ менә шул концертта мин үзем өчен нокта куйдым. Әлбәттә, әгәр кешедә Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләт бар икән, ул беркайчан югалмый. Ул һәрвакыт үзен сиздерә, чыгыш ясарга, иҗат итәргә этәрә. Сәхнәдә чыгыш ясаганда тойган хисләр күңелгә якын. Ләкин тулысынча эстрада тормышына кире кайтырга мин әзер түгел. 

– Китүегезнең сәбәбе “Барс Медиа” компаниясе белән бәйле түгелме? Сез бит алар белән хезмәттәшлек иттегез…
– Юк, бу карар “Барс Медиа” белән берничек тә бәйле түгел. Киресенчә, ул компаниядә минем өчен бик якын кешеләр эшләде. Хәзер кемнәр эшләгәнен, дөресен әйткәндә белеп бетермим. Без алар белән бик яхшы мөнәсәбәттә булдык, бергә иҗат иттек, аеруча TMTV телеканалы белән эшләү чорын яратып, җылы хисләр белән искә алам. Шуңа күрә китүем – бары тик минем шәхси карарым. 

– Музыкаль мәйданчыкларда җырларыгыз бүген дә популярлыгын югалтмый. Моның сәбәбе нәрсәдә? Ничек уйлыйсыз?  
– Бу сорауны миңа бик еш бирәләр. Ләкин җавапны күбрәк тамашачылардан сорарга кирәктер. Бәлки кайбер җырлар кешеләргә эчтәлеге ягыннан якындыр, бәлки, кемгәдер тавыш тембрым ошыйдыр. Якыннарым да мине һәр яклап сәхнәгә этәрергә тырыша. “Сәхнәгә кире кайтырга кирәк Җырларыңны “Яндекс.Музыка”да бер айда 98 мең кеше тыңлаган”, – дип кабатлый. Бәлки, хәзерге заман өчен бу бик зур сан түгелдер, әмма минем өчен бу бик кадерле күрсәткеч. Җырларым, иҗатым белән кызыксынган һәркемгә рәхмәт әйтәм.

– Бүген дә иң популяр җырыгыз – “Син минем янымда”. Аның көен үзегез иҗат иткәнсез бугай?
– «Син минем янымда» жырын без Марат Мухин белән бергә яздык. Машинада барганда башка шушы көй килде, аны онытканчы  туп-туры Маратка студиягә бардым. Шул ук көнне жырны бергә язып бетереп, хәтта аранжировкасын да ясадык. Сүзләрен, иң талантлы, танылган, популяр дустым – Ләйлә Дәүләтова шул ук төнне язды. Иртән әзер җыр кулымда иде инде.  Ходай бу жырны яраткан ахыры. Ул бик тиз язылды һәм хәзер дә яши. 

– Сезне хәзер танып та булмый диләр. Элек сезне Дан Балан белән чагыштыралар иде. Хәзер кемгә охшаталар?
– Әйе, элек мине Дан Баланга охшаталар иде, әмма мин беркайчан да зур охшашлык күрмәдем. Бу бары тик читтән караш кына. Мин аңа артык игътибар итмәдем. Тормышымда катлаулы чор булды, һәм ул вакытта мин тышкы кыяфәткә игътибар итмәдем, образны кайгыртмадым. Әмма шунысы кызык: мин тышкы кыяфәт турында бөтенләй уйланмый башлагач, кешеләрдән комплиментлар күбрәк ишеттем. Хәтта бер тапкыр Мәскәүнең Зур театрында узган чарада бик балет өлкәсендә танылган кешеләр яныма килеп: “Сезне генә күзәттек. Гайсә пәйгамбәргә охшаттык”, – дип килеп танышучылар да булды. Яхшы фикерләр күп булгач, барысын ничек бар шулай калдырдым. Хәзер Голливуд актеры Киану Ривзга да охшаталар.

– Раниль, хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез? Нинди өлкәләрдә эшлисез?
– Хәзер күбрәк автор һәм продюсер буларак эшлим. NABI проектының авторы һәм продюсеры булам. Җырларга сүзләр һәм көйләр язам. “Кагылма”, “Жаным”, “Янымда” кебек җырлар шушы проект кысаларында туды. Хәзерге вакытта без бик зур проект өстендә эшлибез. NABIның Россиядә генә түгел, ә дөнья күләмендә танылган бер җырчы белән дуэты әзерлибез. Моннан тыш, башка продюсерлык проектлары, төрле бизнес юнәлешләрендә дә эшлим. Быел без “Изобилие Творчества & Казань Поет” дип аталган музыкаль фестивальнең икенче сезонын уздырырга җыенабыз. Гомумән алганда, тормышым кайнап тора: иҗат та бар, бизнес та, яңа идеяләр дә бар. 

– Тагын берәр артистның продюсеры булырга уйламыйсызмы соң?
– Әлегә бер артист та җитә. Артистның продюсеры булу бик катлаулы эш, шуңа күрә хәзер бар көчемне NABI проектына куям. Шулай да, минем язып куйган жырларым бар. Артистларның теләкләре булса, мин язган көйләр ошаса, мөрәҗәгать итә алалар. Мин – рәсми рәвештә 8 нче сыйныфта укыганда иҗат иткән «Ялгышу» җырының гына композиторы. Башка җырларны бүтән музыкантлар белән бергә иҗат иттем. Үземне композитор, көй авторы буларак атамадым да. Күрәсең, ул вакытта яшь булгач, моңа игътибар итеп тормаганмын. Ләкин көйләрем Татарстаннан читтә (башка төбәкләрдә, Мәскәү, Казахстан, Төркия, Америкада NABI җырларын да тыңлаучылар бар) яхшы бәяләмәләр алгач, аудиториябез татарлар белән генә чикләнмәгәч, тамашачы тарафыннан җылы кабул ителгәч, үземне көй авторы итеп атамау хата булыр иде. 

– Мәскәүдә яшим дип әйткән идегез, хәзер дә шулаймы?
– Мин хәзер ике шәһәр арасында яшим дип әйтергә була: Казан һәм Мәскәү. Соңгы вакытта күбрәк Казанда булам, чөнки проектлар монда. Әмма Мәскәү белән дә элемтә өзелми.  

– 2012 елда безнең редакция белән әңгәмәдә 20 елдан соң үзеңне ничек күрәсең соравына “Өйләнгән, ике бала атасы. Апалар, әниләр белән җыелып, барыбыз бергә микроавтобуска утырып йөрербез. Ул вакытта төп эшемдә пенсиядә булачакмын инде” дип сөйләгән булгансыз. Бу сүзләр тормышка аштымы?
– Өлешчә тормышка ашты. Тормышымның мәгънәсе булганга, якыннарым, яратка кешеләрем, эшем булганга Аллаһка шөкерана итәм. Дөрес, бу әңгәмәне биргәндә мин әле эчке эшләр министрлыгы структурасында хезмәт итә идем. Лаеклы ялга чыгарга өлгермәдем, 2013 елда эштән киттем. 

– Сезнең күршедә генә Әлфия Авзалова яшәгән икән. Ул сезгә нинди киңәшләр әйтеп калдырган иде?
– Әйе, Әлфия апа күрше генә түгел, туган кебек якын иде.  Ул безнең гаиләне бик яратты, безне үз оныклары кебек кабул итте. Мин кечкенәдән аның алдына утырып җырлый идем. “Артист була күрмә, кирәкми. Минем матур бәләкәч улымны бозып бетерәләр”, – дип әйтә иде. Дөрес, халыкта шоу-бизнес, эстрада турында андый фикерләр дә яңгырый. Әмма мин килешмим. Кешене шоу-бизнес кына үзгәртми. Бу һәркемнең дөньяга карашлары, тәрбиясенә бәйле. Беркем беркемне дә бозмый. Гаепне, беренче чиратта, үзеңнән эзләргә кирәк. Кеше үз-үзен боза ала, менә аңа ышанам. 
Шулай да Әлфия апа миңа һөнәри яктан да киңәшләр бирде. “Сәхнәдән курыкма, тамашачы каршында горур, күкрәгеңне киереп басып тор. Сиңа Аллаһ сәләт биргән. “Менә бу – мин”, – дип җырла, улым”, – дип әйтә иде.  Бу киңәшләр әле дә минем күз алдымда. Кызганыч, Әлфия апаның бөтен киңәшләрен дә хәтерләп бетермим, ул вакытта мин кечкенә идем шул. 

– Социаль челтәрдәге сәхифәгездә Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Паруслы спорт федерациясе әгъзасы дип язылган. Бу эшләрегез турында сөйләп китегез әле.
– Әйе, мин Татарстан Иҗтимагый палатасының 8 нче чакырылыш әгъзасы итеп сайландым, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясендә эшлим. Әгәр бу вазифага алынганмын икән, мин җәмгыятькә файдалы булырга тиеш дип саныйм, шуңа күрә утырышларга йөрергә, актив катнашырга тырышам. Моннан тыш, мин – Паруслы спорт федерациясе әгъзасы. Гомумән, төрле юнәлешләрдә эшим, барысын да  язып бетерү кыен. 

– Шәхси тормышыгыз турында сөйләргә яратмыйсыз. Әмма йөрәгегез буш түгел бугай?
– Элегрәк тә шәхси тормыш турында ачык сөйләмәдем. Туй, бала туды һәм башка гаилә тормышына кагылышлы хәбәрләр минем өчен бик шәхси, шуңа аларны кадерләп саклау да дөрестер.  Ләкин шунысын әйтә алам: әйе, минем йөрәгем буш түгел.  Тормышымда чын, ихлас мәхәббәт булуына Аллаһка рәхмәтле. Нәкъ менә шул хисләр кешене алга этәрә, үсәргә ярдәм итә.

– Быел сезгә 40 яшь тула. Нинди максатлар куясыз?
– Мин моны зур юбилей итеп түгел, ә тормышның чираттагы баскычы итеп  кенә кабул итәм. Әтием гел: “Мин 123 яшькә кадәр яшим”, – ди. Мин аңа шаярып: “Алайса мин 124 яшкә кадәр яшиячәкмен”, – дим. Шуңа 40 яшь – кечкенә генә юбилеем инде. Төп максатым, әлбәттә, һәрнәрсәдә алтын урталык, гармония табып яшәү.  — гармониядә яшәү, иҗат итүдән туктамавым. Проектларның да матди ягына артык игътибар юнәлтәсе килми. Иң мөһиме – рухи үсеш, яраткан эш белән шөгыльләнү, үз юлыңны табу һәм шул юлдан бару. Иҗади проектлар күп һәм аларның һәрберсенең үз язмышы бар. Минем бурыч – үсештән туктамау.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading