16+

"Казанда Шәрык базары": легендар "Ялла" татар халык җырын башкарды!

Ниһаять, башкалабызда “Казанда Шәрык базары” Халыкара төрки эстрада фестиваленең гала-концерты узды. Ниһаять дим, чөнки Россия халыклары арасында дуслыкны ныгытуга, милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россиянең халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү максатын күзаллаган бу чара әлегә кадәр кичектерелеп килде. 

"Казанда Шәрык базары": легендар "Ялла" татар халык җырын башкарды!

Ниһаять, башкалабызда “Казанда Шәрык базары” Халыкара төрки эстрада фестиваленең гала-концерты узды. Ниһаять дим, чөнки Россия халыклары арасында дуслыкны ныгытуга, милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россиянең халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү максатын күзаллаган бу чара әлегә кадәр кичектерелеп килде. 

Концертларга йөрү тәҗрибәсе шактый булгач, машинаны куярга урын булсын өчен “Пирамида”га бер сәгать алдан бардык. Без килгәндә, парковканың күп өлеше тулган иде инде. Концерт карарга килүчеләр бинага кызыл келәмнән узды, шунда ук төрле илләренең ике яклап тезелгән әләмнәре каршы алды. Концертка иртәрәк килүнең тагын бер яхшы ягы бар – тамаша башланганчы, таныш-белешләрне күрергә мөмкин. Моннан тыш, фойеда милли эшләнмәләр күргәзмәсе оештырганнар, күңелгә ошаганын сатып алырга да була иде.

Хәзерге заман концертлары интро белән башлана, монда да зур экранда фестиваль турында ясалган видео күрсәтелде. Сәхнә бизәлеше ошады, милли бизәкләр кулланып эшләнелгән, экраннары да сәхнә буйлап сузылган иде. Интродан соң сәхнәгә концертның алып баручылары – Искәндәр Хәйруллин белән Айзилә Батырханова чыкты. Көтелмәгән, әмма бик тә уңышлы тандем булды. Сөйләмнәрендә, үзләрен тотышында осталык та, тыйнаклык та, зәвыклык та бар иде. Шуны да әйтергә кирәк, Айзилә татар, рус һәм инглиз телләрендә иркен сөйләшүе белән сокландырды.

Концертка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде. “Бүген без 9 илдән һәм Россиянең 13 төбәгеннән 22 милли мәдәниятне тәкъдим итүче 200дән артык төрки телле катнашучыларның матур чыгышлары белән хозурланырбыз. Килгән кунакларны кунакчыл җиребездә сәламләвебезгә чиксез шатбыз. Меңъеллык бай тарихлы Казанда борынгы чорлардан көнчыгыш һәм көнбатыш очраша. Һәр гаиләдә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр, гореф-гадәтләр кадерләп саклана һәм буыннан буынга тапшырыла”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.  

“Бу фестивальне инде өченче ел матур итеп үткәрергә тырышабыз. Кызганыч, узган ел пандемия комачаулады. Ләкин һәрнәрсәнең ике ягы бар: узган ел үткәргән булсак, быел аны шундый колачлы масштабта уздыра алмаган булыр идек. Бүгенге чара без көткәннән дә киңрәк резонанс тапты. Катлаулы чорда бу проектка зур игътибар булуы күп нәрсә турында сөйли. Биредә дөньяның төрки илләреннән иң яхшы башкаручылар җыелды. Киләчәктә фестивальнең масштабын тагын да киңәйтергә планлаштырабыз. Хөкүмәтебезнең, федераль үзәкнең, бөтен дөнья буйлап сибелгән башкаручыларның, тамашачыларның безгә булган ышанычы киләчәктә матур итеп эшләргә нигез тудыра”, - диде әлеге проектның авторы, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Концерт башында рәсми өлеш күп һәм артык озак булды. Оештыручылар фестивальнең никадәр масштаблы булуын, һәр котлауны күрсәтергә теләгәндер дип уйлыйм. Чөнки биредә төрле ил вәкилләре чыгыш ясады, килә алмаганы халыкны видео аша сәламләде. Тик бу котлау-сәламнәр тамашачыны бераз ялыктырды... 

Тамашаны Татарстан артистлары ачып җибәрде. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, аннары Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, “Казан егетләре”, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, “Казан” бию ансамбле, “Риваять” этнотөркеме, ТР Дәүләт камера хоры чыгыш ясады. “Казан егетләре” казахларның “Кызыл өрек” җырын татарча башкарды. Берәр куплетын казах телендә башкарсалар, кызыклырак булыр иде. Арттагы рәттә утыручы бер ханым “боларын күргәнебез бар, кайда соң Шәрык базары артистлары?” дияргә өлгемәде, сәхнәгә Алтай Республикасы артистлары чыкты. Чыгышлары ошады, янәшәмдә утырган Татарстанның халык артисты Искәндәр абый Биктаһиров та “Браво!” дип кычкырды.

Башкортстан йолдызы Зилия Бәхтиеваны тәкъдим иткәндә, Искәндәр Хәйруллин “татарлар һәм башкортлар – бер кошның ике канаты кебек”, диде. Зилиядән соң сәхнәгә шулай ук Башкортстан егете Зәйнетдин чыкты. Ул җырның кушымтасын гына җырлады, калган өлешендә кубызда уйнады. Янымда утыручы Искәндәр абыйга ошамады бугай. “Музыкасы бик көчле, шуның аркасында тавышы начар ишетелә”, - диде. “Искәндәр абый, аның каравы үзе җырлый ул!” – дидем. Яшерен-батырын түгел, концертта фонограммага җырлаучылар да булды. Ә тавышларын тыңлап карасаң, тере тавышка да менә дигән итеп җырлый алырлар иде...

Чувашия артисты Августина Уляндина белән Казахстан артисты Зәринә Божакованың тавышлары да ошады. Гомумән, биредә һәр ил һәм төбәкнең иң көчле тавышлы артистлары тәкъдим ителде. Төркия артистларының чыгышы аеруча күңелдә уелып калды. Алар җырламады, үзләренең милли уен коралларында төрек көен башкарды. Шул мизгелдә җылы якка, диңгез буена барасы килеп китте. Тамашачылар күңеленә дә хуш килде бу чыгыш, көчле итеп алкышладылар. 

Легендар Флера апа Сөләйманова башкаруындагы татар халык җырына әверелгән “Әниемә” җыры казах теленнән тәрҗемә ителгән. Кызганыч, бу җырны Флера апа үзе килеп башкара алмады, әмма аның видеоязмасын экран аша күрсәттеләр. Бу җырны Базарбай Бикчәнтәй, Олжас Мейрманов, Алмас Хөсәенов һәм “Болгар кызлары” татар-казах телләрендә башкарды. Сүз уңаеннан, Флера Сөләйманова заманында Алма-Ата шәһәрендә яшәгән һәм әлеге җырны казах телендә башкарган булган.

Концертта шулай ук Төркмәнстан, Дагыстан, Таҗыкстан, Кытай илләре, Хакасия, Тыва, Молдова, Саха Якутия Республикалары артистлары чыгыш ясады. Һәр артист үз чыгышында миллилекне күрсәтергә тырышты. Бу җырда гына түгел, киемнәрдә дә чагылды. Шуңа игътибар иттем: моңлы, сузып җырлый торган җырларны башкаручылар сирәк иде, концертта нигездә заманча җырлар яңгырады.

Фестивальнең хедлайнеры - Россиянең танылган артисты Эльбрус Джанмирзоев иде. Ул сәхнәдә күренүгә, зал җанланып китте. Гүзәл затлар сәхнә янына чыгып бии башлады. Эльбрус тамашачыларга ике җыр башкарды. Эльбрус Джанмирзоевның тамырлары Әзербайҗанга, Дагыстанга барып тоташа. Самара өлкәсендә үскән, аннары Краснодар өлкәсендә яшәгән. Хәзер Мәскәүдә яшәп иҗат итә.

Фестивальнең тагын бер дәрәҗәле кунагы – легендар “Ялла” төркеме. Иң көчле алкышлар аларныкы булгандыр, мөгаен. Зал бер генә минутка да тынмады. Аның “Чәйханә”, “Учкудук”, “Бәхеттә-шатлыкта” җырларын белмәгән кеше юктыр. Барыбыз да шул җырларда үстек.

Күңелдән генә Фаррух Закировтан ниндидер бер сюрприз көттем. Үзбәкстаннан кадәр килеп, шаккатырмыйча китмәс дип уйладым. Һәм ялгышмаганмын. Ул “Олы юлның тузаны” татар халык җырын татар телендә җырлады! Монысы аерым игътибарга лаек чыгыш булды. Афәрин! Бу, мөгаен, фестивальнең иң шәп кульминацион ноктасы булгандыр! 

“Казанда Шәрык базары” фестивале чын мәгънәсендә базарны хәтерләтте. Начар мәгънәдә түгел, әлбәттә. Әйтик, базарга барасың, ә анда күңелең ни тели – шул бар. Менә концертта да күңел теләгән төрле җырларны ишетергә, төрле җырчыларны күрергә насыйп булды. Әйтерсең лә, без төрле илләргә сәяхәт кылдык. Бу проектка уңышлар телим, гомерле булсын!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading